XX гасыр башында Казан губернасы


XX гасыр башында Казан Россиядәге иң эре һәм тизлек белән үсүче шәһәрләренең берсе, гомумроссия масштабында өченче урынны алып торучы мәгариф үзәге була.

Казан. Воскресенский урамы

Татар җәмәгатьчелеге сәяси тормышта катнашырга әзер булса да, сәяси системаны модернизацяләүгә һәм үзләренең гражданлык хокукларын киңәйтүгә мохтаҗ булалар. Бөек үзгәртүләр нәтиҗәсендә ныгып урнашкан яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр татар җәмәгатьчелегенең һәр өлкәсендә каршылыксыз үсеш таләп итә, шул исәптән, сәүдә-сәнәгать эшчәнлегендә һәм милли мәдәнияттә дә.Тигез хокуклылык һәм ирек идеяләрен үз эченә алган милли үзаң үсеш ала. 1905 елның 17 октябрендә чыккан манифисттан соң булган иҗтимагый күтәрелеш татар халкының сәяси үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Г. Тукай

Ф.И. Шаляпин и Максим Горький

Рамиев

Г. Тукай Ф. Шаляпин һәм М. Горький С. Рәмиев Ф. Әмирхан

Татарларның байтагы Россиянең башка регионнарында яшәсә дә, төп этник өлеше Казан һәм Өфе губерналарында гомер итә. Татар халкының үзаңы үсешенә бәйле булган вакыйгалар нәкъ менә биредә килеп чыгалар да инде. 1905 елның август урталарында Идел буе, Кавказ һәм Себердән 120 гә якын иҗтимагый һәм дини мөселман эшлеклеләре Нижегород ярминкәсе вакытында җыелып, I Бөтенроссия съезды үткәрәләр һәм “Иттифак-әл-мөслимин” (“Мөселманнар берлеге”) партиясе төзергә карар чыгаралар. Илдә думаның законнар өстендә эшләүче вәкиллекле органын төзү идеясе белән бәйле рәвештә, Россия империясендәге мөселман халыкларының сәяси тормыш үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышалар.

«Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә. Утырып торучылар (сулдан): Габдрахман Фәхретдин (Риза Фәхретдиннең улы), Фатих Кәрим, Риза Фәхретдин, Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Борһан Шәрәф; басып торучылар: Ракыйб Ракыйби, Госман Нурый Акчакраклы, Ярулла Вәли. Оренбург, 1909 ел


XX гасыр башында иҗтимагый тормышка тәэсир итүче сәяси, иҗтимагый, дин әһелләре һәм сәнгать интеллигенциясе вәкилләре арсында сәясәтчеләр: И. Гаспринский, Й. Акчура, С. Алкин, С. Максуди, К. Хәсәнов; дин әһелләре: Р. Фәхретдинов, М. Бигеев, Г. Вайсов, Г. Баруди, Һ. Атласи; язучы һәм шагыйрьләр: Г. Тукай, Г. Камал, З. Рәмиев (Дәрдемәнд), Г. Исхакый һ.б. лар бар. Социал-демократлар, социал-революционерлар (эсерлар) идеяләре төбәкнең татар һәм башка халыклары арсында да тарала башлый. Ләкин алар 1917 елга кадәр киң таралмый. Казан губернасында бу карашны хуплаучылар арасында Ф. Туктаров, С. Әхтәмов, Х. Ямашев, Г. Кулахметов, В. Адоратский, И. Саммер, Н. Накоряков, В. Тихомирнов һ.б. лар бар.

Габдулла Апанаев Казан мәдрәсәсе шәкерте Дәрдемәнд Ф. Туктаров Шиһабетдин Мәрҗани

Дәрдемәнднең хатыны

1904–1905 елларда рус-япон сугышында җиңелү, 1914 елда бөтендөнья сугышындагы зур уңышсызлыклар илдәге сәяси киеренкелекне тагын да арттыра. Халыкның иң эшлекле өлкәсе – авыл хуҗалыгының мобилизацияләр белән хәлсезләндерелүе, хәрби хәл таләпләренә җавап бирә алмаган сәнәгать, сугышлардагы уңышсызлыклар һәм хакимиятнең булдыксызлыгы революционерларның радикаль идеяләренә җирлек булып тора. Патша хөкүмәтен бәреп төшерү алдыннан, Казан губернаторы шәһәр хакимнәренә: “Казанда, 1905 елдагы кебек, кулларына корал алырга әзерләр”,- дип хәбәр итә. Илнең бар җирендә дә шундый хәл була.

Казанда Вакытлы хөкүмәт әгъзалары һәм Советлар төзелә. Бөтен сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр рөхсәт ителә. Беренче мәртәбә татарлар хәрәкәте әгъзасы – “Милли Совет” – “Милли Шура” төзелә.

“1913 елга Казан губернасы күзәтүләре”ннән:

“Татар халкы гомуми белем йортларыннан бик аз файдалана. Алар күпчелек үзләренең мөселман мәктәпләрендә, мәдрәсә һәм аларда ачылган, мөселманнарны русча уку-язуга өйрәтә торган классларда белем алалар.

Исәпләүләр елында Казан шәһәрендә: ирләр өчен – 4, хатын-кызлар өчен 1 рус-татар мәктәбе, татар малайлары өчен 1 рус мәктәбе, мәдрәсә каршында 4 рус сыйныфы, ирләр өчен 5 башлангыч рус-татар шәһәр учлищесы була.

967 махсус мөселман мәктәпләре һәм милли (мәдрәсә һәм мәктәпләр) мәктәпләр була, аларда 79496 кеше (48562 малай һәм 30934 кыз) укый”.

Previous
Next
Алафузов гаиләсе "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллимнәре. ХХ гасыр башы «Хөсәиния» мәдрәсәсе мөгаллимнәре. 1913 ел Аитова мәктәбендә укучы кызлар. XX гасыр башы «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы хезмәткәрләре