Казан ханлыгы

Казан ханлыгы төзелү, аның территориясе һәм халкы


Олуг Мөхәммәд. Ф Исламов рәсеме

1438 елда Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәд үзенең калган гаскәре белән Сарай-Батудан Белевка (Ока елгасы буендагы рус шәһәре) китә. Шул ук елда ул Түбән Новгородка килеп, аның иске өлешендә туктала. Ул анда сигез ел яши, бу дәвердә алар Мәскәүнең олы кенәзе Василий II белән катлаулы мөнәсәбәттә торалар. Ике арада берничә хәрби бәрелеш була: 1438 елда Белев һәм 1445 елда Суздаль янында. Василий II тар-мар ителә һәм ул әсирлеккә төшә. Шул ук 1445 елда зур бәя хисабына азат ителә. Көзен Олуг Мөхәммәд гаскәре Казанга юнәлә. Ләкин ул юлда вафат була һәм армия белән олы улы Мәхмүтәк җитәкчелек итә башлый. Казан алына, идарәчесе Гали бәй хакимияттән куыла, ә Мәхмүтәк үзен яңа Урта Идел дәүләте – Казан ханлыгының ханы дип игълан итә.


Казан нигезе өчен урын сайлаган легендарь патша Сәин сурәте. «Казан тарихы»

Казан ханлыгы элекке Алтын Урданың төньяк өлешен алып торган һәм күп җирләрдә Идел Болгары җирләре белән тәңгәл килгән. Көнчыгышта дәүләт чикләре Урал тауларына һәм Себер ханлыгына кадәр, көньяк-көнчыгышта Нугай Урдасы белән Самара елгасына хәтле, ә иң көньяк чикләре хәзерге Саратовка кадәр җиткән. Көнбатыштагы чикләре Сура елгасы буйлап үткән, ә төньякта Нократның урта агымыннан тайга зонасына кадәр сузылган.


Олуг Мөхәммәднең Белев янындагы бәрелештә Василий II не җиңүе. XVII гасырның икенче яртысы. «Казан тарихы»

Казан ханлыгының этник нигезен татарлар тәшкил иткән (Казан татарлары), ул вакытта рус елъязмаларында аларны татарлар, казанлылар, бисермәннәр (мөселманнар) дип атап йөрткәннәр. Татарлар дәүләтнең “Казан арты” дип йөртелгән, ягъни Камадан төньякка таба Идел һәм Кама арасында булган үзәк җирләрне биләп торганнар. Хәйран гына күп татар халкы Иделнең уң як ярының Зөя елгасы бассейнындагы “Таулы ягы”нда яшәгән.

Хәзерге вакытта Казан ханлыгының 700 ләп торак пункты билгеле. Аларның 500 е Казан артында, 150 се Тау ягында, 50 гә якыны Кама аръягында урнашкан. Татарлардан тыш дәүләттә башкортларның көнбатыш өлеше, чувашлар, арлар (удмуртлар), чирмешләр (марилар), мордвалар кебек Урта Идел һәм Урал буендагы кайбер төрки һәм фин-угор кабиләләре яшәгән, яки алар сәяси һәм мәдәни йогынтыда булганнар.


Керамикадан ясалган туп ядрәсе, куыш эчле, XVI гасырның беренче яртысы

Дәүләт башкаласы Казанда һәм башка шәһәрләрдә бүтән халык вәкилләре дә яшәгән (Әрмән, Московия һ.б. дәүләтләрдән сәүдәгәрләр).






Бертуган Пициганилар картасында Урта Идел буе (XIV гасыр)

Документлардан:

“Шушы көздә (1445) Олуг Мөхәммәд улы Мамотяк патша Казанны алды, Казанның биләмәче бие Либейны үтерде, ә үзе Казанга патшалыкка утырды”.

Воскресенье елъязмасыннан

“Ә патша Мамүтәк Кормыштан Казанга килде, ә Казан кенәзе Азыйны үтерде, ә үзе Казан тәхетенә утырды һәм дә шуннан Казан патшалыгы башланды”.

Никон елъязмасыннан

“Татар теленнән башка ул патшалыкта янәдән 5 төрле тел: мордва, чуваш, чирмеш, вотяк яки ар һәм башкорт телләре”

1552 елда Казанга поход вакытындагы хәрби җитәкче
А.Курбскиның “Казанны алу” китабыннан

““Бу татарлар башкаларга караганда (башка татарлар күз алдында тотыла – Р.Ф.) белемлерәк, чөнки алар кырларда иген игәләр, йортларда яшиләр, төрле сәүдә белән шөгыльләнәләр”.

Көнбатыш Европа сәяхәтчесе
XVI г. С.Герберштейн

Тарихчылар фикере:

“Казан ханлыгына нигез салу планын искиткеч дип әйтергә була, чөнки Мөхәммәд хан борынгы культуралы җирле халыкның үзенчәлекләрен аңлаган һәм Урта Иделдә мөселман дәүләте торгызырга уйлап, аның ныгып яшәп китәчәгенә дөрес бәя биргән”.“Мәскәү дәүләтеннән Казан ханлыгына күчкән вакытта сәяхәтче шундый ук урманлы илгә тарыган, тик монда елгалар мулрак сулы, ярлары – буш, ә гомумән алганда, артык үзгәреш юк. Казаннан түбәнрәк, ылыслы урман яфраклысы белән алышына, ә Идел буендагы таулар биегрәк. Тау ягы исә урман-кырларда таралып урнашкан чирмеш, чуваш, мордва авыллары белән тулып тора”.

М.Г. Худяков

“Кайбер рус тарихчылары Казан ханлыгы төзелүне элекке Болгар ханлыгын торгызу дип карыйлар... Казан ханлыгы тарихчыларындагы аз санлы тарихи истәлекләр бу нәтиҗәне расламыйлар... Алтын Урда хәрабәләрендә төзелгән Казан ханлыгы, башка татар дәүләтләре сыман, үзенең структурасы белән кечерәйтелгән Алтын Урданы хәтерләткән”.

М.Г. Сәфәргалиев

“Русларны җиңү белән горурланган хәлдә, Олуг Мөхәммәд һәм Мәхмүтәк яулап алу максаты белән Кормыштан Казанга юнәләләр. Үз-үзен яратучы Мәхмүтәк, Казанны алыр алдыннан, яки бераз соңрак, әтисен үтерергә җөрьәт итә”.

В.В. Вельяминов-Зернов

“Хакимияткә Мәхмүтәк, ягъни җүчиле яңа Урда ханы килгәч, Казан кенәзлегенең статусы да үзгәрә. Ул урынлы идарә кенәзлеге булудан туктап, хан җитәкчелегендәге аерым дәүләткә әйләнә”.

Р.Г. Фәхретдинов