Һуннар һәм халыкларның Бөек күчеше

Великое переселение народов
ҺУННАР ҺӘМ ХАЛЫКЛАРНЫҢ БӨЕК КҮЧЕШЕ

Моннан 1600 еллар элек, безнең эраның IV гасыры азагында, 375 елда халыкларның Бөек күчеш чоры башлана. Көнбатыштан, Балтыйк буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә һәм үзләренең юлында көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагын да көчлерәк агымы белән кара-каршы очраша. Бер-берсе белән очрашкач, алар үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Өстенлек күчмәләр – һуннар ягында була. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.

Хуннский всадник. Китайское изображение.
Һун җайдагы.
Кытай рәсеме

Халыкларның Бөек күчеше антик дөньядагы колбиләүчелек строен юкка чыгара. Евразия тарихында яңа тарихи чор башлана – феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Колбиләүчелек строеның юкка чыгуы баштарак антик цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр иске, вакыты үткән мөнәсәбәтләрне кысрыклап чыгара. Яңа, беренчел феодализм чоры башлана.

Һуннар – б. э. к. IX гасырдан ук мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар шул чордагы Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, б. э. к. II гасырда башында Баһадур (Модэ) торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, каршылыклар ныграк кискенләшкән һәм күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, иң зур күпчелеге, арырак, көнбатышка, көньяк Уралга таба юлын дәвам иттергән.

Мезолитическая кремневая трапеция с низовий р.Камы
Һун җайдагы

Менә шушы һуннар IV гасырда көнбатышка үзләренең атаклы походларын башлаганнар. Алар Иделне кичеп, Азов (Азак) диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр барып җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага килеп кергәннәр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алганнар. Көнбатыш Евразиянең гаять зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа Һун империясе барлыкка килгән.


Һуннар коралы

Тагын 60–70 ел үткән. V гасырның 30 нчы елларында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән Аттила, ә көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлаган. 445 елда Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур өлешенә тулы хакимиятле хуҗа булып калган. Дәһшәтле илбасар һәм талантлы гаскәр башлыгы Аттила 453 елда үлгән. Империя таркалган, аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, славяннар һәм мадьярлар белән кушылып, йотылганнар. Көнчыгыш Европада һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.

Аттила – һуннар башлыгы Папа Лев I нең Аттила белән очрашуы. Рафаэль картинасыннан Аттила Италияне һәм аның сәнгать әсәрләрен җимерә Аттила. Реконструкция

Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның, шул исәптән татарларның да, ерак тарихында зур эз калдырганнар.


Һуннарның бронза
казаннары


Һун казаны


Һуннарның бронза
казаннары. Татар
Сөнчәлесе авылында
табылган


Безнең эраның IV гасырында һуннарның һәм аларга тугандаш кабиләләрнең бер өлеше Урта Идел буена килеп чыгалар. 1980 елда Татарстан җирләрендә табылган һәм тиңе булмаган бронза казаннар шушы һуннар белән бәйле. Далаларда яшәүче төрки телле кабилә башлыкларының хакимлек символы булган казаннар элгәре урта гасыр һуннарының матди мәдәнияте үрнәге булып тора.

Сезнең игътибарга, үзләренең замандашлары калдырган мәгълүматларга таянып, бу ерак чорлардагы күчмәләрнең тормыш-көнкүреше хакында кыскача гына тасвирламалар тәкъдим итәбез. Алар тагын шунысы белән дә кызыклы, һуннар тарихта мәгълүм беренче төрки кабиләләр булып исәпләнәләр.

Грек авторы Аммиан Марцеллинның “Тарих” дигән атаклы язмаларында элгәреге урта гасырда яшәгән бу сугышчан һәм көчле күчмәләргә тасвирлама бирелгән. Автор ул хезмәтне IV гасырның соңгы чирегендә, ягъни һуннар Европа далаларына басып кергән чорда язган.

Марцеллинның язуыннан мәгълүм булганча, һуннарның кигәннәре киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында – кәҗә тиресеннән тегелгән йомшак итекләр. Алар гомер буе күченеп йөриләр һәм аларның туган җирен беркем дә әйтә алмый. Бала ана карынында бер урында ярала, икенче бер җирдә дөньяга килә, тагын да еракта күкрәк сөте имеп тәпи баса.

Һуннар атларга карата аеруча кайгыртучанлык күрсәтәләр. Картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы, көймәле арба тирәсендә, тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре белән мәшгульләр. Ә балачактан ук атта йөрергә күнеккән ир-егетләр һәм үсмерләр җәяү йөрүне хурлыкка саныйлар, һуннар кылыч, авыр очлы ук һәм озын аркан белән коралланганнар. Бик сирәк очракта гына дошман белән кул сугышына чыгалар (андый вакытта алар кылыч кулланалар), ә гадәттә, дошманга ерактан ук яудыралар һәм, чапкан уңайга аркан ыргытып, аны ияреннән тартып төшерәләр.

Тарихчы фикере:

453 елда бөек гаскәр башлыгы һәм илбасар Аттила авырып китә һәм үлә. Аның 70 баласы һәм яшь хатыны кала. Варис хакында сорау туа: Аттиланың барлык уллары да аның урынын алырга тели, ә төп кабиләләр төрле ханзадәне яклап чыгалар. Һуннарның күпчелеге Эллак яклы, ә гепидлар һәм остготлар аңа каршы булалар. Недао (славянча Недава) елгасы янындагы сугышта һуннар тар-мар ителә һәм Эллак һәлак була (454 ел). Һуннарның византиялеләргә каршы сугышырга омтылулары аларны Түбән Дунайда һәлакәткә китерә. Көнчыгышта, Идел буенда аларны сарагурлар тар-мар итә һәм үзенә буйсындыра. Исән калган һуннар Алтайга һәм Иделгә китә”.

Л.Н.Гумилев

Киез ияр орнаменты. Алтай, б.э.к. V гасыр Фибула Золотые пряжки Изделия, выполненные в технике "хунского звериного стиля". Деталь вышивки Фибула Вышитый портрет Нефритовая ажурная пластинка