1917 ел революциясе һәм гражданнар сугышы

Большевикларның һәм вакытлыча алар яклы булган сул эсерларның тиз арада күп нәрсәләр вәгъдә итүче лозунгларын халык күтәреп ала. Большевикларны хакимияткә китергән Октябрь үзгәрешләре бөтен Россия территориясендә чагыштырмача җиңел һәм уңышлы була. 23 октябрьдән башлап, Казанда революцион рухтагы солдатлар һәм кызылгвардиячеләр белән хөкүмәт гаскәрләре арасына сүрән генә сугышлар булгалап тора башлый. Бер як та үзенең дошманын юк итәргә тырышмый. Казанга Вакытлы хөкүмәтнең җимерелүе турында хәбәр килеп ирешкәндә, сугышлар баш күтәрүчеләрнең җиңүе белән тәмамланган була инде. Совет хөкүмәте урнаша. Аның структурасына халыкның эре төркемнәре: крестьяннар, эшчеләр, солдатлардан оешкан Советлар керә. Большевикларның яңа хөкүмәтне җитәкләгән дәрәҗәле лидерлары арасында М. Вахитов, Г. Олькеницкий, К. Грасис, Н. Ершов, Я. Чанышев кебек күренекле кешеләр була.

М. Вахитов Х. Ямашев С. Алкин М. Бигиев С. Максуди

Гражданнар сугышы елларында республика территориясендә 1918 елның августында ике мәртәбә аяусыз сугыш була. Казан Совет хөкүмәтенең язмышы хәл ителә торган урынга әйләнә. Басып алынган территорияләрдә совет хөкүмәте төшерелә. Эсерлар һәм меньшевиклар өстенлек итүче яңа хөкүмәтләр төзелә. Идел буенда хөкүмәт Чехославакия частьлары ярдәмендә учредительный собрание комитеты әгъзалары кулына күчә. Акгвардиячеләр Татарстанны һәм Казанны кулга төшерүгә зур әһәмият бирәләр. Беренчедән, бу Казанның географик һәм икътисади торышы уңайлы булуына бәйле: аның территориясендә ике зур елга – Идел һәм Кама кисешә. Казан – шулай ук эре тимер юллар кисешкән урын. Шәһәргә кем хуҗа булса, шул Мәскәүгә, Уралга, Кубанның икмәкле районнарына илтүче юллар белән дә идарә итә. Шулай ук Казанның эре елга порты да бар. Икенчедән, Мүскәүгә бергәләп һөҗүм итәр өчен төньяк Британия интервентлары төркеме белән кушылырга мөмкинлек туа. Өченчедән, империянең алтын запасларының яртысы диярлек (650 млн. сум) Казанда саклана. Һәм ниһаять,дүртенчедән, биредә хәрби заводлар урнашкан, складларда зур куләмдә кораллар һәм хәрби кирәк-ярак саклана. 1919 елның язында Россиянең революциягә каршы башка көчләре белән кушылуны максат итеп куйган адмирал Колчак гаскәре Казан губернасының бер өлешен кулга төшерә, тик җәй башында алар чигенергә мәҗбүр булалар. Гражданнар сугышы нәтиҗәсендә Татариядә сәнәгать производствосы җиде тапкыр, авыл хуҗалыгы производствосы 40% ка кими. Үзәкләрдә азык-төлек җитми, чимал һәм ягулык булмау сәбәпле предприятиеләр туктап кала. Сугышлар бара торган җирләрдә хәл бигрәк тә катлаулы була. Сәнәгать предприятиеләре җитештерә торган продукция өчтән ике өлешкә, чәчүлек җирләр бер ярымга кими. 1921–1922 еллардагы ачлык, турыдан-туры булмаса да – гражданнар сугышының нәтиҗәсе.

Дәүләт думасының II чакырылыш “Мөселман эшчеләр төркеме” депутатлары. 1907 ел Беренче татар газетасы «Нур» Бөтенроссия мөселман съезды делегатлары. 1917 ел

Манифест Федералистлар фракциясе депутатлары (туфракчылар) Европа, Россия, Себер төрек-татар мөселманнарының 1 нче Милли мәҗлесе вакытында (Өфе, 1917 елның ноябрь ахыры–1918 елның гыйнвар башы) Идел-Урал Республикасын игълан итү турындагы белдерү

Идел-Урал штаты картасы