Татарстан 1946–1990 нчы елларда
Татарстан республикасының икътисади картасы
Ленин күпере (Куйбышев сусаклагычын тутырыр алдыннан)
Сугыш елларында республиканың сәнәгать потенциалы шактый арта. Эвакуацияләнгән предприятиеләрнең күбесе Казанда, яки башка шәһәрләрдә кала. Сәнәгатьнең традицион өлкәләре булган: тимер эшкәртү, мех, күн, аяк киемнәре, химик реактивлар җитештерү белән беррәттән яңалары да оеша. Приборлар төзү, самолет һәм вертолетлар чыгару, хисаплау техникасы, полиэтилен җитештерү бигрәк тә зур тизлек белән үсә. Беренче нефть 1943 елда ук чыгарылса да, нефть чыгару тармагы тулы көченә 50 нче елларда гына эшли башлый. 70 нче елларда Татарстан СССР ның башка республика һәм өлкәләренә караганда күбрәк, төгәлрәк әйткәндә, ел саен 100 млн. тонна нефть тапшыра.
Республиканың төп нефть ятмалары булган көньяк-көнчыгышында яңа сала һәм шәһәрләр – Әлмәт, Лениногорск, Җәлил һ.б үсеп чыга. 70 нче еллар башында Кама буенда илнең иң эре заводларыннан булган Яр Чаллыда йөк машиналары җитештерүче, Түбән Камада ясалма каучук һәм автомобиль шиннары җитештерүче заводлар барлыкка килә. Алардан ерак түгел генә Түбән Кама гидроэлектростанциясе корыла. Авыл хуҗалыгына яңа технологияләр кертелә.
КамАЗ ны төзү. Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше
Шул ук вакытта сәнәгатьнең зур тизлек белән үсүе, авыл хуҗалыгын интенсивлаштыру экологиягә начар йогынты ясый: атмосферага начар матдәләр тагын да күбрәк чыгарыла, елга-күлләр, хәтта җир асты сулары да пычрана, кайбер үсемлек төрләре юкка чыга. Һәм әлбәттә, боларның һәммәсе кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Алга киткән замана техникасының табигатькә китергән зыянын күпмедер дәрәҗәдә киметү иң мөһим проблемаларның берсе булып тора. Актив каршы тору нәтиҗәсендә Кама атом электростанциясе һәм Казан янында аксым препаратлары заводы төзелми кала.
Казан циркы төзелешендә | Беренче майда Казан, 1950 нче еллар ахыры–1960 еллар башы | Яңа районнар төзү | Минтимер Шәймиев Татарстанның бәйсезлеге референдумында тавыш бирә |
Бакый Урманче – танылган татар сәнгать остасы, сынчы | Татарстан Республикасы Премьер-министры М.Г. Сабиров һәм Россия Федерациясе Премьер министры В.С. Черномырдин килешүгә кул куйган вакытта, Казан шәһәре, 1993 ел | Драматург Туфан Миңнуллин | Сәлимҗанов Марсель Хәким улы. Татар театр эшлеклесе, режессер, СССР ның халык артисты |
Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге турында декларация. 1990 ел
М.Ш. Шәймиевнең 1996 елда Президент вазифасына керешү тантанасы