XVIII гасырда Казан төбәге
Казан шәһәренең һәм Казан губернасы өяз шәһәрләренең герблары. В.С.Турин. 1832 ел
XVIII гасыр – эре реформалар чоры һәм ул Казан төбәгенә турыдан-туры кагыла. Элек Казан сараеның махсус күрсәтмәсе белән идарә ителгән төбәк территориясе 1708 елда яңа оешкан Казан губернасы составына керә һәм бәйсезлеген тәмам югалта. Губерна составына Урта Идел, Түбән Идел һәм Урал буе керә. 1775 елда Казан губернасы 13 өязне үз эченә ала: Казан, Арча, Козьмодемьян, Лаеш, Мамадыш, Царёвококшайск, Цивиль, Чабаксар, Чистай, Спас, Зөя, Тәтеш, Ядрин. Казан губернасының XVIII гасыр ахырындагы административ бүленеше һәм күләме 1917 елга кадәр үзгәрешсез саклана, өстәвенә татар халкы ясалма рәвештә төрле губерналар составына кертелә. Шушы ясалма бүленеш һәм колонизациянең куәтләнүе нәтиҗәсендә XVIII гасыр ахырында татар халкы 40% чамасы гына булган.
Татар мәчете күренеше. В.С. Турин. 1820-1834 еллар | Сарай хәрабәләре һәм Сөембикә манарасы. А. Дюран, А. Раффе. 1845 ел | «Мәскәү һәм Фарсыга сәяхәтне тасвирлау» китабы, А. Олеарий. 1636 ел | Казан шәһәре күренеше. О. Кох. XVII гасыр ахыры |
XVIII гасырда губернаның икътисади үсеше иң элек җитештерүнең өстенлек итүче феодаль төре белән характерлана. XVIII гасырның икенче яртысында сәнәгать үсә башлый. Төбәктә беренче сәнәгать предприятиеләре барлыкка килә. Сәнәгать тармаклары арасында тире эшкәртү (Галанский, Әбсәләмов, Исхаков, Ибраев, Азимов, Йосыпов, Аитов предприятиеләре), сабын кайнату һәм шәм ясау (Хәлфиннар, Замановлар, Гумеровлар, Котеловлар, Лихачевлар һ.б.ларның предприятиеләре), тукыма җитештерү (Микляев, Дряблов, Осокиннар предприятиесе), селитра (Т. Ледаговский предприятиесе), шәрәп-тәмәке, тукыма предприятиеләрен аерып әйтергә була. 1718 елда Казан адмиралтействосы барлыкка килү төбәкнең икътисади үсешенә зур йогынты ясый.
Казанның жалованная грамотасы. XVIII гасырның икенче яртысы | Әби патша Екатерина II. Левицкий. Киндер, майлы буяу | XVIII гасыр дворян каретасы, 1767 елда әби патша Екатерина II аңа утырып Казан буйлап сәяхәт иткән |
XVIII гасырда христианлаштыру сәясәте көчәя. 1713 һәм 1720 елларда Петр I нең татарларны көчләп чукындыру һәм керәшеннәргә икътисади, сәяси ташламалар ясарга кирәклеге турында указы чыга.1731 елда “Казан, Түбән Новгород мөселманнарын һәм башка халыкларны чукындыру комиссиясе” төзелә, 1740 елда ул “Яңа керәшеннәр эше конторасы” дип үзгәртелә. Ул рәсми рәвештә мәҗбүри чукындыруны максат итеп куя. Казан епархиясен Лука Конашевич җитәкләгән кырыгынчы, илленче елларда бу контораның эшчәнлеге тагын да куәтлерәк була. Аның указы белән 1742 елда Казан өязендә генә 546 мәчетнең 418 е җимерелә.Татар халкы мондый кысрыклауларга яңа күтәрелешләр (1718, 1735, 1739 еллар) белән җавап бирә. Татар халкының иреккә омтылышы аларның бәйсезлеген кайтарырга вәгъдә биргән Пугачев җитәкчелегендәге крестьян сугышларында аеруча ачык күренә. “Пугачевчылык” бастырылса да, ул Россиянең алга таба мөселманнарга карата булган сәясәтенә зур йогынты ясый. Екатерина II кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр була. Мәсәлән 1773 елда “Дини түземлелек турында” указ чыгарыла һәм анда көчләп чукындыру юридик яктан тыела. 1776 елдан башлап татарларга Росиядә сәүдә итәргә рөхсәт ителә. 1782 елда Казанда татар ратушасы оештырыла. 1784 елдан башлап татар морзалары формаль яктан рус дворяннарына тәңгәлләшәләр. 1764 елда яңа керәшен конторасы ябыла. Татарларга мәчет төзергә рөхсәт бирәләр. 1788 елгы указ нигезендә Мөселманнарның дини мәҗлесе оеша. Икътисади, рухи эшчәнлеккә мөмкинлекләр ачыла һәм татар җәмәгатьчелеге аннан уңышлы файдалана. Казанда һәм татар халкы яшәгән башка урыннарда мәктәп-мәдрәсәләр ачыла. Мәсәлән 1771 елда Казанда Ахунов, Апанаев мәдрәсәләре, 1780 елда Амирхановлар йортында мәдрәсә ачыла. Тиздән Оренбург, Әстерхан, Троицк һ.б. шәһәрләрдә зур мәдрәсәләр барлыкка килә. Үткәрелгән реформалар төбәктә рус мәдәниятенең күтәрелүенә дә йогынты ясый. 1758 елда Казанда провенциядә беренче гимназия, 1789 елда халык училищесы ачыла. XVIII гасырда Казанда шагыйрь Г.Р. Державин, драматург һәм шагыйрь М.И. Веревкин, шагыйрь Г.П. Каменев һ.б. шундый танылган рус әдәбияты әһелләре яшәгән. XVIII гасырдан Казан рус галимнәренең өйрәнү объекты булып тора. 30 нчы елларда Казанга академиклар Г.Ф. Миллер, С.Г. Гмелин һәм С.П. Крашенников килә. Аларның экспедиция нәтҗәсе булып Миллерның “Казан губернасында яшәүче мәҗүси халыкларны тасвирлау” исемле китабы тора. Академиклар И.И. Лепехин, И.Г. Георги, П.И. Рычкова һ.б. авторларның әсәрләрендә күп кенә этнографик мәгълүматлар табарга була.
Танылган кешеләр Казан төбәге турында:
“Казан татарлары... үзләренең килеп чыгышлары, мораль сыйфатлары, үз диннәре, үз яшәү рәвешләре белән горурланалар һәм бу аларны аерып торучы сыйфат.
... Татарлар горурлар, хакимлек яратучаннар, кунакчыллар, сараннар, чисталык сөючәннәр, алдынгы карашлы, ырымнарга ышанмыйлар, сәүдә өчен туганнар, мактанучаннар, үзара дуслар, эзләнүчәннәр, хәйләкәрләр, һәр нәрсәдә чама белүчән һәм тырышлар.
Татарлар – кайберәүләргә, хәтта европалыларга караганда да белемлерәк. Укый һәм яза белмәүче татар якташлары тарафыннан кимсетелә, һәм башкалар аны хөрмәт итми”.
К.Ф.Фукс
профессор, Казан университеты ректоры.
“Казан кремле,Түбән Новгородныкы кебек үк, Мәскәү кремленә охшаган: алар аның кече туганнары... Шәһәрнең торышы яхшы түгел. Казан “котел” дип тәрҗемә ителә; чынлыкта да, ул түбәнлектә; чиста суга ярлы һәм дымлы урыннары күп. Биналар чиста, үзәк урамнар матур; анда җанлылык сизелә; һәр җирдә кеше күп, кычкырышалар, тавышланышалар; атлетлар кебек матур гәүдәле бурлаклар күп; читек, түбәтәй сатучы татарлар күп, алар халаттан, почык борынлылар, кысык күзлеләр, хәйләкәр йөзлеләр.
Кыскасы, сез һәр җирдә гөрләп тора торган зур шәһәр күрәсез һәм ул шул төбәкнең үзәге, ә иң мөһиме – Европа һәм Азия башлангычлары булган шәһәр. Мин Казанда берничә көн булдым. Кызганыч, аны яхшылап өйрәнергә җай чыкмады. Казаннан Себер тракты буйлап чыкканда, матур күренешкә тап буласың; монда табигатьтә нәрсәдер без күреп ияләнгәнгә караганда киңрәк...”
А.И.Герцен (1812-1870)
язучы, фәлсәфәче, публицист.
“Татар крестьяннары шәһәр кешеләре кебек үк яшиләр һәм киенәләр.Тырыш кешеләр буларак, алар җирләрен буш калдырмыйлар, аннан яхшы табыш алалар. Рус крестьяннары кебек үк гадәти иген төрләреннән булган борай, арыш, солы үстерәләр. Алар кырларын чәчелгән иген күләме белән, ә орлыкны батман* белән үлчиләр. Бер татар бер яхшы ат белән үзе генә 15 батман җиргә чәчә ала, шуңа бәрабәр күләмдә ат һәм мөгезле эре терлек, аннан ике өлеш артык сарык тоталар. Рус игенчеләре моңа авырлык белән ирешәләр”.
И.Г. Георги. 1773 һәм 1774 елларда
Россия дәүләте буйлап сәяхәт иткән вакыттагы күзәтүләр.
*Батман – татарларда бөртеклеләрне үлчәү берәмлеге, ул 10 фунтка тигез.Чәчү батманы – чәчүлек җир кишәрлеге, аңа 10 фунт орлык чәчелә.