Алтын Урда

Алтын Урданың территориясе, иҗтимагый төзелеше, икътисади тормышы

Алтын Урда (бер үк вакытта аның гарәп-фарсы географик һәм тарихи әдәбиятында “Җучи Олысы”, “Дәшти Кыпчак” дигән атамалары да бар), гомуми мәйданы буенча, урта гасырдагы иң зур дәүләт була.


Мәчет шәһәрлеге. Мавзолей

Көнчыгышта аның чиге Иртеш буйлап көнбатыш Алтай тау итәгенә, көньякта Дербент тарлавыгы буйлап Кавказга, көнбатышта Дунайның түбән агымына, ә төньякта Болгарга кадәр җитә. Дәүләт ике зур өлешкә бүленә. Дәүләтнең көнбатыш өлеше (Идел буе, Кырым, Төньяк Себер) Ак Урда дип атала һәм шәһәр культурасы үзәге була. Дәүләтнең көнчыгыш өлеше (көнбатыш Казахстан һәм Урта Азиянең төньяк өлеше) Күк Урда дип атала һәм күчмә тормыш үзәге була. Алтын Урданың этник нигезен Көнчыгыш Европа, Көнбатыш Себер һәм Арал-Каспий регионнарының төрки телле кабиләләре: кыпчаклар, болгарлар, огузлар, хәзәрләр, биредә өлешчә монголларга кадәр үк яшәгән һәм шулай ук Бату хан гаскәре составында да булган төрки телле татарлар тәшкил иткән. Монголлар үзләре күпсанлы төрки кабиләләр тарафыннан бик тиз ассимиляцияләшкәннәр.


Түбән Иделдә Алтын Урдадан калган мәһабәт бина хәрабәләре. Билгесез рәссам рәсеме XVIII г.

Алтын Урда – алга киткән урта гасыр феодаль дәүләте. Дәүләт башында Җүчи нәселеннән булган хан торган (шунлыктан аларны Җүчиләр дип йөрткәннәр). Хан җитәкчелегендә хан нәселеннән (угыллары, абый-энеләре, һ.б. туганнары ) һәм югары даирә кешеләре, рухи һәм хәрби аксөякләрдән торган диван (дәүләт советы) булган. XIV гасыр ахырында шушы аксөякләр арасыннан “карачы бәк” атамасы алган дүрт кенәз (Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак) исемнәре аерылып тора башлаган. Алар дәүләт һәм сәясәт эшләрендә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Халык һәм хөкүмәт белән идарә итү эшләре башында вәзир торган. Дәүләт советында сәркәтип вазифасын башкаручы битекче булган. Илдә хәрби идарә хан армиясенең гаскәр башлыгы булган бәкләр бәге тарафыннан тормышка ашырылган.


Алтын Урданың дәүләт эшләрендә түбәндәге вазифаларны башкаручыларның өлеше зур булган: бакаул (гаскәр бүленеше, гаскәр торышы өчен җавап биргән), баскаклар һәм даруга бәкләре (хан идарәсенең ясак һәм салым җыюга җаваплы булган хәрби һәм гражданнар вәкилләре), илче, тамгачы (таможнячы), каравыл (күзәтче), ямчы (ямщик, почта йөртүче), тоткаул (застава) һ.б.

Дини эшләрне алып баручылар: мөфти – барлык мөселманнарның җитәкчесе, казый – мөселманнар хөкемдары, шәех – рухи остаз, һ.б.

Халык арасында хөкем эшләрен башкару яргучлар дип йөртелгән хөкемдарлар тарафыннан башкарылган.

Алтын Урдада гаскәр туплау, аның төзелеше һәм, гомумән, хәрби осталык Чыңгыз хан үрнәгенә нигезләнеп оештырылган. Чыңгыз хан армиясендәге кебек үк Алтын Урда гаскәре дә уң һәм сул як канатка бүленгән һәм алар үз чиратында төмәнгә, меңнәргә, йөзләргә, уннарга бүленгән. Бу хәрби бүлекләрнең башында угланнар, төмәнчеләр, меңчеләр, йөзчеләр, унчылар торган.

Гаскәр, нигездә, ополчениедән торса да, даими гаскәр частьлары да булган (хан дружинасы, ханзәдә-угланнар дружинасы, эре кенәз-әмирләр дружинасы, һ. б).

Гаскәр сан ягыннан төрле вакытта төрлечә була. XIV гасырның беренче яртысында, ягъни Алтын Урданың көчле вакытында, гаскәрдә 200 меңнән артык кеше исәпләнгән.



Алтын Урда халкының төп хуҗалык эшчәнлеге терлек асраучылык һәм игенчелек булган.Терлек асраучылык дәүләтнең башлангыч чорында үсеш алган була, соңрак исә аның белән Алтын Урданың күчмә халыклары, ә игенчелек белән культуралы игеннәр үстерүгә җайлашкан утрак тормышлы халыклар (Кырым, Болгар, Хәрәзем) шөгыльләнә. Соңыннан игенчелек дәүләтнең үзәк олысларында да киң таралыш ала (Урта һәм Түбән Идел). Дәүләт икътисадында сәүдә, бигрәк тә халыкара транзит сәүдә, мөһим урын алып тора. Шундый сәүдә үзәкләре булып Сарай-Бату, Сарай-Бәркә, Болгар, Хаҗитархан (Әстерхан), Сарайчык (Җаек елгасы), Солхат (Кырым) шәһәрләре торган. Сәүдә географиясе шактый киң булган. Көньякта һәм Көнчыгышта – Мисыр, Һиндстан, Кытайга кадәр булган киң мөселман дөньясы; Көнбатышта – Польша, Венгрия, Италия, Пенсильвания һ.б. Европа илләре.

Һөнәрчелек киң үсеш алган. Алтын Урда шәһәрләрендә монументаль архитектура, балчыктан савытлар ясау, кара һәм төсле металлургия, акча сугу, тире эшкәртү кебек һөнәрләр алга киткән.

Балык тоту (эре осетр балыклары һәм кара уылдык), аучылык һөнәре (дәүләтнең төньяк олысларында) киң таралган була.


Хөсәен бәк төрбәсе. Башкортстан, 1342 ел.
Үзбәк хан мәчете. Кырым, XIV г. Болгарда Кече манара һәм хан төрбәсе, XIV г. Болгарда Кара Пулат, XIV г. Балчык савытлар ясый торган мич.

Документлардан:

“Бу – төрле җәнлекләр һәм төрки кабиләләр белән тулып торган, һәрьяктан чикләнеп алынган, күләме ягыннан бик зур, суы чиста һәм һавасы саф булган татар өлкәсе. Аның кешеләре – (чын) ирләр, сугышчылары – (бик оста) укчылар. Аларның телләре бик матур, ә үзләре камил дәрәҗәдә чибәрләр”.

Гарәп тарихчысы һәм сәяхәтчесе
Ибне Гарәбшаһ, XV гасырның беренче яртысы

“Минем – Тимеркотлыкның сүзе: уң канаттагы, сул канаттагы угланнарга, Идегәй төмән кул астындагы меңнәр, йөзләр, уннарның бәкләренә; эчке халыклардан булган даругачларга, казыйларга, ( мөфтиләргә), шәехләргә, суфыйларга, пулат язып баручыларына, тамгачыларга, илчеләргә, күзәтчеләргә, тоткаулларга, ямчыларга, көймәчеләргә, күперчеләргә, базар халкына...”

Алтын Урда ханы Тимеркотлык ярлыгыннан

“Корал, кимендә, ике-өч җәя, уклар белән тулы булган өч зур ук кыны, бер балта һәм коралларны тарттырыр өчен баудан гыйбарәт булырга тиеш. Байларның бераз кәкрерәк һәм үткен очлы, бер яктан гына кисә торган кылычлары; коралланган атлары; балтыр япмалары; шлем һәм көбәләре булган”.

Монах-францисканец, путешественник
Плано Карпини, XIII в.

Тарихчы шаһәдәтнәмәсеннән:

“Армиядәге тәртипкә килгәндә, Адәм вакытыннан алып бүгенге көнгәчә, шундый ук гаскәр булган, дигән хәбәр бер генә тарихи чыганакта, яки китапта да юк. Татар гаскәриләре чыдам, түземле, намуслы, хәрби җитәкчегә уңышка ирешкәндә дә, уңышсызлыкка тарыганда да, буйсыналар. Алар моны бүләк, ниндидер отыш алыр өчен, яки югарырак дәрәҗә өмет итеп эшләми. Бу – иң яхшы хәрби тәртип”.

Хивин ханы һәм тарихчы Җүвәйни, XVII г.

Шаһит сүзләреннән:

“Бу җирдә атлар гадәттән тыш күп, һәм алар тик торалар... Алар ат ите белән тукланалар; бу якларда алар безнең җирләрдә сарыклар кебек (шулай ук күп), мөгаен күбрәктер дә”.

Гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута, XIV г.

“Сәяхәт вакытында миңа бик күп атлар алып барган бай сәүдәгәрне күрергә туры килде, алар белән бөтен дала тулган иде... Икенче төр хайваннар – зур һәм матур үгезләр. Алар шулкадәр күп, бу терлекләр белән безнең күпчелек мал сую урыннарын тәэмин итәләр... Өченче төр йорт хайваны – ике өркәчле дөяләр... Һәм, ниһаять, дүртенче төр хайваннар – гадәттән тыш зур бәрәннәр.

Аларның җирләре бик уңдырышлы. Бодай эре бөртекле, еш кына илле, йөз мәртәбә артык уңыш алалар”.

Венеция сәяхәтчесе һәм сәүдәгәр
Иосафат Барбаро, XV г.

Тарихчылар хезмәтеннән:

“XVI гасыр урталарына кадәр Алтын Урданың элекке бөтен территориясендә уртак әдәби тел булган. Соңрак, күп кенә нугай компонентларын үз эченә алган кырым әдәби теле, госманлы теле басымы астында, үзендә огуз чалымнарын булдыра. Казан татарларының теле күбрәк Алтын Урда вакытындагы төрки-татар элементларын саклап калган...

XIV гасыр башында Ибне Баттута Үзбәк хан сараенда дистәләрчә термин язып алган, алар арасында берсе дә монголча түгел”.

М.Г. Госманов

“Монголларның (ягъни алтын урдалыларның) идарә итү системасы үзгәрмәгән, чөнки аны урыс кенәзләре уңайлы һәм нәтиҗәле дип саныйлар. XIV гасыр ахыры һәм XVI гасыр башында салым түләү һәм армия оештыру буенча бөек кенәз системасы шул монгол принциплары нигезендә булдырыла”.

Г. Вернадский

“Ил белән (Алтын Урда) идарә итү өлкә хакимнәре кулында була. Һәм алар үзәк аппаратка – дүрт олыс әмиреннән торган совет – диванга буйсынучы үзәк администрация белән тыгыз элемтәдә торганнар. Хәрби-сәяси эшләр белән бәкләр бәге шөгыльләнгән, халык белән эшләү, дөресрәге, сәяси-икътисади мәсьәләләрне вәзир хәл иткән”.

М.Г. Сәфәргалиев

“Алтын Урда дәүләтен феодаль монархия дип атарга була. 1227 елдан (Җүчи үлгән ел) 1359 елга кадәр Бату йортында булган хан хакимияте чын мәгънәсендә күчмә, ярымкүчмә халыклар һәм Дәшти Кыпчак, Түбән Идел, Болгар, Кырым, Хәрәземдә утрак тормыш алып баручы феодаллар хакимияте була. Бу феодаль аксөякләрнең югары хакимнәре шул вакыттагы хан нәселеннән булганнар һәм дәүләттә зур вазифалар (хәрби һәм гражданлык) башкарганнар”.

Б.Д. Греков, А.Ю. Якубовский