Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында

Татарстанның 560 меңнән артык кешесе сугышка китә, 300 меңнән артыгы өйләренә кире кайтмый. Республика территориясендә җиде дивизия, йөзләгән аерым марш ротасы төзелә, 225 тән артык татарстанлыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 48 сугышчы Дан ордены кавалеры була. 13 е Александр Мотросов һәм Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлый. 6 очучы һава һәм ут тараннары башкара. Алтын Йолдыз ордены белән Татарстанның асыл ирләре: кыю чик сакчысы Никита Кайманов, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гаврилов, кыю очучылар Михаил Девятаев һәм Фәрит Фәтхуллин, Сталинград герое Гани Сафиуллин, рейстагка Җиңү Байрагы кадаган Гали Заһитов һ.б. күпләр бүләкләнә. Ирләр белән беррәттән хатын-кызлар да сугышта катнаша. Безнең республикадан гына 10 мең кыз фронтка китә. Аларның кыюлыгы, үз-үзләрен аямауларының җыелма образы Мәгубә Сыртланова батырлыгында чагыла.

Советлар Союзы Герое Фәтхуллин Фәрит Мөхәммәтҗан улы Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Советлар Союзы Герое майор М.П. Гаврилов Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев. 1942 ел

146 нчы укчы дивизия сугышчылары фронтка бару юлында. 1942 ел «Идел-Урал» легеоны яшерен төркем җитәкчесе Гайнан Курмашев Генерал лейтенант Япиев Салих Җәләлетдин улы (1914–1993) – элекке ТАССР ның эчке эшләр Министры, Бөек Ватан сугышында катнашучы Советлар Союзы Герое очучы Мәгубә Сыртланова

Республика заманча хәрби техника җитештерүче иң эре үзәкләрнең берсенә әйләнә. Аларны сугышка кадәр үк төзелгән оборна заводларыннан тыш, башка республика һәм өлкәләрдән күчерелгән 70 кә якын предприятиедә җитештерәләр. 1941–1945 елларда Горбунов исемендәге 22 нче завод 10 меңнән артык ПЕ-2 бомбардировщигы, 100 гә якын стратегик ПЕ-8 ; 387 нче завод 11 мең ПО-2 җиңел бомбардировщиклары чыгаралар. Казанда ясалган самолетлар 1941 елның җәендә беренчеләр рәтендә Берлинга һөҗүм итү очышларында катнашалар. Якынча һәр алтынчы совет хәрби самолеты “күккә юлламаны” Татарстаннан ала. Казанда авиация төрмәсенең “махсус контингенты” хәлендә уннарча күренекле галим һәм инженерлар эшли. Шулай ук алар арасында С. Королев, А. Туполев, В. Глушко кебек күренекле конструкторлар да булган. Аларның хезмәтләре киләчәктә илнең аэрокосмик көченә фундамент булып тора һәм шуның нәтиҗәсендә, өченче бөтендөнья сугышы булмый кала.

С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы

У-2 (ПО-2) төнге бомбардировщиклары 387 нче заводның җыю цехында . Казан, 1943

Республика предприятиеләрендә снарядлар, патроннар, бомбалар, пехота һәм танкларга каршы миналар, авиация һәм танк приборлары, парашютлар, десант көймәләре, оптик приборлар, элемтә чаралары, сугыш өс һәм аяк киемнәре, азык-төлек һәм фронт өчен башка кирәк-яраклар җитештереп чыгарыла. Казанның дары заводы фронтка “Катюша” өчен миллионнан артык шартлаткыч матдә җибәрә. Бөтен ил буенча яшерен заводлар булган кебек, Казанда да аеруча яшерен “Уран” лабораториясе булдырыла һәм алар киләчәктә илнең атом көченә нигез булып торалар. 1943 елда республиканың көньяк-көнчыгышында, Шөгердә, беренче нефть чыгарыла. Күп кенә эре предприятиеләр җитештерү планын уңышлы үтәгәннәре өчен орденнар белән бүләкләнә. 1200 дән артык хезмәткәргә сугыш вакытында ук дәүләт бүләкләре тапшырыла, шул исәптән, сугышчан Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары да.

Татарстанның медицина хезмәткәрләре донор каны җыя Идел буе саклану корылмалары төзү Казанда яшәүчеләр Совет мәгълүмат оешмасы (Совинформбюро) тапшырган хәбәрне тыңлыйлар

Эвакуацияләнгән ун меңнәрчә кеше Казанда үзләренең икенче йотларын таба. Казан халкы 1942 елның язына – сугышка хәтле чордагыга караганда, 401 меңнән 515 меңгә җитә. Шәһәр халкы украин, белорус, эстон, латыш һ.б. милләт халкын туганнарча җылылык белән һәм киң күңеллелек күрсәтеп каршы ала. Алар белән үзләренең тору урыннарын һәм ризыкларын бүлешәләр.

Республиканың авыл хуҗалыгы зур кыенлыклар кичерә. Хәрби хезмәткә яраклы бөтен ир-ат сугышка китә. Хуҗалыкта болай да күп булмаган машина һәм тракторлар да сугышка озатыла. 1941 елның ахырына Татарстанның МТС, колхоз-совхозларында ун машинаның берсе генә кала. Авылның төп тартучы көче булган атлар да кисәк кенә күпкә кими. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлекне тапшыру планы һәм аларны планнан тыш та җыюлары сәбәпле, хезмәткә түләү бик түбән була.

Дәүләткә ашлык тапшыру. ТАССР ның Биектау районы, 1943 ел Тракторчы Г. Кәримуллин. Арча, 1942 ел «Труженики тыла» һәйкәле. Әлки районы, 2014 ел

Һәртөрле авырлыклар, ягъни: ачлык, күтәрә алмаслык хезмәт, сугыш сәбәпле килеп туган кайгы-хәсрәткә дә карамастан, Татарстан авыллары үзләренең болай да ярлы булган хуҗалыкларыннан ипи, сөт, ит, һәм бәрәңге тапшыралар. Республиканың авыл хуҗалыгы фронтка 131 млн. пот икмәк, 39 млн. пот бәрәңге һәм яшелчәләр, 56 млн. пот ит, 200 млн. литр сөт тапшыра.

Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә 50 госпиталь ачыла. Сугыш елларында аларда 340 мең офицер дәваланып чыга, аларның 200 меңе, ә бу 20 тулы дивизия дигән сүз, кабат фронтка кайталар.

Галимнәр, укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы белгечләре, язучылар, артистлар, музыкантлар да җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.

Татар артистлары Брянск фронтында

Сталин районындагы 51 нче мәктәпнең 2 нче класс укчылары дәрес вакытында. Казан, 1941

Геройлык һәм үз халкына тугрылык үрнәге булган Муса Җәлилнең исеме бөтен дөньяга таныла.

Моабит дәфтәрләренең бер кисәге

Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945 еллар) 22 эре сәнәгать предприятиесе төзелә. Казан резина техник эшләнмәләр, гараж җиһазлары заводлары, Чистай сәгать заводы, Казан нефть һәм май заводы, механика заводы, 14 нче фабрика, Зөя ит комбинаты, подшипник-төзекләндерү заводлары сафка баса.

Нефть ятмаларын үзләштерә башлау уңаеннан, 1945 елда республикада “Татнефть” берләшмәсе оештырыла.

1945 елның мае, Казанның Бауман урамында