Казан ханлыгы

Казан ханлыгының мәдәнияте

Казан ханлыгының матди культурасы иң элек монументаль архитектура белән билгеләнә. Моның шулай икәнлеге кайбер сакланып калган архитектура истәлекләре (Сөембикә манарасы, элек Нурали мәчете булган бина), документлардан алынган мәгълүмат, Казанда казу эшләре вакытында табылган бина хәрабәләре белән раслана.

Тарихи чыганаклар Сөембикә манарасы һәм Нурали мәчетеннән тыш, Казанда хан сарае, сигез манаралы Колшәриф мәчете, Колшәриф мәдрәсәсе бинасы һ.б. монументаль төзелешләр булганлыгы хакында да хәбәр итә. Зәркәнчелекнең югары үсеш алганлыгы мәгълүм. Казан осталары, кыйммәтле ташлар куеп, алтын һәм көмештән төрле-төрле бизәнү әйберләре ясаганнар.

Аларның күпчелеген 1551 елда Сөембикә ханбикә белән һәм 1552 елда Казанны алгач алып китәләр. Бу эшләнмәләрнең бик аз өлеше генә музейларда саклана. Алар арасында танылган “Казан бүреге” – Казан ханнары таҗы, алтын билбау каптырмалары һ.б. бизәнү әйберләре бар.

Мәгариф киң үсеш ала. Элеккечә үк мәктәп һәм мәдрәсәләрдә белем алалар. Югары дәрәҗәле мәдрәсәләр дә була, танылган Колшәриф мәдрәсәсе шундыйлардан.

Московия һәм Казан ханлыгы картасы. XVI гасыр уртасы. С. Герберштейнның “Московия турында язмалар” ыннан

Мәгариф һәм бай көнчыгыш шигърияте йогынтысында Казанда һәм дәүләтнең башка шәһәрләрендә матур әдәбият, бигрәк тә шигърият үсә. Урта гасыр татар шигърияте Мөхәммәдәмин, Өммикамал, Гарифбәк, Колшәриф һ.б. шагыйрьләр исеме белән баетыла. Урта гасыр татар әдәбиятының Казан ханлыгы чорына караган иң югары ноктасы булып Мөхәммәдъяр иҗаты тора. “Төхфәи-мәрдән” (“Егетләр бүләге”, 1539 ел) һәм “Нуры-содур” (“Күңелләр нуры”, 1542 ел) әсәрләрендә шагыйрь гуманлылык, гаделлек, мәрхәмәтлелек, халыкка һәм туган илгә хезмәт итү хакында яза.

Казан ханлыгында язма әдәбият белән беррәттән халык авыз иҗаты да киң үсеш ала. Бу чорда “Идегәй”, “Чура-Батыр” һ.б. шуның кебек эпик әсәрләр киң тарала.

Билбау каптырмасы. Фрагмент Билбау каптырмасы. Алтын. Җепкыр,бөртекләү Шигырь сүзләре язылган кувшин, XVI гасыр уртасы Казан ханнарының алтын таҗы

Шаһит хәбәреннән:

“...ә Казан елгасыннан тау бик биек, хәтта карарга кыен; анда шәһәр тора, хан сарае һәм мәчетләр, бик биек, таштан”.

Мәскәү хәрби җитәкчесе А.Курбский

“Патша, бөек кенәз, Казанга килеп шәһәрне әйләнеп чыккач, биек стеналарны һәм мөмкин булган урыннарны күрә һәм шәһәр крепосте диварларының гаҗәеп матурлыгына шакката”.
“Әхмәт-Әмин хан алтын һәм көмештән кыйммәтле таҗ кигән, һәм савытлар, һәм тәлинкәләр алтын һәм көмештән, һәм патшаның кием-салымы кыйммәтле”.

“Казан елъзмачысы”, XVI г.

Тарихчылар фикере:

“Кайберәүләр танылган Сөембикә манарасын татарлар төзегәнме, юкмы дигән сорау күтәрәләр. Бу хакта бәхәсләшер урын юк, дип, мин ышанып әйтә алам: әгәр рус хакимияте вакытында төзелгән булса, ул урысча аталган булыр иде”.

М.Г. Госманов

“Бу манара нәрсә булган соң? Кызганыч, бу сорауга әлегә кадәр җавап табылганы юк. Кайбер тикшерүчеләр аны Нурали мәчетенең манарасы булган диләр, башкалары Сөембикәнең ире Сафагәрәй кабере өстенә төзелгән гаҗәеп биек һәйкәл дип исәплиләр. Шулай ук аның 1552 һәм аннан соңгы Казан өчен авыр елларда күзәтү пункты буларак кулланылган булуы да мөмкин”.

Р.Г. Фәхретдинов

“Казан бүреге” Казан татарлары баш киеменә хас булганча, ярымшар формасында, затлы мех белән тотып алынган. “Казан бүреге”нең иң өске өлешенә ян-ягына ике энҗе куелган озынча груша сыман гәрәбә урнаштырылган. Бу – соңгырак вакыттагы бизәк. Ул таҗның структурасына туры килми, бәлки элек аның өстендә алтын ярым ай, яки Казан гербындагы кебегрәк, әкият һәм мифларда очрый торган хайван сурәте булгандыр.

Ф.Х. Вәлиев

“Җиңү (Казанны) яулаган өчен патша үзенә Ядегәр ханны, хан таҗын һәм жезлын, байраклар һәм туплар (пушкалар) ала”.

Н. Спасский

“Кешеләрнең, матди хәлләренә һәм нинди катлаудан булуларына карамастан, һәммәсенең дә тигез хокуклы икәнлегенә басым ясаса да, гуманист шагыйрь хезмәтнең, намус белән табылган икмәкнең кадерен белүче кешеләрнең бай һәм үзләрен дәрәҗәле санаучылардан мораль яктан өстенлекле булуларын раслый. Нәтиҗәдә, Мөхәммәдъяр иҗатында яхшылык һәм начарлыкны, изгелек һәм бозыклыкны каршы кую, аңа хәтле булган шагыйрьләрнең бу сыйфатларның чыганакларын һәм аларны йөртүчеләрне шул заманга хас булган җәмгыять торышы белән чагыштырып бирүенә караганда, ачыграк күрсәтелә. Бу урта гасырда татарларга хас булган социаль-этник фикер формалашуның бер алымы һәм ул соңгырак чорларда җәмгыятьтә тагын да куәтлерәк төс алачак социаль каршылык фикерен алдан күрә”.

Р.М. Әмирханов