Татарларның сәнгате һәм этнографиясе

Сәнгать һәм этнография

Татарларның Евразиядә урнашулары

Төрки халыкларның урнашуы

Җир эшкәртү, игенчелек татар халкының төп хуҗалык итү рәвеше булган; далаларда исә күпчелек терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. Ә бакчачылык икенче урында торган. Татарлар электән үк сәүдә, һөнәрчелек, аучылык белән дә шөгыльләнгәннәр.

Иске татар авыллары су чыганаклары янында урнашкан. Җәмәгатьчелек өчен мәчетнең роле зур булган. Йортлар ишегалдының түрендә урын алган. Тору урыннарының урнашуы “йорт, абзар-кура”, сирәк кенә “йорт, абзар-кура, йорт”тәртибендә булган. Алгы ягы архитектур яктан үзенчәлекле итеп бизәлгән ике катлы йортлар да төзелгән. Аларның икенче катындагы декоратив балконнары бу йортларны тагын да матуррак итеп күрсәткән. Йортларга уеп бизәкләр төшергәннәр һәм аларны төрле матур, ялтыравыклы төсләргә буяганнар.

Торак йорт ике өлешкә: ирләр (чиста як) һәм хатыннар (аш бүлмәсе) ягына бүленгән. Аш бүлмәсендә мич булган һәм аңа ризык әзерләү өчен казан урнаштырылган. Агач сәкеләр йокы, эш һәм ашау урыны булып торган.

Йортның эчке ягы да үзенчәлекле итеп бизәлгән. Стеналарга һәм почмакларга челтәрле матур тукымалар, чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар эленгән, намаз укыр өчен намазлыклар булган. Өй эче чаршаулар белән бүленгән, сәкегә, идәннәргә йон һәм тукылган паласлар җәелгән.

Гадәттә, татарлар яшелчә, ит һәм сөт ризыклары белән тукланганнар. Токмач, салма, чумар салып аш; ипи, көлчә, коймак пешергәннәр. Бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, бавырсак, кош теле һәм чәк-чәк бүгенге көндә дә бәйрәм табыны ризыклары булып санала. Ат итеннән казылык, сөттән каймак, май, катык һәм сөзмә ясаганнар.

Татар милли камыр ризыгы

Гадәти татар гаиләсендә ир кеше баш булган, хатын-кызлар чит ирләргә күренеп йөрмәгәннәр. Гаилә яучылар катнашы белән төзелгән һәм егет кәләш өчен калым түләгән.

Татарлар дини бәйрәмнәр (Кобан гаете, Ураза гаете) белән беррәттән, дөньяви бәйрәм Сабантуйны (язгы чәчү бәйрәме) да үткәргәннәр. Сабантуй бүгенге көндә татарлар яшәгән һәр җирдә уздырыла.

Сабантуй. А.А. Фаттахов

Татар халык иҗатында дастан, әкият, риваять, бәет, җырлар зур урын алып тора. Татар көйләре бик моңлы һәм озын итеп, сузып башкарыла. Музыка уен кораллары – курай, кубыз, скрипка һәм керәшеннәрнең гөсләсе. Бүгенге көндә татарлар тальян гармунда яратып уйныйлар.

Татар сәнгате һәм этнографиясе Россия һәм Татарстан музейларында

Россия һәм Татарстанның күпсанлы музейлары татар халкының гүзәл сәнгать үрнәкләрен саклый һәм карарга килүчеләргә тәкъдим итә. Алар арасында нәфис тукымалар һәм келәмнәр, тамбур белән чигелгән һәм алтын җеп белән тегелгән эшләнмәләр, күн мозаика һәм зәркәнчелек, ташка һәм агачка уеп ясау үрнәкләре бар.

Казан татарларының чигүле читекләре. XVIII гасыр ахыры – XIX гасырның икенче яртысы. СССның Дәүләт Халык этнография музее коллекциясе

Россиянең этнографик музее (Санкт-Петербург) – этнографик җыелмаларның, татар сәнгатенең күп кенә тиңдәшсез гүзәл эшләнмәләренең саклану урыны. Анда борынгы татар халкы тарихын яратучы танылган шәхесләр: Ф.А. Плюшкина, княгиня Щабельская, профессор А.А. Миллер, халык укытучысы И.Е. Зеленов, музей хезмәткәре А.К. Сержпутовский, татар тикшерүчеләре һәм коллекционерлары Г.А. Әхмәров, Н. Гәбдрәшитовның коллекцияләре тупланган. Россия этнография музее фонды аерым бер үзенчәлек белән электән үк шушы җирләрдә берләшеп яшәгән төрле дин һәм милләт кешеләренең һәммәсенең кабатланмас мәдәниятен якты итеп чагылдыра. Казан татарларының зәркән эшләнмәләре генә дә биредә 1300 данә исәпләнелә.

Ир-ат түбәтәйләре һәм хатын-кыз калфагы.

Икенче эре музей булып Татарстан Республикасының Дәүләт музее санала. Татар коллекцияләре танылган этнограф һәм археолог А.Ф. Лихачев исеме белән бәйле. Алар XIX гасыр урталарында тупланганнар, аларның бер өлеше элеккерәк чорга, ә бәлки Казан ханлыгы чорына, карый булса кирәк. Лихачев коллекциясендә этнография һәм архиологиягә карый торган 14594 әйбер бар. Биредә үк чыгышы белән француз, белеме буенча рәссам булган икенче коллекционер Л.О.Сиклерның Казан татарларының кабатланмас зәркән эшләнмәләре җыелмасы да саклана. Аның унике коллекциясендә хатын-кызларның 1135 ювелир бизәнү әйберләре бар. Казан музей фондлары, Санкт-Петербург музееннан аермалы буларак, этник территорияләрдә яшәүче Казан татарларының һәм керәшен татарларының этнографиясен һәм сәнгатен тәкъдим итәләр.

Окса һәм Сура елгалары арасында яшәүче мишәрләрнең этнографиясе һәм сәнгате Пенза һәм Саратов музейларында яхшырак күрсәтелгән. Кабатланмас “үзенчәлекле мишәр” алтын белән тегү үрнәген без танылган этнограф һәм профессорлар Д.П. Степанов, В.М. Соколов һәм В.И. Трофимов тырышлыгы нәтиҗәсендә күрә алабыз.

Татарларның этнографик коллекцияләре белән үзәк һәм төбәкләрдәге эре музейларда гына түгел, күп кенә зур булмаган шәһәр һәм мәктәп музейларында да танышырга мөмкин. Материаллар туплау хәзергәчә дәвам итә.

Комган. Металл, чүкеп ясау. XVIII–XIX гасырлар

Күптән түгел генә Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә Казан һәм Урал татарларына кагылышлы этнографик материллар тупланды.

Музей җыелмаларының тарихи кыйммәте шунда ки, алар хәзерге заман халыкларының милли культурасын баету һәм үстерү өчен нигез булып тора.

XIX гасыр уртасында татарларның үзләре яшәгән җирлеккә генә хас милли киемнәре булган һәм бу аларның әйләнә-тирә үзенчәлеге һәм этник тарихы белән аңлатылган.

XIX гасыр ахыры–XX гасыр башында гомуми милли кием барлыкка килә. Төрле территорияләрдә яшәгән күп халыкларның (керәшеннәрдән тыш) үзара берләшүе, аралашуы сәбәпле, алар бу киемнәрне тиз арада үз итәләр. Бу киемнәр барлыкка килүнең нигезендә халык тарафыннан Казан татарларының милли гореф-гадәтләрен үзләштерү ята.

Татарлар төп өч экстерриториаль төркемгә бүленә: Идел-Урал (Казан, мишәр, Касыйм, керәшен татарлары), Себер (Тобыл-Иртеш, Барабин, Томск татарлары), Әстерхан (юрт, карагаш татарлары); Кырым һәм Литва татарлары аерым төркем булып тора.

Казан татарлары сан ягыннан да, иҗтимагый һәм культура өлкәсе буенча да иң югары үсеш алган төркем булып тора. Аларның теле һәм мәдәнияте уртак милли әдәби тел һәм уртак культура формалашуга нигез булган. Халыкларның этник яктан берләшүендә Казан татарларының роле зур.

Алдагы тема