Алтын Урда

Алтын Урданың таркалуы

Бирдебәк үлгәннән соң, Алтын Урдада фетнәләр һәм үзара ызгышлар чоры башлана. 1359 елдан 1380 елгача 25 хан алышына, аларның кайберләре бары тик берничә ай гына патшалык итеп кала. Мондый тынычсызлык дәүләтнең какшавына китерә. 1346 елда Алтын Урдада таралган чума авыруы да дәүләтнең көчсезләнүенә йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә Җүчи олысы халкы өчтән бер өлешкә кими. Сәяси һәм икътисади яктан көчсезләнү хәрби көчсезлеккә китерә. 1380 елдагы Куликово сугышы моның ачык мисалы булып тора. Бу сугышта Мамай төмән Дмитрий Донской гаскәре тарафыннан җиңелә. Бу Алтын Урда армиясенең, дәүләт төзелгәннән башлап, беренче зур җиңелүе була.


Туктамыш хан кызының мавзолее, Кырым, 1434 ел

Хакимияткә 1380 елда Җүчи нәселеннән булган Туктамыш килгәннән соң, дәүләттә тотрыклылык билгеләре күренә. Алтын Урда тәхетенә утыргач, Туктамыш үзәк хакимиятне ныгыта башлый. Мәсәлән, ул 1382 елда Мәскәүгә поход ясый һәм Дмитрий Донскойны аның хакимлеген танырга мәҗбүр итә. Тик бу вакытта аның элекке яклаучысы Аксак Тимер (Тимерлан) – Урта Азия Тимериләр дәүләте хакиме – белән мөнәсәбәте кискенләшә һәм бу алар арасында сугыш чыгуга сәбәп була. Ике арадагы хәлиткеч сугыш 1395 елда Терек елгасы үзәнендә була. Туктамыш җиңелә һәм төньякка китә. Аның артыннан куып барган Аксак Тимер Алтын Урданың Сарай-Бәркә, Гөлестан, Үкәк һ.б күп шәһәрләрен җимерә.

Алтын Урданы соңгы мәртәбә сәяси һәм хәрби яктан торгызырга омтылучы – легендарь шәхес кенәз Идегәй.


Идегәй

1397-1411 елларда ул – Алтын Урданың гамәлдәге хакиме. Идегәй идарә иткәндә, үзәк хакимият ныгытыла, уңышлы походлар оештырыла һәм халыкара файдалы килешүләр төзелә. 1419 елда, аның вафатыннан соң, Алтын Урданың таркалуы котылгысыз була һәм XV гасыр уртасына кадәр яңа дәүләтләр төзелә: Казан ханлыгы (1445 ел), Кырым ханлыгы (1443 ел), Себер ханлыгы (1429 ел), Әстерхан ханлыгы (1459 ел), Нугай Урдасы (1430 ел), Олы Урда (1433 ел).

Тарихчылар фикере:


Туктамыш хан ярлыгы

“Үзенең гаскәре белән дәүләт милке булган җирләрне аркылыга-буйга йөреп чыккан Тимер 1395-1396 елларда Алтын Урда шәһәрләренә соңгы җимергеч удар ясый. Бу хәлдән соң, бик күп шәһәрләр дала уртасында хәрабә хәлендә калалар”.

В.Л. Егоров

“Көнчыгыш олыслары Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәд хакимлегеннән аерылганнан соң, аның чикләрендә Дәшти Кыпчактагы Җүчи олысының бары тик бер өлеше генә кала һәм анда ул вакытта яңа дәүләтләр берлеге оеша башлый: Казан, Кырым, һәм Әстерхан ханлыклары. Алар Алтын Урдадан аерылгач, соңгы татар дәүләте – Олы Урда формалаша һәм ул яңа төзелгән дәүләтләрдән үзенең әһәмияткә ия булган территориясе белән аерылып тора”.

М.Г. Сәфәргалиев

“Кайчандыр кодрәтле һәм шөһрәтле булган АлтынУрда дәүләтенең бөтенләй таралып китү сәбәпләренең кайберләре: ике мәртәбә табигый афәт килеп, шактый халыкны кыра; Аксак Тимер яу белән килеп, иң эре калаларны, башка мәдәни үзәкләрне җимерә һәм шуның нәтиҗәсендә миллионнан артык кеше һәлак була, яки әсир төшә; Рус дәүләте көчәеп китә һәм Алтын Урда эшләренә тыкшына башлый (Куликово сугышы һәм башка төрле сәяси вакыйгалар); ниһаять, бернинди сәбәпсез-нисез купкан фетнә, тәхет бүлешә алмыйча үзара низагълашу, эре җир биләүчеләрнең берөзлексез тарткалашу-ызгышулары”.

Р.Г. Фәхретдинов