Татарстанның физик һәм географик торышы

Карта Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. Гомум мәйданы 68 мең кв.км. Башкаласы – Казан. Россия Федерациясенең сигез регионы: Чувашия республикасы, Марий Эл республикасы, Удмурт республикасы, Башкортстан республикасы, Киров, Ульяновск, Оренбург һәм Самара өлкәләре белән чикләнә. Төп өлеше (90% ка кадәр) диңгез өсте тигезлегеннән якынча 200 метр биеклектә ята. Климаты уртача континенталь: җәен җылы, ә кышын уртача салкын. Гыйнварда уртача температура көньяк-көнбатышта -13,5 тән; төньяк-көнчыгышта -14,5 кә кадәр. Июльдә уртача температура төньяк районнарда +18,6; көньякта + 19,9 га кадәр. Уртача еллык температура +2,2 дән + 3,2 гә кадәр тирбәлә.

Уртача еллык явым-төшемнәр – 450-500 мм. Иң зур елгалары – Идел һәм Кама, шулай ук Каманың кушылдыклары – Нократ һәм Агыйдел. Урманнар республиканың 17% тан күп булмаган өлешен алып тора.

Хәзерге Татарстан – икътисади яктан алга киткән регионнарның берсе, эре фәнни, мәгариф, сәнәгать үзәге. Республикада 3787 мең кеше исәпләнелә. Шәһәр халкы - 75,4%. Татарстан – күпмилләтле республика. Биредә 115 төрле милләт халкы яши. Шуларның күпчелеге татарлар (52,9 %) һәм руслар (39,5 %). Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә, республиканың барлык территориясендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы.

Ислам һәм христиан традицион диннәре өстенлек итә, шулай ук католик, яһүд, протестант диннәрен тотучылар да бар.

Previous
Next