Алтын Урда

Алтын Урданың сәяси тарихы

XII гасыр ахыры–XIII гасыр башында Үзәк Монголия далаларында Үзәкләштерелгән монгол дәүләте, ә соңрак яңа империя төзү процессы башлана. Чыңгыз хан һәм аның варислары тарафыннан Көнчыгыш Евразия тулысынча диярлек, ә Көнбатыш Евразиянең яртысы яулап алына. 1206–1220 еллар дәвамында Урта Азия, 1216 елда Кытай, 1223 елга кадәр Иран, Кавказ аръягы яулап алына. Аннан монгол гаскәре кыпчак далаларына керә. 1223 елның 5 маенда Калка елгасы буенда рус һәм кыпчаклар берлеге монголлар тарафыннан тар-мар ителә.

1227 елда Чыңгыз хан үлә. Үләр алдыннан ул империяне дүрт улына бүлә: Үгәдәйгә – Монголия, һәм Төньяк Кытай, Тулуйга – Иран, Чагатайга – Урта Азиянең бер өлеше һәм хәзерге Казахстан, Җүчигә Хәрәзем, Дәшти Кыпчак (кыпчак далалары) һәм Көнбатыштагы әле алынмаган җирләр тия. Ләкин Җүчи үлә һәм шул ук 1227 елда аның җирләре улы Батуга күчә.


Польша һәм монгол гаскәрләре сугышы (1241). Триптих өлеше. Польша.

1235 елда Каракорым шәһәрендә (Монгол империясе башкаласы) монгол аксөякләренең корылтае (съезд) була һәм анда Көнбатышка поход чыгу мәсьәләсе карала. Походның җитәкчесе итеп Бату сайлана. Аңа ярдәмгә күп кенә ханзадәләр һәм гаскәр башлыклары билгеләнә. 1236 елның көзендә монгол гаскәрләре Идел буе Болгар дәүләте тирәсендә берләшәләр. 1236 ел дәвамында Болгар дәүләте алына. Дәшти Кыпчак 1236-1238 еллар дәвамында буйсындырыла. 1237 елда мордва җирләре алына. 1237-1240 елларда Рус дәүләте буйсындырыла. Аннан монгол гаскәрләре Үзәк Европага үтеп керә: Венгрия, Польшада уңышка ирешәләр һәм Әдрән диңгезгә җитәләр. Ләкин 1242 елда Үгәдәй каганның (“бөек ханның”) үлгән хәбәрен ишетеп, Бату Көнчыгышка борыла. 1242 елның ахыры, 1243 ел башларында монгол гаскәрләре Европадан кайта һәм Кара диңгез белән Каспий диңгезе буендагы далаларда туктала. Тиздән Бату ставкасына кенәз ярлыгы сорап, бөек кенәз Ярослав Всеволодович килә. Көнчыгыш Европа территориясендә яңа дәүләт – Алтын Урда барлыкка килә.


Алтын Урда гаскәре

Алтын Урданың элекке сәяси тарихы, ягъни дәүләт төзелә башлаган дәвер, Бату хан исеме белән бәйле. Җүчинең улы, Чыңгыз ханның оныгы булган Бату Көнбатышка оештырылган зур поход белән җитәкчелек итә һәм барлык ханзадәләр арасында аның абруе зур була. Нәкъ менә ул Алтын Урда дәүләтенә нигез салучы булып санала.

Ярославтан соң ук Бату янына башка рус кенәзләре, шулай ук болгар, әрмән һ.б. халыкларның вәкилләре дә килә.

Дәүләт төзелеше барган вакытта Бату Монгол империясе башкаласы Каракорымда барган катлаулы сәяси вакыйгаларга тартыла. Сәяси максатына ирешеп, монгол тәхетенә үзе яклы булган Мәнгү ханзадәне утырткач, Бату Түбән Иделгә кайта һәм Алтын Урда башкаласы Сарай шәһәрен төзү эшенә керешә.

Бизәкләп тимердән эшләнгән сугыш балтасы (чабып баручы кәҗәмөгез, стилләштерелгән ботак), XIV г., Эрмитаж Үзбәк ханның исеме белән һәм сырлап ясалган монгол кылычы (Алтын Урда), XIV г. Алтын Урда кылычлары. Корыч, XIV г. Алтын йөгертеп тимердән эшләнгән шлем. XIV г., Сарай-Бәркә Кечкенә балта, Алтын Урда. XIII–XIV г. Тимердән эшләнгән һәм көмеш белән уеп бизәлгән

1256 елда Бату хан үлә һәм Алтын Урда тәхетенә аның улы Сартак утыра, ләкин тиздән ул да үлә. Тәхеткә Сартакның улы Улакчы хуҗа була, тик ул да озак идарә итә алмыйча, шул ук 1256 елда вафат була.


Бату хан. Кытай сурәте

Алтын Урданың монгол аксөякләре хан тәхетенә Бату ханның кече энесе Бәркәне тәкъдим итәләр һәм 1256 елда ул тәхеткә утыра. Бәркә хан вакытында дәүләтнең алдагы үсешенә йогынты ясаган өч зур сәяси вакыйга була. Беренчедән, Алтын Урда гамәлдә Монгол империясеннән сәяси бәйсезлек ала. Икенчедән, Бәркә хан ислам динен кабул итә һәм аның Алтын Урдада таралуына тырышлык куя. Өченчедән, 50 нче еллар ахырында Алтын Урдада һәм аңа бәйле дәүләтләрдә халык санын алу үткәрелә, баскаклар, рәисләр куела.

1266 елда Бәркә үлгәч, тәхет Мәнгүтимергә күчә. Бу вакытта Алтын Урда (Җүчи) акчалары сугыла башлый. Халыкара икътисад һәм сәяси элемтәләр киңәя. Әзәрбайҗан, Византия, Литвага уңышлы походлар оештырыла. Мәнгүтимер Мисыр белән дустанә мөнәсәбәттә тора. Ләкин 1282 елда, Мәнгүтимер үлгәч, Алтын Урдада фетнәләр һәм хакимият өчен көрәш башлана һәм 20 елга якын дәвам итә.


Пайцза. XIII–XIV гасырлар

1291 елда Алтын Урда хакимиятенә Туктай (Мәнгүтимернең улы) килә. Ул идарәсенең соңгы елларында илдә бердәм хакимият торгыза, кайбер урындагы идарәче һәм кенәзләрнең аерылып чыгу омтылышларын бастыра ала. Ләкин аның үлеменнән соң, 1312 елда хакимият өчен көрәш тагын кискенләшә. Шул көрәш барышында тәхеткә, берничә дәгъвалаучы арасыннан, Мәнгүтимернең оныгы Үзбәк килә. Ул хакимлек иткән (1312 – 1342 еллар) чор – Алтын Урданың хәрби, икътисади һәм мәдәни яктан бик куәтле вакыты. Үзбәк хан вакытында Алтын Урда Евразиядәге иң көчле дәүләтнең берсе була. Бу вакытта актив рәвештә шәһәрләр төзелә, халыкара элемтәләр ныгытыла, дәүләт идарәсе үзәкләштерелә, мәдәният зур үсешкә ирешә. Ул идарә иткәндә ислам дәүләт диненә әверелә.


Алтын Урда ханы Җанибәк (Үзбәк ханның улы). Н. Фәхретдинованың «Каталон атласы» ндагы (XIV гасыр) рәсемгә карап ясаган реконструкциясе

1342 елда Үзбәк хан үлгәч, Алтын Урда тәхетенә аның улы Җанибәк утыра. Ул идарә иткән чорда (1342–1357 еллар) Үзбәк ханның сәясәте, ягъни дәүләтне ныгыту, шәһәрләр төзү, мәдәниятне үстерү дәвам итә. Җанибәк вакытында Алтын Урданың территориясе киңәйтелә, аерым алганда, Әзәрбайҗан өстәлә.

1357 елда хакимияткә аның улы Бирдебәк килә. Ул 1359 елда үлгәч, Бату ханның турыдан-туры булган нәсел чылбыры өзелә һәм Алтын Урда зур көчкә ия булган чор да тәмамлана.




Туктамыш хан ярлыгы Көек хан мөһере Бөек Көек ханның Папа Иннокентий IVкә хаты, 1246 елның 3–11 ноябре


“Бату, үзенең Идел буендагы җирләрендә бер урынны сайлап алып, анда шәһәр төзи һәм аны Сарай дип атый... Сәүдәгәрләр аңа (Батуга) һәрьяктан товар ташыганнар... Рим солтаннарына (кече Азиядән сәлҗүк нәселе хакимнәре), Сүрия һ.б. илләргә ул ташламалы грамоталар һәм ярлыклар биргән, аңа хезмәткә килгән кешеләрнең берсе дә буш кайтмаган”.

Фарсы тарихчысы Җүвәйни, XIII г.

“Ул озын, ятак кебек киң, тулысынча алтын белән йөгертелгән тәхеттә утыра, Бату белән янәшә бер хатын-кыз да бар... Кумыс һәм зур алтын, көмеш савытлар куелган эскәмия керә торган урында тора”.

Көнбатыш Европа сәяхәтчесе Г. Рубрук, XIII г.

“Ул (Бәркә) Чыңгыз хан нәселеннән беренче булып ислам динен кабул иткән; (дөресрәге) аңа кадәр кемнең дә булса мөселман булганлыгы турында әйтүче булмады. Ул мөселман булгач, халкының күпчелеге ислам кабул итә”.

Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри, XIV г.

“Аның хәзерге солтаны Үзбәк хан анда (Сарайда) мәдрәсә төзеткән, чөнки ул фәнгә һәм фән кешеләренә нык бирелгән... Үзбәк дәүләт эшләренең асылына гына игътибар итә, эш барышындагы вак-төякләргә әһәмият бирми”.

Гарәп галиме әл-Умари, XIV г.

“Үзбәк хан үлгәч, Җанибәк хан була. Бу Җанибәк – мөселман хакимнәре арасындагы гаҗәеп кеше. Ул галимнәрне һәм белемле, тәкъва, ахирәтне дөньядан өстенрәк күрүче һәркемне нык хөрмәт иткән...

Җанибәк үлгәч, барлык ханзадәләр һәм әмирләр Бирдебәкне хан итеп куялар. Бирдебәк кырыс, начар, кара эчле, әшәке кеше була... Ул ике елдан артык идарә итми. Бирдебәк Сәин хан (Бату хан) нәселенең турыдан-туры чылбырының соңгы кешесе була. Аннан соң Дәшти Кыпчакта Җүчинең башка уллары патшалык иткән”.

Хивин ханы һәм тарихчы Әбел-Гази, XVII г.

Тарихчылар хезмәтеннән:

“Батуның Көнбатышка бөек походын дөресрәк итеп бөек кавалерия рейды, ә Рус дәүләтенә походын һөҗүм дип атап булыр иде. Монголларның Рус дәүләтен басып алулары хакында сүз дә булмаган. Гарнизоннарын куймыйлар, үзләренең даими хакимиятен урнаштыру хакында уйламыйлар да. Поход тәмамлангач, Бату Иделгә китә һәм үзенең ставкасы булган Сарай шәһәренә нигез сала... 1251 елда Александр Батуның Урдасына килә, аның белән дуслаша, аның улы Сартак белән туганлаша, нәтиҗәдә, ханның уллыкка алган баласы санала. Урда һәм Русның берләшүе кенәз Александрның ватанпәрвәрлеге, фидакарьлеге ярдәмендә тормышка аша”.

Л.Н. Гумилев

“Нәкъ менә 1243 елда Бөек кенәз Ярослав урыслардан беренче мәртәбә һәм беренче булып монгол ханы ставкасына кенәз ярлыгы алырга бара. Бу фактлар Алтын Урда исеме алган яңа дәүләтнең 1243 ел башында төзелгәнлеге хакында сөйли”.

В.Л. Егоров

“Алтын Урданың кодрәте ныгу, һичшиксез, Үзбәк хан шәхесе, аның күренекле оештыру сәләте, тулаем алганда, дәүләт һәм сәясәт эшчәнлеге белән бәйле”.

Р.Г. Фәхретдинов