Алтын Урда

Алтын Урда мәдәнияте һәм шәһәр төзелеше


Энҗеләр белән эшләнгән чылбыр. Алтын Урда, Кырым. XIV гасырның беренче яртысы. Дәүләт Тарих музее. Мәскәү Җүчи көмеш тәңкәләре, XIV г. Билбау җыелмасы кисәкләре (алтын, сердолик) Хатын-кыз баш киеме бизәкләре (алтын, кыйммәтле ташлар), XIV г. Күн билбауга көмеш каплама, XIV г. Җүчи Олысы. XIII г. Алтын. Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы

Алтын Урданың материаль культурасында монументаль архитектура әһәмиятле урын алып торган (Болгардагы биналар, Кырымда Үзбәк хан мәчете, Сарай-Бату, Сарай-Бәркә шәһәрләрендә казу эшләре барышында табылган хакимият һәм шәхси корылмалар калдыклары). Алтын Урда чорында шәхси архитектура мәктәбе булган һәм анда мозаика, майолика сәнгате зур үсеш алган.

Филактерий. Алтын Урда, Кырым. XIVгасырның беренче яртысы. Дәүләт Тарих музее. Мәскәү Билбау җыелмасы кисәкләре, XIV г. Атны бизәү өчен кулланылган асылмалы көмеш тәңкәләр. Алтын Урда, Төньяк Кара диңгез буе, XIV г. Филактерий. Алтын Урда. XIV гасырның беренче яртысы. Алтын. Дәүләт Тарих музее. Мәскәү Мозаика белән бизәлгән мәчет эче.

Зәркәнчелек, кара һәм төсле металлургия, балчык савытлар эшләү, күн эшкәртү, ташка чокып ясау зур үсеш ала.


XIV гасыр шагыйре Сәйф Сараи. Н.Фәхретдинова эше

Бәркә вакытында ислам кабул итү һәм Үзбәк чорында аны дәүләт дине дип игълан итү рухи, гыйльми үсешкә зур йогынты ясый. Халык мәктәп-мәдрәсәләрдә белем ала. Мәгърифәтнең алга китүе Алтын Урдада Көнчыгыш шигърияте – Фирдәүси, Рудаки, Гомәр Хәйям, Низами һ.б. шагыйрьләрнең әсәрләре таралуга булышлык итә. Фарсы-таҗик әдәбияты йогынтысында Алтын Урда шигърияте дә үсеш ала. XIV гасыр – татар әдәбияты чәчәк аткан вакыт. Бу чорда Сәйф Сараи (“Гөлстан”, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” поэмалары), Котб (“Хөсрәү вә Ширин”), Харәзми (“Мәхәббәтнамә”), Рабгузый (“Кыйссаи Рабгузый”) һ.б. шагыйрьләр зур танылу ала.

Алтын Урда шәһәрләрендә кайбер фәннәр (медицина, астрономия, геодезия) үсеш ала. Бу хакта археологик казу эшләре вакытында табылган медицина инструментлары, квадрант, астролябия һ.б. табылдыклар сөйли.

Шәһәр төзелеше югары дәрәҗәдә алып барыла һәм берничә этапка бүленә:

I. Һөҗүмнәр вакытында җимерелгән иске шәһәрләрне торгызу (XIII гасырның 40 нчы еллары).

II. Бату хакимлек иткәндә (XIII гасырның 50 нче еллар башы) Урта һәм Түбән Иделдә шәһәрләр төзи башлау.

III. Бәркә вакытында (XIII гасырның 50 нче еллар уртасы–60 еллар уртасы) шәһәрләр төзү эшенең җанлана төшүе.

IV. Үзбәк һәм Җанибәк ханнар вакытында Алтын Урдада шәһәр төзелеше һәм архитектураның югары дәрәҗәгә ирешүе (XIV гасырның беренче яртысы).

V. Шәһәр төзелешенең акрынлап кимүе һәм үзара ызгышлар чорында туктатылуы (XIV гасырның 60–70 елларыннан башлап, 1395 елга кадәр).

Алтын Урданың иң зур шәһәрләре – Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә.

Сарай-Бату (нумизматик мәгълүматлар буенча, Сарай әл-Мәхрусә, гарәпчәдән Аллаһ тарафыннан сакланылучы Сарай дип тәрҗемә ителә) – дәүләтнең беренче башкаласы, XII гасырның 50 нче елларында, Бату хан вакытында төзелгән. XIV гасырда Сарай-Бату Евразиядәге иң эре шәһәрләрнең берсе була (халкы 100 меңгә якын булган дип исәпләнелә)*. 1395 елда Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан нык җимерелә. XV гасыр уртасында, Алтын Урда таркалгач, яшәүдән туктый.

Сарай-Бату архитектура майоликасы, XIV г.

Шәһәрнең калдыклары 1587 елда патша Федор Иванович күрсәтмәсе белән сүтеп ташлана. Күрсәтмәдә “Алтын Урда пулатларын җимереп, анда шәһәр төзергә”, ягъни Әстерхан шәһәрен төзергә боерыла. Сарай-Батуның калдыклары – хәзерге Әстерхан өлкәсенең Актүбә (Иделнең зур тамагы) шәһәрендә.

Сарай-Бәркә (нумизматик мәгълүматлар буенча, Сарай әл-Җәдид, гарәпчәдән Яңа Сарай дип тәрҗемә ителә) – дәүләтнең икенче башкаласы. Шәһәр Бәркә хан вакытында төзелә башлый. XIV гасырның беренче яртысында, Үзбәк хан вакытында шәһәр югары үсешкә ирешә һәм хан аны башкала итеп билгели. Сарай-Бәркә Сарай-Батудан ерак түгел, Актүбәдән бераз өстәрәк. Алтын Урданың иң зур шәһәрләренең берсе буларак, ул илнең сәяси һәм икътисади тарихында, мәдәниятендә тирән эз калдырган. 1395 елда Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан тулысынча җимерелә һәм башка торгызылмый. Аның калдыклары – Актүбәнең уң як ярында, хәзерге Волгоград өлкәсендә.

Ике башкаладан тыш, Алтын Урдада 150 гә якын шәһәр, эре һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, бай культуралы матди һәм рухи үзәкләр булган. Алар арасыннан түбәндәге эре шәһәрләрне, акча сугу үзәкләрен атап үтәргә була: Гөлстан, Болгар, Үкәк, Бәлҗәмин (Идел буе), Үргәнеч (Хәрәзем), Сарайчык (Җаек елгасы, ягъни Урал), Солхат, Кафа, Кырык Ир (Кырым), Мәҗәр (Төньяк Кавказ), Ак кирмән, Шәһәр әл-Җәдид (Днепр һәм Днестр бассейннары), Искәр, Төмән (Көнбатыш Себер) һ.б. шәһәрләр. Алтын Урдада барлыгы 32 шәһәр – акча сугу үзәге булган.


Алтын Урда Биләр керамикасы

Шул заман кешесе хәбәреннән:

“Сарай (сүз Сарай- Бәркә турында бара) – матур базарлары һәм киң урамнары булган, бик зур һәм матур шәһәрләрнең берсе, кешеләр белән тулып тора”.

Гарәп сәяхәтчесе ибн Баттута, XIV г.

“Ул, ягъни Сарай (Сарай- Бәркә) бөек шәһәр, анда дини-тәкъвалык йортлары, базарлар, мунчалар, товарлар кабул итә торган урыннар бар”.“Сарай – Туран (Идел) елгасы буендагы, Бәркә хан тарафыннан төзелгән шәһәр. Ул солончак җирендә(ята), диварлары юк. Патша зур сарайда утыра, аның түбәсенә алтын ярым ай куелган... Сарай һәм әмирләр яши торган йортлар диварлар белән әйләндереп алынган”.

Гарәп галиме әл-Гомәри, XIV г.

“Сарай (Сарай- Бату) фәнни һәм хәйриячеләр үзәге булып тора. Кыска гына вакыт эчендә анда мәрхәмәтле һәм сәламәт фикерле галимнәр, тел белгечләре, осталар, танылган бөек шәхесләр туплана. Мисырда да бу хәтле затлы кешенең бергә җыелганы юк”.

Гарәп тарихчысы һәм әдәбиятчы
Ибне Гарәбшаһ, XV г.

XIX гасырның беренче яртысында Сарай-Бәркә хәрабәләрен сурәтләүдән:

“Таш йортлардан калган гаҗәеп хәрабәләр. Алар Безродное авылыннан башланып, Югары Актүбәгә кадәр, 70 чакрымгача сузылганнар. Бу хәрабәләр урыны белән еш, урыны белән сирәк, яки киң һәм биек, яки кечкенә һәм бик үк әһәмиятле түгел, ләкин һәр җирдә кирпеч, кызыл балчык һәм известь. Пришиб авылыннан Колобовщина авылына кадәр булган 15 чакрым арада хәрабәләр тоташ һәм күп урында бик зур”.

Туган якны өйрәнүче А.Леопольдов,
Саратовтан, XIX гасырның беренче яртысы.

Тарихчылар фикере:

“Хәзергәчә билгеле булган чыганаклар Алтын Урда дәүләтен үз вакыты өчен югары дәрәҗәгә ирешкән утрак шәһәр культуралы дәүләт буларак таныталар.Күчмә һәм утрак шәһәр тормышы икесе янәшә була алмый, дигән фикер киң таралган булса да, бу хаклыкка туры килми. Һөнәрчелек һәм сәүдәнең алга китүе – нәкъ менә дала һәм шәһәрләрнең тыгыз берлеге нәтиҗәсе, бу үз чиратында, Алтын Урданың ныклы икътисади потенциалын булдыра һәм дәүләтне кодрәтле итә”.

В.Л. Егоров

“Гаять зур территорияне алып торган Алтын Урда шәһәрләренә сәяхәттән соң шундый нәтиҗәгә киләсең: бу – урта гасырның югары үсеш алган дәүләте һәм шәһәрләр иле”.

Р.Г. Фәхретдинов

“Сарай-Бәркәдә металлургия сәнәгате булганлыгы мәгълүм. Биредә металлдан шәһәр халкы һәм авыл хуҗалыгы өчен кирәкле һәр нәрсә эшләнгән. Шулай ук Сарай-Бәркә сәнәгатендә керамик әйберләр җитештерү остаханәләре зур роль уйнаган. Биредә сарайлар, кәрвансарайлар, мәчет-мәдрәсәләр, мавзолейлар һәм башка биналар төзелеше өчен кирәкле чималлар эшләп чыгарылган; төрле төстәге калын ялтыравык йөгертелгән (ак, зәңгәр, фирүзә, яшел), яки бизәкләр төшерелгән кирпечләр һәм шушы ялтыравыкның үзен җитештергәннәр”.

А.Ф. Якубовский

“Гидротехник корылмаларның камиллеге безне шаккатырды, бигрәк тә аларның Үзбәк һәм аның варисы Җанибәк вакытында төзелүе. Чынлыкта да, бу чорда Алтын Урданың башкаласы һәм инженерлары белән мактанырлыгы булган”.

Ф.В. Баллод

“Алтын Урда Урта Азия, Иран һәм Кавказ арты белән элемтәдә торса да, аның үзенең югары дәрәҗәдәге нәфис керамика стиле булдырылган”.

Г.А. Федоров-Давыдов

“Шагыйрь (Сәйф Сараи) урта гасыр әдәбиятына хас булган назыйрә (охшату), газель (мәдхия), робагый (дүрт юллыклар), кыйтга (кыска шигырь) һ.б. күп шигъри жанрларны бик оста кулланган”.

Х.Ю. Меннегулов


Көмештән ясалган хушбуй савыты Селадоннан солонка, Кытай Калын ялтыравык йөгертелгән керамика, Алтын Урда, XIV г. Калын ялтыравык йөгертелгән керамика, Алтын Урда, XIV г. Калын ялтыравык йөгертелгән керамика, Алтын Урда, XIV г. Бизәкләп эшләнгән көзге, Алтын Урда, XIII–XIV гасырлар

* Париж, Рим, Амстердам кебек Европаның эре шәһәрләрендә халык саны 60 меңнән артмаган.