Хәзерге Татарстан

Хәзерге Казан, үзенең тарихи-мәдәни кыйммәте һәм сакланып калган мирасы буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдән бер дә калышмый. Аны юкка гына Россиянең өченче башкаласы дип санамыйлар. Россия өчен Казанның архитектура һәм мәдәни һәйкәлләре бик зур әһәмияткә ия. Сөембикә манарасы, Явыз Иван чорыннан калган Благовещенск соборы, Петр I заманыннан сакланган Пушечный двор биналар комплексы, Татарстан һәм бөтен татар дөньясының горурлыгы булган Колшәриф мәчете дөньякүләм мирас булып саналалар һәм бөтендөнья хәзинәсе статусына ия. Казан Кремле үзенең башлангыч дәвереннән төп үзенчәлекләрен саклап калган һәм дөньяда бердәнбер дәүләт хакимияте үзәгендәге татар ныгытмасы буларак, ЮНЕСКО объектлары исемлегенә кертелгән.

Болак “Казан Арена” стадионы Кол Шәриф мәчете Сөембикә манарасы Казан Кремлендәге Благовещенск соборы

Татарстан дөньякүләм масштабтагы зур чаралар үткәрү урынына әверелде, шул исәптән, һәртөрле спорт ярышлары Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атарга мөмкинлек бирде. Универсиада – яшьләр җыелма командалары арасында 4 елга бер үткәрелә торган иң әһәмиятле дөньякүләм студентлар ярышы. Бөтендөнья җәйге XXVII Универсиада 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр Казан шәһәрендә үткәрелде һәм ул иң масштаблысы булды.

2013 елгы Универсиада

Универсиада авылы

Татарстанның башкаласы – берничә дистә уку йортлары булган студентлар шәһәре дә. Белемнәрен Казанда дәвам итәр өчен республика халкы гына түгел, башка регионнардан да киләләр. Казан федераль университеты һәм Казан медицина университетында укытуның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәргә кирәк. А. Туполев исемендәге Казан техник университет студентларга техник белем бирү белән беррәттән, эшмәкәрлек күнекмәләре булдырырга да мөмкинлек тудыра.

Казан (Идел буе) федераль университеты

Татарстан – шәһәрләр республикасы, алар республика өчен генә түгел, тулаем бөтен Россия өчен мөһим мәдәни, тарихи һәм икътисади әһәмияткә ия. Мәсәлән, Яр Чаллы дөньякүләм танылуны “КамАЗ” заводы ярдәмендә алды; Әлмәт һәм Буа – Татарстанның иң эре нефть сәнәгате үзәкләре; Чистай районында Алтын Урда шәһәре Җүкәтауның хәрабәләре сакланып калган; ә хәзерге Болгар шәһәреннән көньякка таба Идел буе Болгар дәүләтенең борынгы башкаласы Болгар урнашкан. 2014 елда ул шулай ук ЮНЕСКО объектлары исемлегенә кертелде. Сирәк очрый торган ресурсларның күплеге һәм бай тарихы Татарстан туризмының визит карточкасы булган “Татарстанның энҗе мәрҗәне” исемле туристик маршрут булдырырга мөмкинлек бирде.

Казан Халыкара мөселман кинофестивале

Сабантуй

Болгар

Зөя утрау-шәһәре

Рөстәм Миннехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешүе

В.В. Путин, М.Ш. Шәймиев һәм Р.Н. Миннеханов