Кадерле дуслар!

«Татарстан Республикасының электрон атласы» - заманча электрон белем бирү ресурсы. Ул үзенә иң борынгы чорлардан башлап, бүгенге көнгә кадәр булган һәм хронологик тәртиптә системага салынган тарихи карталар җыелмасын туплаган. Һәр бүлек аңлатма тексты, төп чыганаклардан алынган цитаталар һәм иллюстрацияләр белән баетылган. Шулай ук ул контур карталар белән тулыландырылган. Алар ярдәмендә сез тарих буенча белемегезне тикшерә аласыз.

Электрон атлас татар халкы һәм Татарстанның бай тарихын күзалларга, Татарстанда яшәүче халыкларның уңышларын, мәдәният һәм цивилизацияләрнең үзара тәэсирен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Авторлар.