Казан ханлыгы

Казан ханлыгының иҗтимагый-сәяси төзелеше һәм икътисади тормышы

Казан ханлыгы көнчыгыш тибындагы урта гасыр дәүләте булган. Дәүләт башында Җүчиләр нәселеннән булган хан утырган. Хан җитәкчелегендә “диван” (дәүләт советы) булган. Бу советта торучылар “карачы” дип йөртелгәннәр һәм алар Алтын Урда чорыннан ук билгеле исемнәр булган: Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак (соңрак Мансур). Карачы титулы нәселдән бирелгән. Карачылар советы кануннар хакында киңәшләшүче оешма булган һәм дәүләтнең сәяси тормышында зур урын тоткан.

Һәрчак эшләп торган диваннан тыш, Казан ханлыгында тагын да киңрәк составлы, законнар кабул итүче “корылтай” булган. Корылтай дәүләтнең югары аксөякләреннән торган (шул вакытта патшалык итүче хан нәселе, югары дин әһелләре, эре хәрби җитәкчеләр, дәрәҗәле аксөякләр) һәм хан тарафыннан сугыш яки тынычлык игълан итү, хан сайлау кебек аеруча мөһим вакыйгалар уңаеннан чакырылган.

Казан ханлыгында дүрт катлау булган:

I катлау – югары феодаль аксөякләр: хан, солтаннар (ханның уллары), әмирләр, морзалар (әмирләрнең балалары), бәкләр;

II катлау – югары дин әһелләре: сәед (барлык мөселманнарның җитәкчесе), хакимнәр, казыйлар (хөкемдарлар) һ.б.;

III катлау – хәрбиләр: угланнар, казаклар;

IV катлау – крестьяннар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр.

Типик феодаль дәүләт буларак, Казан ханлыгында урта гасыр феодаль дәүләтенә хас билгеләрнең һәммәсе дә булган.

Бу җир биләмәләре типларында ачыклана. Дәүләттә җир биләмәләренең өч тибы булган:

I тип - эре феодаллар җир биләмәләре (хан, солтаннар, әмирләр, бәкләр, морзалар). Морзалар җир биләмәләрен дәүләттә яки хәрби хезмәттә тоткан урыннарына карап алганнар. Җирне шул рәвешле бүләк итеп алу суйургал дип аталган.

II тип - югары дин әһелләре җир биләмәләре.

III тип - дәүләт җир биләмәләре.

Казан ханлыгында түрәләр арасында түбәндәге вазифалар булган: хакимнәр, тамгачылар, тоткауллар, хөкемдарлар, илчеләр, меңчеләр, йөзчеләр, унчылар һ.б.

Административ яктан Казан ханлыгы даругаларга бүленгән: Алат, Арча, Гарич, Нугай. Аларның үзәк шәһәрләре: Алат, Арча, Чаллы һ.б.

Казан ханлыгында хәрби хезмәт һәм кораллану Алтын Урда хәрби хезмәте һәм гаскәр туплавы үрнәгенә нигезләнеп корылган. Казан гаскәренең структурасы, аны тәртипкә салу һәм тәэмин итү шул ук системада алып барылган.


Ханның Колшәриф белән әңгәмәсе. Н.Хуҗиәхмәтов рәсеме Сәхибгәрәй ханның Әхмәт шәехкә биргән ярлыгы, 1552 ел

Шул ук вакытта Казан ханлыгы үзендә Идел Болгары хәрби сәнгатенең шактый гына элементларын туплаган. Күпчелек очракта алар сакланыр өчен эшләнгән вал, чокыр, ныгытма диварларына охшаганнар. Казан хәрбиенең якын арадагы сугыш өчен кирәкле коралларына шул вакыттагы сугыш кирәк-яракларының һәммәсе дә кергән: кылыч, сөңге, сугыш балталары, булава һ.б. Сакланыр өчен шлем, калкан, көбә кулланылган. Тарихи чыганаклар казанлыларда утлы кораллар һәм хәрби флот булуы турында хәбәр итәләр.

Фра Мауро картасында Идел буе (XV гасыр уртасы)

Казан горнизонында 30000 гә якын кеше исәпләнгән. Казан ханлыгының бөтен ополчениесе 100000 мең кешедән ким булмаган.


Казан ханы Мөхәммәдәмин, XV-XVI гасырлар. Хуан де ла Коза картинасыннан реконструкция (XVI гасыр башы)

Дәүләт икътисадының нигезе һәм Казан ханлыгында төп хуҗалык итү ысулы югары үсеш алган игенчелек булган. Игенчелек культурасына Болгар һәм Алтын Урда чорларының тәэсире шактый булган. Гадәттәгечә пар системасы сакланган, сабан кулланылган. Бодай, арыш, арпа, борай, тары, ясмык, борчак һ.б. культуралар игелгән.

Хуҗалыкта терлекчелек, бигрәк тә ат үрчетү киң таралган. Атларның күпчелеге хан армиясенә киткән. Шулай ук алар хуҗалыкта һәм ямчы (почта) хезмәтендә дә кулланылган.

Табигатьнең урман-суларга бай булуы аучылык (тире эшкәртү), балыкчылык (мәрсин – осетр балыгы, кара уылдык табу) белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Казан ханлыгы чорында Кремль биналарын реконструкцияләү

Шул заман кешесе хәбәреннән:

“Татар патшалары дүрт ир тоталар һәм алар белән һәрчак киңәшләшәләр”.

Көнбатыш Европа сәяхәтчесе
XVI г. С.Герберштейн

Документтан:

“(Кодрәтле) хәрби җитәкче Сәхибгәрәй (сүзе) әмирләргә, хакимнәргә, сәедләргә, казыйларга, дәрәҗәле шәхесләргә, урындагы түрәләргә, илчеләргә, бакча түрәләренә, хөкем эше түрәләренә, полиция түрәләренә, һәркемгә, тулаем алганда, бөтен Казан өлкәсенә һәм барлык дәүләтләргә, алар бәла-казалардан имин булсыннар”.

Казан ханы Сәхибгәрәй ярлыгыннан

“Казан бик нык шәһәр, югары урында тора, Казансу һәм Болак елгалары арасында, зур һәм юан имән бүрәнәләрдән корылган 7 дивар белән тотып алынган; диварлар эченә ком белән катнаштырылган чуерташ һәм ком белән вак таш тутырылган”.

“Казан тарихы”ның билгесез рус авторы, XVI г.

Тарихчылар фикере:

“Казанда һәрчак рус сәүдәгәрләре күп, алар Россиягә тире һәм бохар тукымалары алып китәләр, ә татарларга Европа йон әйберләре китерәләр; анда рус акчалары әйләнештә күп йөри, аларның күпчелеге татарлар белән руслар арасында барган сәүдә барышында алынган”.

Н.А. Фирсов

“Корылтай – өч катлау: дин әһелләренең, хәрбиләрнең һәм игенчеләрнең җыелышы, бу катлаулар анда тулы составта булганнар”.
“Сарай ханлыгыннан Казанга катлаулы административ идарә системасы күчерелә, анда төрле түрәләр һәм штаттагы вазифаларны башкаручылар хезмәт итә”.

“Рус халкы арасында ялгыш фикер таралган... татарларга күчмә тормыш гадәтләре, ә фин кабиләләре халкына кыргыйларча аучылык хас. Ә дөреслектә... татар культурасы утрак тормыштан гыйбарәт һәм алар игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Моны сабан, урак, чалгы һ.б. шундый игенчелек өчен кирәкле эш кораллары, шулай ук күп гасырлар дәвамында яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән утрак тормыш пунктлары раслы”.

М.Г. Худяков

“Казан ханлыгында юридик нормалар Җүчи Олысындагы кебек үк булган... Казан ханлыгы, үзенең структурасы буенча, Алтын Урда хәрабәләре нигезендә төзелгән башка татар дәүләтләре кебек үк, күп нәрсәләрдә кече Алтын Урда дәүләтен хәтерләткән”.
“Өлкәнең табышлы, файдалы географик торышы, Казанның Идел юлында урнашканлыгы өлкәне төньяк-көнбатышта Рус дәүләте белән, ә көньякта Әстерхан аркылы Кавказ һәм Урта Азия илләре белән тоташтырган. Казан көнбатыш белән көнчыгышны тоташтыручы булып тора. Һәр елны Казаннан ерак түгел Иделнең бер култыгында, сәүдәгәрләр утравында, үткәрелә торган Казан ярминкәсе төрле илләрдән килгән сәүдәгәрләр җыенына әйләнә”.

М.Г. Сәфәргалиев

“Казанлыларда кыр көрәше һәм оператив сәнгать шактый үскән булган. Кыр сугышында атлы гаскәр йөреше булган һәм ул дошман рәтләре яныннан берөзлексез уктан ата-ата үзенчәлекле әйләнеш ясап узган. Оборонадагылар чигенгәч, сугышка авыр кавалерия кергән. Дошман беренче булып ата башласа, укчылар аларның рәтләрен таркатыр һәм хәлдән тайдырыр өчен һәм аннан соң кавалерия көчле һөҗүм ясасын дип, тиз генә чигенгәннәр”.

И.Л. Измайлов