Татарстан 1920–1930 елларда


Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының икътисади картасы


Татар халкынын дәүләтчелеген төзү кыска вакыт аралыгында берничә этапта уза. Башта “Идел-Урал”, аннары “Казан республикасы”, соңыннан “Татар-Башкорт республикасы” оештыру турында уйлаганнар. Әмма иң тормышчан адым булып тулысынча большевиклар партиясенең таләпләрен һәм өлешчә татар халкының таләпләрен дә чагылдырган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү тора. Аның оештырылуы 1920 елның 25 июнендә игълан ителә. Руспублика РСФСР составына кергән күпмилләтле дәүләт буларак оештырыла. 1920 елда аның территориясендә 2851,9 мең кеше, шулардан: татарлар – 49,5 %, русслар – 41,2 %, чувашлар – 5,9 %, марилар – 0,8 % яшәгән. 1920–1940 еллар аралыгында ТАССР индустриаль-аграр республикага әйләнә. Коллективлаштыру үткәрелә. Яңа сәнәгать предприятиеләре булдырыла, халыкның күпчелегенә хас булган укый-яза белмәүчелек юк ителә.

1920 елларда Бауман урамы, Казан. ТАССР Мәгариф халык комиссариаты бинасы.
Казан, 1925 ел.

Совет хакимияте елларында Татарстан АССР да машина төзелеше, химия, нефть, энергетика, җиңел һәм азык-төлек кебек сәнәгать предприятиеләре яңадан булдырылган. Кайбер предприятиеләр торгызылган һәм реконструкцияләнгән. Беренче бишьеллыкта (1929–1932) 22 эре сәнәгать предприятиесе гамәлгә кертелә. Гамәлдәге заводлар составына язу машиналары заводы, теш дәвалау инструментлары заводы, химия-фармацевтика заводы, силикат кирпеч заводы, Казан, Чистай һәм Бөгелмә ит комбинаты һәм Казан икмәк заводы һ.б. өстәлә.

Икенче бишьеллыкта (1933–1937) 24 эре сәнәгать предприятиеләре төзелеп файдалануга тапшырылган. Алар арасында 1 нче номерлы электр энергиясе һәм җылылык җитештерү үзәге (ТЭЦ № 1), Киров исемендәге завод, кинопленка фабрикасы, шпалларны майлау заводы (шпалопропиточный завод ), Висильеводагы урман комбинаты, Казан киез итек комбинаты, 4 нче номерлы Казан тегү фабрикасы, 2 нче һәм 4 нче икмәк заводлары, Микоян исемендәге кондитер фабрикасы һәм каеш-сбруйлар фабрикасы һ.б. Өченче бишьеллыкның (1938–1941нең I ярты еллыгы) өч ел ярым вакыт аралыгында12 эре сәнәгать предприятиесе төзелә. 2 нче номерлы электр энергиясе һәм җылылык җитештерү үзәге (ТЭЦ № 2), ясалма күн заводы, фотожелатин, шиннар төзекләндерү (шиноремонтный), К-14 кирпеч заводы һәм Казан дезоборудование заводы сафка баса. Илдә беренчеләрдән булып ясалма каучук заводы һәм Орджоникидзе исемендәге 124 нче авиация заводы төзелә.

М.Х. Солтангалиев (сулдан беренче) РСФСР ның милли эшләр буенча халык комитеты әгъзалары белән. 1923 ел Мирсәет Солтангалиев, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Үзәк мөселман комиссариаты рәисе (1918–1920) Кәшшаф Мохтаров, ТААСР халык комиссарлары советы рәисе (1921–1924) Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов – татар язучысы һәм тел белгече, дәүләт эшлеклесе Михаил Худяков

СССР ның Европа һәм Себер өлеше мөселманнарының диния нәзарәте башлыгы Риза Фәхретдиннең СССР ның Югары Советы рәисе М.И. Калининга 1932 елда язган хатында 30 нчы елларда 12 мең мәчетнең 10 меңе ябылганлыгы турында әйтелә. Мөфти “бөтенсоюз старостасыннан” әлеге эшне туктатуда ярдәм итүне сораган. Ләкин шул ук 30 нчы еллар ахырында яңадан мәчет манараларын, мәчетләрне җимерү һәм аларны ябу, мәчетләрдән клублар, мәктәпләр, тулай тораклар ясау дулкыны уза. Мондый язмыш чиркәүләрне дә читләтеп үтми. 1944 елның гыйнвар аена Татариядә – Казанда һәм Минзәләдә бары 2 генә чиркәү эшләгән. Республиканың 70 районыннан 69 ында инде гамәлдәге чиркәүләр булмый.

С.С. Сәетгалиев, ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче рәисе (1920–1921) Г.Х. Камай – химик, 1935–1937 елларда КДУ ректоры Р.А. Сабиров, Татарстанның Үзәк башкарма комитеты рәисе (1921–1924) Д.Е. Живов, БК(б)П Татарстан өлкә комитеты секретаре (1921–1923) Милли киемдәге крестьян. Фотосурәт. Казан арты. XX гасыр башы

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының этнографик картасы. 1925 ел.