Элгәре урта гасырда Көнчыгыш Европа төрки кабиләләре


Көньяк Европа җирләренә элгәре төрки кабиләләр һун урдасы составында килә. Һун империясе таркалгач, Көнчыгыш Европа һәм Көнбатыш Азия җирләрендә татар халкының элгәре урта гасыр тарихында күпмедер дәрәҗәдә эз калдырган берничә эре кабиләләр берлеге килеп чыга.

Аварлар – төрки кабиләләрдән булган зур кабилә берләшмәсе. Аварлар Көнчыгыш Европага Үзәк һәм Урта Азиядән килеп чыгалар. VI гасырның 60 нчы елларында Дунай елгасы буена барып җитәләр һәм Авар каганлыгы төзиләр.

626 елда аварлар Константинополь тирәсендә Византия гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә. Соңрак алар болгар кабиләләре берләшмәсе составына керәләр.

Болгарлар (фәнни әдәбиятта аларны протоболгарлар дип атап йөртәләр) Көнчыгыш Европага һун урдасы составында килә. Без болгарлар хакындагы беренче тарихи мәгълүматларны безнең эраның V-VI гасырларына караган Византия, Сүрия, Әрмән авторларыннан табабыз. Алар Европада беренче мәртәбә һуннар составында килеп чыкканнар һәм Көнчыгыш Рим империясенә дәгъвалаучыларның кайберләре ягында үзара бәрелешләрдә катнашканнар.

Шул заман кешесе шаһитлегеннән:

“Һәм Болгар, һәм Истр үзе ( Дунай ), һәм диңгезгә кадәр дәвам иткән танылган Гемос тавы, Фракиянең әһәмиятле өлеше Константинополь императоры идарәсе астында булалар. Басып алучыларның Истр елгасы аша үтеп керүе Константин Поганат патшалыгының ахыргы чорында була. (Константин IV – Византия империясенең 668-685 еллардагы Поганат кушаматлы императоры )”.

Византия авторы X г.

Константин Багрянородный

Болгар берлегендә, болгарларның үзләреннән тыш, аларга тугандаш башка төрки телле халыклар: кутригурлар, утигурлар, барсиллар, савирлар да булган. VII гасырның 30нчы елларында алар Бөек Болгар исеме белән яңа кабиләләр берлеге төзегәннәр. Дөрес, савирлар, барсиллар һәм хәзәрләр тарихка Хәзәр каганлыгы исеме белән кереп калган яңа дәүләти берлек төзи алганнар.Төрки телле хәзәр кабиләләре Көнчыгыш Европада VI гасырда һуннар составында барлыкка килгәннәр. VI гасырның икенче яртысында хәзәрләр Бөек Төрек каганлыгына буйсынган була, ә VII гасырда үз дәүләтләрен – Хәзәр каганлыгын төзиләр. Хәзәр кабиләләре берлегенә хәзәрләрдән тыш болгарларның бер өлеше, савир, барсил, аланнар да кергән.


Бәҗәнәкләр – IX-X гасырларда Көнчыгыш Европаның Идел аръягы далаларында барлыкка килгән төрки телле кабилә. Иделнең алгы ягында бәҗәнәкләр ике төркемгә бүленгән : аларның берсе Дон һәм Днепр арасында, икенчесе Азов буе далаларында күчмә тормыш алып барган. Соңгылары XI гасырда Хәзәр каханлыгын җимерүгә зур өлеш керткәннәр, ләкин тиздән көнчыгыш славяннар тарафыннан таркатылганнар. Бәҗәнәкләрнең Дон һәм Днепр арасындагы төньяк өлеше Византия, Дунай Болгары, Венгрия Көнчыгыш һәм Үзәк Европаның кайбер илләре тарихында тирән эз калдырганнар.

XI гасыр башында бәҗәнәкләр Киев Русе җирләренә килеп чыгалар, ләкин князь Ярослав Мудрый тарафыннан җиңеләләр. Бәҗәнәкләрнең бер өлеше Византиягә Константинополь императорына хезмәткә китә, бер өлеше Көнчыгыш Европаның башка төрки кабиләләре, бигрәк тә кыпчаклар, арасында юкка чыга.

Шул заман кешесе шаһитлегеннән:

“Бу бәҗәнәкләр көтүлекләргә хуҗа, аларның бик күп атлары, сарыклары бар, шулай ук алтын-көмеш савытлары, кораллары күп. Алар көмеш билбаулар тагып йөриләр, байраклары һәм сөңгеләре бар, аларны сугыш вакытында күтәрәләр; сугыш барганда өреп кычкырта торган торбалары үгез башына охшатып ясалган”.

Әл Гардизи – фарсы тарихчысы, XI г.

Кипчакский дозор. Реконструкция О. Федорова
Кыпчак күзәтүчесе.
О.Федоров реконструкциясе

Кыпчаклар (рус елъязмалары буенча, половецлар) – Көнчыгыш Европадагы төрки телле күчмә кабиләләрнең зур берлеге. Безнең эрага кадәр II-I гасырлардан ук билгеле, Төньяк Алтай җирләрен биләгәннәр. VIII гасырдан башлап, Көнбатыш Себердәге Кимәк каханлыгы составына кергәннәр. XI гасырда Көнчыгыш Европага үтеп керәләр, бәҗәнәкләрне һәм башка күчмә кабиләләрне кысрыклап чыгаралар һәм Идел аръягы, Идел-Дунай елгалары арасындагы җирләрне басып алалар. Тиздән алар тарафыннан Днепрга кадәр булган җирләр дә үзләштерелә. Идел һәм Днепр арасындагы җирләр Көнчыгыш әдәбиятында Дәшти Кыпчак (фарсычадан “Половецлар даласы”) дигән исем алган.

XI-XII гасырлар ахырында кыпчак кабиләләренең ике зур берлеге – Днепр алды (Днепрдан Донга кадәр) һәм Дон буе (Доннан Иделгә кадәр) берлекләре аерылып тора. Көбәк хан идарә иткән Днепр алды берлеге XII гасыр ахырында Святослав һөҗүме нәтиҗәсендә таркала. Дон буе берлеге исә ныгый һәм Көнчыгыш Европада әһәмиятле роль уйный.

XIII гасырның 20–30 елларында кыпчаклар татар-монголлар тарафыннан буйсындырыла һәм дәүләтнең этник нигезен тәшкил итеп, Алтын Урда составына керә.

Тарихчы фикере:

“Урдаларның этник берлекләре нидән гыйбарәт була соң? Һичшиксез, алар башка шундый күчмә халыклар җәмәгатьчелеге кебек үк, полиэтник булалар. Тулаем алганда, бик үк күп булмаган половец-кыпчакларның үзләреннән тыш, берлеккә кыпчаклар килгәнче биредә яшәгән дала һәм урман-дала халыкларыннан калучылар да керә. Болар – урман далаларның кеше йөрми торган урыннарында сакланып калган аланнар, болгарлар, кыпчакларга тулысынча буйсынган бәҗәнәкләр, төркиләр. Бу союзның күптөрле халыклардан торганлыгын һәм археологик, һәм елъязма материаллар дәлилли. Кыпчаклар башка көньяк рус далаларындагы чит халыклар арасында көньяк-себер халкына хас булган антропологик үзенчәлекләрен бик тиз югалталар”.

С.А.Плетнева


Борынгы төрки сын, VI-VII гасырлар. Алтыннан эшләнгән билбау җыелмасы. IX гасыр ахыры–X гасыр башы, биллон, штамповка Алтыннан эшләнгән билбау җыелмасы. IX–X гасырлар, биллон, штамповка Кыпчак сугышчысы шлемы, XII г. Кыпчак ханы кафтаны, XII г. Кыпчак балбаллары (таш сыннар)