Татарларның сәнгате һәм этнографиясе

Зәркәнчелек


Урта Идел һәм Урал буе татарларының урнашуы

Татарларда зәркәнчелек XIX гасырның урталарында иң югары ноктасына ирешә. Аның нигезе Идел Болгары, Алтын Урда шәһәрләре һәм татар ханлыклары, аеруча Казан ханлыгы зәркәнчелегенә килеп тоташа. Ювелир эшләнмәләрнең өстенлеге аларның сыйфатлы көмештән (еш кына алтын йөгертелгән) булуында, техник яктан оста башкарылуында һәм бизәлешендә, шулай ук кулланылышында һәм аларның формасында чагылыш таба.

Беләзек. Көмеш, асылташлар. Чокып ясау. XIX гасыр уртасы. Татарстан Республикасы Милли музее

Татар һөнәрчеләре, зәркәнчелекнең бөтен нечкәлекләрен белгәннәр. Алар гап-гади коеп ясаудан алып, нәфис һәм төгәллек сорый торган һәм бер үк вакытта күптөрле ысуллар кулланып башкарыла торган зәркән эшләнмәләрне дә ясый белгәннәр. Чокып ясау киң таралган була. XVII гасыр уртасында Казанның чокып ясау осталары Мәскәү Кремлен бизәүдә катнашканнар һәм алар турында: “Алар дәүләт эшләренә яраклы һәм аларга һөнәрләренә күрә зур эшләр бирергә була”, - дип әйткәннәр.

Кою һәм чоку киң таралган була. Чокып ясауның нигезендә үсемлекләр һәм гарәп язуы торган. Хәрефләр өзлексез һәм тигез рәвештә башкарылып, матур бизәк хасил иткән. Чокып ясау төрле төрткеләр төшерү, каралту яки башка металлар куллану белән башкарылган.

Казан – Идел буенда җепкыр (бөтерү) сәнгате югары үсеш алган бердәнбер шәһәр. Россиянең һәр җирендә диярлек җепкыр (бөтерү) эмаль белән бизәлгән. Ә татарлар катлаулы вак бизәлешләр белән график рәсемнәр төшергәннәр. Татар осталарының югары уңышы булып кабарынкы җепкыр (бөтерү) торган. Җепкыр бизәлешенең һәр бөтеркәсе яссылык өстеннән күләмле булып кабарып торган. Кабарынкы җепкыр белән югары катлау хатын-кызлары өчен бизәнү әйберләре: хәситә өчен җиз тәңкә, яка чылбыры, беләзек һәм каптырмалар эшләнгән.

Көянтә сыман эшләнгән чәч чулпысы. Металл, асылташлар, кырлы пыяла. Чоку, җепкыр, инкрустация. Касыйм татарлары. XIX г. Яка каптырмасы. Көмеш, алтын йөгертелгән, фирүзә, әмитис, җепкыр Беләзек. Көмеш, асылташлар. Җепкыр. XIX гасыр ахыры. Татарстан Республикасының Милли музее Беләзекләр. Көмеш, асылташлар. Җепкыр, чоку. XIX г. Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музее
Җепкыр бизәгенә вак металл шарчыкларны эретеп ябыштыру киң таралыш алган. Кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар (топас, әквәмарин – диңгезташ, сердолик, фирүзә, әмитис) эшләнмәнең өстенә чәчәк рәвешендә, ә кырыйларына чәчеп урнаштырылган. Бу ташларны әзер килеш урал ташчыларыннан сатып алганнар. Казан (Яңа татар бистәсе) һәм Казан арты районнары (Саба, Арча, Мамадыш) электән үк эре зәркәнчелек үзәге булып торганнар. XIX гасыр уртасында, XX гасыр башында Идел буе һәм Урал татарларының үзәктән читтә урнашкан төбәкләрендә дә зәркәнчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Болар: Идел аръягы һәм Идел алды, Үкә–Сура елга яры, Урал буе һәм Урал аръягы. Зәркәнчеләр бу якларга төрле тарихи вакыйгалар сәбәпле Казан арты районнарыннан килеп утырганнар. Һәм шунлыктан, зәркән эшләнмәләр Казан арты осталарыныкыннан әлләни аерылып тормаганнар.

Хәситә. XIX гасырның икенче яртысы. Татарстан Республикасы Милли музее