Казан ханлыгы

Казан ханлыгының сәяси тарихы (XV гасырның икенче –XVI гасырның беренче яртысы)

Дәүләтнең башлангыч чоры (1445–1479 еллар) – аның икътисади, хәрби, сәяси яктан көчле чагы, бу вакытта Казан ханлыгы Үзәк Евразиянең иң көчле дәүләтләренең берсе була. Бу чорда Мәхмүтәк (1445–1465) һәм Ибраһим (1467–1479) ханнар идарә итә.


Сөембикә манарасы.
З Баширов фотосы

1462 елда, Мәскәү хакимиятенә Иван III килгәч, Казан белән Рус дәүләте арасында мөнәсәбәтләр кискенләшә. Нәкъ менә шушы вакыттан, Иван III турыдан-туры Казанның эчке эшләренә тыкшыну сәясәтен башлый. Ул Казанга җиде поход оештыра, аларның соңгысы (1487 ел ) Казанны алу белән тәмамлана. Кайбер өзеклекләр (1502–1518 еллар) белән 1521 елга кадәр, ягъни Казан тәхетенә Кырым ханнары нәселеннән булган Сәхибгәрәй утырганчы, Казан рус кул астында була. Ул хакимлек иткән (1521-1524) еллар Казан ханлыгы тарихында яңа чор – милли яңарыш чоры булып исемләнә. 1524 елның язында, Мәскәү белән мөнәсәбәтләр кискенләшкән шартларда, Сәхибгәрәй Кырымнан туганының улы Сафагәрәйне чакырта, ә үзе Стамбулга китә һәм соңыннан Кырым тәхетенә утыруга ирешә. 13 яшендә Казан ханы булган Сафагәрәй тәхеткә өч мәртәбә хуҗа була (1524–1531, 1536–1546, 1546–1549 еллар).


Сөембикә ханбикә
улы белән.
П. Дементьев.
Киндер, майлы буяу

1549 елда Сафагәрәй кинәт кенә вафат була. Хан итеп аның ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй сайлана, ә хан вазифаларын әнисе Сөембикә башкара. 1551 елда сарайда барган каршылыклар һәм Мәскәү Казанның эчке эшләренә тыкшыну нәтиҗәсендә (рус хакимнәре Казанга үзләре сайлаган Касыйм ханзадәсе Шаһгалине кабул итүне таләп итәләр, кире каккан очракта Казанга гаскәр кертү белән яныйлар), Сөембикәне улы белән бергә Мәскәүгә алып китәләр.

Казан тәхетенә моңарчы ике мәртәбә булып киткән Шаһгали утыра. Мәскәү хакимнәре тарафыннан өч мәртәбә тәхеткә утыртылган һәм казанлылар тарафыннан өч мәртәбә куылган Шаһгали 1552 елда халыкның дәүләтчелекне югалтуында сизелерлек роль уйный.

Казан ханлыгы чорында татар сугышчысы. О.Федоров реконструкциясе Казан шәһәре планы. XVI гасыр урталары. 1830 нчы еллар Казан сугышчысының кораллары. XVI гасырның беренче яртысы 1552 елда русларның Казанны алуы. XIX гасыр Алман рәссамы В. Вениг картинасыннан күчермә

Шул ук 1551 елда Казан ханлыгыннан Таулы як – Иделнең уңъяк яры, дәүләтнең көнбатыш өлеше алына. Тиздән Мәскәү хакимнәре Казан ханлыгының калган җирләрен дә кушарга карар кылалар. Шул ният белән Шаһгали урынына рус кешесен куярга телиләр. Тик казанлылар аны шәһәргә кертмиләр һәм Шаһгалине тагын куып җибәрәләр. Ханлыкка Әстерхан ханзадәсе Ядегәрне чакыралар.

Урта гасырдагы Казан. Н. Рерихның “Казанның җимерелүе” (“Падение Казани”) картинасыннан. Н.Хаҗиәхмәтов күчермәсе

Мәскәү Казанны тулысынча алу һәм Россиягә кушу планы төзи. 1552 елның августында Иван Грозный җитәкчелегендәге 150 мең кешелек гаскәр Зөягә килә (1551 елда Казанны алыр өчен кирәкле көчле таяну үзәге буларак төзелә). 23 августта гаскәр Иделне кичеп чыгып, Казанны штурмлыйлар. Казанлыларның үз-үзләрен аямыйча каршы торуларына карамастан, 40 көн камалыштан соң, 1552 елның 2 октябрендә шәһәр алына.

Тарихчылар хезмәтеннән:

“Сәхибгәрәй хан Казанга бүтән кайтмый һәм Сафагәрәй ханзадә Казан ханы итеп билгеләнә... Аңа, 13 яшьлек малайга, дәүләтнең авыр вакытында тәхеткә утырырга туры килә. 1524 елда рус хөкүмәте Казанга каршы тагын хәрби походлар башлый һәм гаять зур гаскәр җибәрә (“Казан елъязмачысы” 150 мең кеше булган дип, Герберштейн 180 мең дип исәпли)”.

М.Г. Худяков

“Шундый патшаны аларга, татарларга, мыскыл итеп һәм мәсхәрәләп биргәннәр”.

Көнбатыш Европа сәяхәтчесе һәм
XVI гасыр дипломаты С. Герберштейн

“Ул Россиядә туган һәм 6 яшеннән туган шәһәренә әйләнгән Касыймда яшәгән. Шаһгали күңел кайтаргыч, җирәнгеч кыяфәте белән аерылып торган”.

М.Г. Худяков

“Аларның бик аз санда булса да исән калуына, көнчыгыш өлкәләрдә, мәсәлән Башкортстанда, идарә итүне җиңеләйтүче нәсел-кабилә мөнәсәбәтләре булу ярдәм иткән. Рус хөкүмәтенең эшчәнлеге югары катлауны көчсезләндерүгә юнәлдерелгән була”.

М.Г. Госманов

Документтан:

“...Кала эчендә үлгән татарлар бихисап, кала эче тулган, бөтен кала буйлап мәеткә басмый үтәрлек түгел. Патша (хан) сарае янында һәм урамнарда мәетләр кремль стенасы биеклегендә өелеп яталар. Каланың тышкы ягындагы чокырлар мәетләр белән тулы, һәм дә Казан суы буе, һәм дә елга, һәм дә елга артындагы бөтен болын үлгән поганыйлар белән туп-тулы”.

Патша китабыннан