Идел буе Болгар дәүләте

Болгарлар Урта Идел буенда VIII йөз ахры IX йөз башында килеп чыкканнар. Болгар берләшмәсе составында башка тугандаш төрки телле кабиләләр: барсиллар, савирлар, бәләнҗәрләр һ.б. да килгәннәр. Монда алар дәүләт оештыру процессына кушылган җирле фин-угор кабиләләре (хәзерге удмурт, мари һәм мордваларның борынгы бабалары) белән очрашалар.

IX йөз ахры XX йөз башында болгар кабиләләре берләшү процессы тәмамлангач, бердәм үзәкләштерелгән дәүләт барлыкка килгән. Әлеге процессны тәмамлаучы этап булып 922 елда Ислам динен кабул итү тора.


Ибне Фадланның Болгарга килүе

Идел Болгары заманына күрә зур мәйдан биләгән. X–XII йөзләрдә аның төньяк чиге Каманың уңъяк яры, көнбатышта сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самара Дугасына – Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән. XII йөздә дәүләтнең чикләре берникадәр киңәйгән. Төньякта чикләре Казансу елгасы бассейнына, көньяк-көнчыгышта Җаек (Урал) елгасының югары агымына барып җиткән. Идел буе Болгар дәүләтенең этник составы X–XI йөзләрдә, ягъни бу дәүләтнең башлангыч чорында, болгар һәм аларга тугандаш булган башка төрки телле кабиләләрдән: барсил, суар, бәрәнҗәр, әсәгел һәм биләрләрдән торган. XII йөз башыннан тарихи чыганаклар башка кабиләләрне телгә алмыйча, болгарлар хакында гына билгеләп үтә. Бу XII йөздә Идел буе Болгар дәүләтендә “болгарлар” исеме астында бердәм халык оешканлыгы хакында сөйли.

Идел буе Болгар дәүләтендә, үз халкыннан тыш, аның сәяси, экономик һәм мәдәни йогынтысы астында яшәүче башка кабиләләр дә булган. Барыннан да элек болар болгарларның иң якын күршеләре – төньякта фин-угор кабиләләре (хәзерге мари, мордва, удмуртларның борынгы бабалары), көньяк-көнбатышта бортаслар, көнчыгышта башкорт һәм маҗарлар. Әлеге халыкларның күбесе болгарларга ясак түләгән. Шундый ук ясакны ерак төньяк фин-угор кабиләләре “вису” һәм “йура” (рус елъязмаларында “югра” һәм "весь") да түләгән.

Ун процентлы ясак түләтүдән тыш, болгарлар алар белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләрендә торганнар. Төньяк күршеләр белән алыш-биреш сәүдәсе алып барганнар.


Идел буе Болгар халкының төп хуҗалык эшчәнлеге булып игенчелек саналган. Җирне авыр сабаннар һәм җиңел сукалар белән сөргәннәр. Бодай, арпа, тары, ясмык, арыш һәм ногыт борчагы кебек авыл хуҗалыгы культуралары устергәннәр. Бодайның шактый өлешен болгарлар күрше илләргә дә саткан. Күчмә болгарларның шактый тиз рәвештә утрак тормышка күчүләренә һәм игенчелекнең үсеш алуына түбәндәге факторлар йогынты ясаган:

1) югары уңдырышлы сөрү җирләре булу;

2) җирле фин-угор кабиләләреннән мирас булып калган игенчелек культурасы.

Икмәкне урак белән урганнар һәм имән такталар белән эшләнгән ашлык саклау базларында яки балчыктан ясалган махсус зур чүлмәкләрдә саклаганнар.

Идел буе Болгар дәүләтенең башлангыч чор тарихында терлек асрау (терлекчелек), аеруча ат үрчетү мөһим урынны алып торган. Шул ук вакытта, терлекчелек игенчелеккә буйсынган хуҗалык итү рәвеше булган. Атлардан кала, тагын эре һәм вак мөгезле терлек, кошлар үрчеткәннәр.

Илнең икътисади үсешендә һөнәрчелек мөһим роль уйнаган. Шәһәр төзелеше, чүлмәк ясау, металлургия, тире иләү, бакыр һәм сөяк эшкәртү, ташка сурәт төшерү, алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясау кебек һөнәрләр аеруча югары дәрәҗәгә ирешкән.


Суар феодалының сарай-йорты. X–XIV йөз. А.П. Смирновның казу эшләренә нигезләнгән Ф.Х. Валеев реконструкциясе

Болгар, Суар һ.б. эре шәһәрләр X йөздә һөнәрчелек үзәкләре була.

Аучылык, балыкчылык һәм кыргый бал җыю кебек кәсепләр белән дә шөгыльләнгәннәр.

Идел буе Болгар дәүләтендә хәрби осталык югары дәрәҗәгә ирешкән. Шәһәр һәм кирмәннәр биек җир өемнәре һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган. Шәһәрләр нык имән стеналар белән ныгытылган.

Болгарлар урта гасыр коралларының: кылыч, көбә, сугыш балтасы, шлем, сөңге, җәя, ук һ.б. төрләре белән коралланганнар.

Идел буе Болгар дәүләте Идел буенда халыкара транзит сәүдә үзәге булган һәм Евразия илләренең күбесе белән якын икътисади мөнәсәбәттә торган. Көнчыгыш һәм көньякта Хәзәр иле, Хәрәзем, Кавказ, Фарсы (Персия), төньяк Һиндстан һәм гарәп илләре белән сәүдә иткән. Төньяк һәм көнбатышта Рус, Балтыйк буе, Скандинавия илләре, Рум (Византия) һәм төньяк фин-угор кабиләләре белән аеруча тыгыз икътисади һәм сәүдә мөнәсәбәтләрендә торган. Көнчыгыш һәм көньякка кыйммәтле мехлар, тире, эре мөгезле терлек, урман, бал һәм балавыз чыгарылган. Руска терлек, бал һәм икмәк кертелгән. Көнбатыш һәм төньяк илләреннән Кытай ефәге, Византия парчасы, тукыма, йөзем, кәгазъ, тәмләткечләр һәм башка төр товарлар кертелгән.


Бизәкләп эшләнелгән Болгар балчык савыты, XII–XIII йөз башы.

Көньбатыш һәм көнчыгыш товар алмашуында әһәмиятле арадашчы буын буларак, Идел Болгары сәүдәне үз кулында нык тоткан. Әлеге төр сәүдәдән икътисади табыш бик зур булган, чөнки болгар әмире, халыкара килешенгән кагыйдә нигезендә, һәр чит илнең су һәм коры җир кәрваныннан үз дәүләте файдасына товарларының уннан бер өлешен алып калган.

Сәүдә итүдә акча әйләнеше зур роль уйнаган. Башлангыч чорда (IX–X йөз башы) болгарларга тәңкәләр читтән кертелгән, шулай ук алар саманидлар (Урта Азия) хакимнәре исеменнән дә басылган. Соңрак болгарларның үз хакимнәре исеменнән акча чыгарыла башлаган. Әлеге тәңкәләр Болгарда гына түгел, башка күрше дәүләтләрдә, шул исәптән Үзәк Европа илләрендә дә әйләнештә йөргән. Мәсәлән, скандинавия илләрендә болгар көмеш акчаларын табылган.

Акчалы сәүдәдән тыш, болгарлар төньяк фин-угор кабиләләре белән тагы да табышлы алыш-биреш, ягъни икенче төрле әйткәндә, “телсез” сәүдә алып барганнар. Әлеге сәүдә төре дәүләткә бик зур табыш китергән, чөнки болгарлар әлеге халыклардан кыймәтле җәнлек тиресе сатып алып, үзләренең көньяк күршеләренә тагы да югары бәягә сатканнар.

Идел буе Болгар дәүләте көнчыгыш тибындагы элгәре феодаль дәүләт булган. Дәүләтнең башлангыч чорында (IX – X йөз башы) хөкемдар “илтәбәр” дигән титул йөрткән. Илнең югары сәяси катлавына шулай ук бәкләр, икенче төрле әйткәндә, кенәзләр кергән.

Идел буе Болгар дәүләтендә феодализмның үсүенә дәүләт оеша башлаганда ук бер Аллага табыну – ислам динен кабул итү нык ярдәм иткән. Илдә мөселманлыкның таралуы Хәзәр каганлыгыннан сәяси бәйсезлеккә ирешүгә китергән.

Халыкның төп массасы (крестьяннар һәм һөнәрчеләр) дәүләтнеке булган һәм турыдан-туры дәүләт казнасына салым түләгән. Галимнәр ат, бодай, бал кебек салым төрләрен; хәрби ныгытмалар кору, шәһәрләр һәм дәүләткүләм әһәмиятле башка торак урыннар төзүдә катнашу кебек йөкләмә төрләрен аерып күрсәтәләр.


Урта Азия галиме Мәхмүд әл-Кашгари (XI) картасында

Идел буе Болгар дәүләтендә беренче шәһәрләр X йөзнең беренче яртысында төзелә башлый. Бу хәл элеккеге ярым күчмә тормыштан утрак көн итүгә күчү һәм ислам динен кабул итү белән бәйле. Бу чор тарихи чыганакларда ике зур болгар шәһәрен – Болгар белән Суарны телгә ала башлыйлар. Алар акча сугу үзәкләре дә булып торган.

Болгар – X йөзнең беренче яртысы–XII йөздә дәүләт башкаласы. Көнчыгыш Европаның иң эре шәһәрләренең берсе, халыкара транзит сәүдә үзәге (шәһәрдән ерак түгел генә әлеге төр сәүдә белән шөгыльләнү пункты – “Ага базар” урнашкан). 1236 елда Бату гаскәрләре тарафыннан шактый гына җимерелсә дә, тиздән торгызыла, ә XIV гасырда югары үсешкә ирешә һәм Алтын Урда дәүләтенең иң эре шәһәрләренең берсенә әверелә. XV йөздә Федор Пестрый гаскәре тарафыннан җимерелә.

Биләр шәһәре (рус елъязмаларында “Великий город”) – XII йөзнең икенче яртысы–XIII йөз башында Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы. Көнчыгыш Европа һәм Идел буе Болгар дәүләтенең иң эре шәһәрләренең берсе. 1236 елда Бату хан гаскәрләре тарафыннан җимерелә, ләкин яшәүдән туктамый. Җүчи акчаларын суктыру үзәге булса да, Алтын Урда чорында Урта Иделнең сәяси үзәге ролен башкармый. XV йөзнең беренче яртысында яшәүдән туктый.

Идел буе Болгар дэүләтенең матди культурасы, аның архитектура һәм төзелеш эше үрнәкләрендә күрсәтелгән. Болар Болгар, Биләр һәм Суарда казып алынган иҗтимагый, административ һәм дини бина калдыклары.

Зәркәнчелек сәнгате югары дәрәҗәгә ирешкән була. Алтын, көмеш һәм бакырдан әйберләр эшләгәндә җепкыр (челтәрле, беркетелгән һәм күпертмә җепкыр), бөртекләү, каралту, чокып ясау, чүкеп ясау, алтын йөгертү, глиптика (затлы ташларга уеп ясау), металлны алтын һәм көмеш белән инкрустацияләү кебек ысуллар кулланылган.

Архитектурада, нәфис һәм бизәкләү сәнгатендә киң кулланылган болгар орнаментлары үзенең төрлелеге белән аерылып торган. Нигездә, геометрик һәм үсемлек орнаментлары кулланылган.

Болгарларның алтыннан эшләнгән һәм үрдәк сыны урнаштырылган чигә алкасы, XII йөз Болгарларның яссы алтын беләзеге Болгарларның бизәкләп ясалган сугыш балтасы Кирмән шәһәрлегеннән табылган болгар һәйкәлендәге бизәк Идел буе Болгар дәүләте картасы. Татарстан Республикасының Милли музее

Болгарлар тарафыннан Ислам дине кабул ителгәч, VI йөздән алып кулланылышта йөргән рун язуы гамәлдән чыга һәм алмашка гарәп язуы килә. Идел буе Болгар дәүләтенә гарәп язуы белән бергә бай гарәп мәдәнияте һәм мәгарифе дә үтеп керә.

Башлангыч белем мәктәпләрдә бирелсә, югары белемне мәдрәсәләрдә алганнар.

Мәгариф үсеше көнчыгыш һәм гомумтөрки әдәбиятның, төрле фәннәрнең киң таралуына ярдәм иткән һәм бу, үз чиратында, болгар мәдәнияте үсешенә китергән. X – XII йөзнең кайбер гарәп-фарсы авторлары болгар тарихчылары, табиплары һәм фәлсәфәчеләре турында мәгълүматлар биргән. Мәсәлән, әл-Гарнати Болгар шәһәрендә казый Якуб Ибне Ногман язган “Болгар тарихы” китабын укыган. Шулай ук Борһанетдин Ибне Йосыф исеме дә билгеле, ул дарулар ясау турында китап язган. XIII йөзнең атаклы шагыйре Кол Гали 1233 елда үзенең “Кыйссаи Йосыф” исемле зур поэмасын язып бетергән.

Шул заман кешесе хәбәреннән:

“Болгар җире бортасларныкы белән чиктәш. Болгарлар Хәзәр (Каспий) диңгезенә коючы, Хәзәр һәм Славян җирләре арасында агучы Итиль (Идел) елгасы буенда яшиләр. Аларның илләре сазлыклы һәм кара куе урманнардан тора, алар шулар арасында яшиләр”. “Болгарлар өч төргә бүленә: берсе Барсил, икенчесе Әсәгел, өченчесе Болгарлар дип атала; алар яшәү рәвеше буенча өчесе дә бер үк дәрәҗәдә”.

Фарсы географы Ибне Рустә, X йөз.

“Патша миңа аның җиреннән өч айлык юл ераклыгында вису, дип аталган халык яшәгәнлеге хакында сөйләде. Аларда төн бер сәгатькә кыскарак ... Миңа җирле кешеләр кышкы төннең җәйге көн кебек бик озын булуы, ә көннең җәйге төн кебек кыска булуы хакында сөйләделәр”.

Гарәп сәяхәтчесе Ибне Фазлан, X йөз.

“Аларда да җир эшкәртү һәм чәчү бар, шулай ук төрле бөртеклеләрдән булган бодай, арпа, кабак, ясмык, ногыт борчагы һ.б. үстерәләр”.

Фарсы географы әл-Гардизи, XI йөз.

“Болгар – ил исеме, аның халкы ислам дине тота; ул шулай ук шәһәр исеме дә, анда җамигъ мәчет бар. Ул шәһәрдән ерак түгел икенче бер шәһәр – Суар урнашкан, анда да җамигъ мәчет бар. Өйләре агачтан һәм аларда кышын торалар; җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр”.

X йөз гарәп авторы әл-Бәлхи

“Кеш, тиен, ас, сусар һәм урман сусары, төлке, кондыз мехлары; куян һәм кәҗә тиресе, балавыз, уклар, эре балык, бүрекләр, кырпы җилеме, балык тешләре, кондыз агынтысы, гәрәбә, йомшак күн, бал, чикләвек, барслар (ау этләре), кылычлар, көбәләр, каен агачы, славян әсирләре, сарыклар, мөгезле терлек. Болар һәммәсе Болгардан”.

X йөз гарәп авторы әл-Мөкатдәси

Шаһит сүзләреннән:

“Болгарлар висулар белән телсез сәүдә итешкәннәр, ягъни, билгеле бер урынга үзләре белән алып килгән әйберләрен куеп, товарның бәясен билгеләп, читкә барып басканнар. Соңыннан шул урынга кире килеп, висулар аларга алмашка калдырган товарны күргәннәр, әгәр бу бәягә риза булсалар, үзләре теләгән әйберне алганнар, ә канәгатьләндермәсә, үзләренең товарларын кире алып киткәннәр”.

XIII йөз гарәп авторы әл-Казвини

Шул заман кешесе сүзләреннән:

“Болгар – зур булмаган бер төбәк шәһәре, ул Идел буенда урнашкан. Аның бөтен халкы да мөселманнар; аннан 20 мең атлы чыга. Алар кяферләрнең һәр гаскәренә каршы, күпме булуларына карамастан, сугышка чыгалар һәм җиңәләр. Таза, бай җир ул. Суар – Болгар янындагы шәһәр; андагы халыкның дине дә Болгардагыларныкы кебек үк”.

“Хөдүд әл-галәм” («Дөнья чикләре») исемле фарсы язмасыннан,
982 ел. Болгар һәм Суар шәһәрләре турында.

Тарихчылар хезмәтеннән:

“Болгар патшалыгы составына генетик яктан ананьино һәм пьянобор культураларына бәйле булган борынгы удмурт, коми һәм мари кабиләләренең кечкенә бер өлеше кергән”.

А.П.Смирнов

Тарихчы фикере:

“Ибне Фазлан (X йөз башы) монда тәртипкә салынган игенчелек һәм шәхси җир үзләштерүне күргән”.

Б.Д.Греков

Тарихчы фикере:

“Болгарларның монголларгача булган хәрби сәнгате, Евразиянең урта гасырларда алга киткән башка феодаль илләрендәге кебек үк югары дәрәҗәгә ирешә һәм Идел-Урал буе халыкларының барлык киләсе чорларындагы кораллану һәм хәрби эш үсешенә хәлиткеч тәэсир ясый”.

И.Л.Измайлов

Тарихчы фикере:

“Көнчыгыш Европаның стратегик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре ягыннан иң мөһим урында, ягъни Кама белән Идел кушылган җирдә урнашкан Болгар, иң башлангыч чорында ук бөтен Көнчыгыш Европа тарихында зур роль уйнаган”.

Г.А.Федоров-Давыдов

Галим карашы:

“XII йөздә, төгәлрәге аның икенче яртысында, башкаланың Үзәк Кама аръягындагы Чирмешән үзәнлегендә урнашкан Бүләргә күчерелүе, иң беренче чиратта, илнең сәяси тормышындагы үзгәрешләргә бәйле булган”.

Р.Г.Фәхретдинов

Тарихчылар хезмәтеннән:

“Идел болгарларының монголларгача булган сәнгать һәм архитектурасында күп нәрсәләр әле дә ачыкланмаган килеш кала. Безгә хәтле килеп җиткән шушы гәҗәеп декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре, аларның югары дәрәҗәдәге сәнгатькә ия булганлыкларын күрсәтә”.

Ф.Х.Вәлиев

Үтелгән тема
Алдагы тема