Татарлар Пугачёв хәрәкәтендә

XVIII гасырда Россиядә драматик төсмер алган һәм тетрәндергеч вакыйгаларның берсе – Пугачёв җитәкчелегендәге восстание. Анда Россиянең төрле катлау кешеләре, Идел-Урал халкы, шул исәптән,татарлар да катнашкан.

Пугачёвның Казанны алуы. Моллер Ф.А. 1847.

Пугачёв восстаниесенең элегрәк булган шуңа охшаш социаль хәрәкәтләрдән аермасы – аның аның ачык сәяси программасы булу. Әлеге программа крепостной крестьяннарга ирек бирү, элекке ышанычны кайтару, дин иреге кебек мәсьәләләрне үз эченә алган. Шуңа күрә крестьяннар, староверлар, Идел һәм Урал буе халыкларының күпчелеге Пугачёвка теләктәшлек белдерәләр. Восстаниедә катнашучыларның максатлары төрле, кайчакта каршылыклы да була. Мәсәлән казаклар (аларның югары даирәдәгеләре) хакимлеккә омтылса, крепостной крестьяннарның максаты ирек яулау һәм үзләренең матди хәлләрен яхшырту булган. Рус булмаганнар, бигрәк тә мөселманнар (татарлар һәм башкортлар), Пугачёвка идеологик (дин иреге), социаль (хәрәкәттә фәкыйрь крестьяннар катнаша) һәм сәяси (милләтләрне кысрыклау һәм христианлаштыру сәясәтен бетерү) мәсьәләләрдән чыгып кушылалар. Пугачёвның үзенең мөрәҗәгатьләрендә социаль гаделлек сәясәте милли һәм дини түземлелек белән тигез дип ассызыклавы – татарларны бу хәрәкәттә катнашуга этәргән факторларның берсе.

Пугачёв восстаниесе беренче мәртәбә татар җәмәгатьчелегендә җитди социаль катлауларны аерып күрсәтә. Татарлар арасында Пугачев хәрәкәтенә караш төрлечә була.

Е. Пугачёв. Бәхтияр Канкаев.
Б. Әлмәнов.
Емельян Пугачёв һәм Бәхтияр Канкаев В.Федоров картинасыннан

Крестьяннарның күпчелеге һәм гади мөселманнар Пугачёвны һәм аның идеяләрен яклап чыгалар. Хәрәкәт яклылар арасында шулай ук вак сәүдәгәрләр, ялланган татарлар да булган. Шушы катлау кешеләре Пугачёв хәрәкәтендә актив катнашалар. Хәтта восстаниенең сәяси һәм хәрби җитәкчеләре дә булалар.

Полк старшинасы Б. Канкаев Пугачёвның көрәштәше һәм хәрби коллегия әгъзасы буларак, хәрби операцияләр планын булдыруда катнашкан һәм татар-башкортларга юлланган указларга кул куйган. Шулай ук старшина М. Мостафин, И. Бахмутов, М.Алиев, Садыйков, К. Арсланов хәрәкәт барышында үзләреннән зур өлеш керткәннәр.

Рус дворяннары белән тигез хокуклы татар морзалары, эре һәм урта сәүдәгәрләр, шулай ук хәлле мөселманнар исә хөкүмәт сәясәтен хуплаганнар.

1774 елның җәендә Пугачёв Каманы үтеп чыгып, Алабуга, Минзәлә, Зәйне ала, 11 июльдә Казанга килеп җитә һәм Арча кырыннан ерак түгел генә лагерен урнаштыра. Шәһәр халкы арасында ыгы-зыгы башлана. Шәһәр хакимияте Казанны ныгытуга зур көч куя. Шәһәрне һәм аның оборонасын ныгыту планына Екатерина II үзе күрсәтмә бирә. Бу план бууенча, Арча кыры ягыннан Казансу елгасы буйларына өстәмә фортификацион ныгытмалар булдырыла. Шәһәр Кремле ныгытыла һәм Арча кырында редутлар (хәрби ныгытмалар) төзелә. Шәһәр шулай шактый көчле артиллерия белән ныгытыла. Аерып әйткәндә, артиллерия батареялары урнаштырыла. Казан горнизонында 2000 нән артык кеше исәпләнелә. Шәһәрне саклау П.С. Потёмкинга йөкләнә. Пугачёв армиясе якынча 20000 кешедән торган, ләкин аларның күпчелеге начар әзерлекле һәм коралланмаган була: бу вакыйгаларның шаһитлары искә алганча, Казанны яулап алу вакытында крестьяннарның күпчелеге кычкырулар белән ярдәм иткәннәр.

Пугачёв Казанны яулап алырга әзерләнә башлый һәм үзе шәхсән шәһәр учреждениеләрен карап чыга. Соңыннан, сорау алу вакытында, Пуачёвның көрәштәше А.С. Аристов: “Казанның татар бистәсендә яшәүче татарлардан килүчеләр аны туры Казанга килергә чакыралар һәм каршылыкларсыз гына Казанны алып булачагына ышандыралар... Икенче көнне кичке якта Пугачёв янына Казанның татар бистәләреннән җитмешләп кеше килә... Аңа бал, шикәр һәм төргәк-төргәк тукымалар алып киләләр. Алар Пугачёвка Казансу елгасының ныгытмалар булмаган аскы ягыннан Арча юлы буйлап килеп Казанны яулап алырга кушалар.

Шәһәргә һөҗүм 1774 елның 12 июлендә башлана. Пугачёв гаскәре һөҗүмне дүрт колоннага бүленеп: Арча кыры, Казансу елгасы буйлап, ә төп көч белән сукно бистәсеннән һәм Болак буйлап алып бара.

Пугачёвның якыннарыннан булган көрәштәше, хәрби коллегия әгъзасы, полковник Бәхтияр Канкаев өч меңләп гаскәре белән тылның куркынычсызлыгын тәэмин итә. Шулай ук Кама аша чыгу юлларына һәм Казанга илтүче юлларга күзәтчелек итә. Кичкә шәһәр алына. Хөкүмәтнең калган гаскәре Кремльгә кереп бикәнә. Пугачёв төрмәләрдән меңгә якын кулга алынучыны коткара, алар арасында элгәре хәрәкәтләр вакытында баш күтәрүчеләр дә булган. Эре губерна шәһәре булган Казанның алынуы Россия җәмәгатьчелегендә көчле резонанс тудыра. Тарихчылар фикеренчә, Казанның алынуы восстаниенең иң биек ноктасы була. Пугачёвның Казанны яулавы ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы халыкның 1774 елгы вакыйгалар турындагы сөйләменнән беленә. Бу хакта үзенең әтисеннән ишеткәннәрне Мөхәммәтҗан Аитов язып алган: “Пугачёвның Казанга килүен картлар үзенә күрә бер чор итеп санаганнар һәм бер-берсеннән: “Пугачёв вакытында сиңа ничә яшь иде?” – дип сораша торган булганнар.

Шул ук 12 июльнең кичендә Казанга И.И. Михельсон җитәкчелегендә дәүләт отряды килә һәм Арча кырында 5 сәгатькә сузылган бәрелеш була. Икенче бәрелеш икенче көнне Царицыно авылы янында була. Гаскәренең күпсанлы булуына карамастан, Пугачёв җиңелүгә дучар була. Бу бәрелештә дәүләт гаскәрләренең өстенлеге – аларның дөрес оештырылуында, идарә ителүендә һәм шулай ук гаскәрнең яхшы кораллануында. Пугачёв гаскәренең 2000 нән артык кешесе һәлак була, берничә мең кешесе кулга алына һәм ул барлык артиллериясен югалта. Пугачёв үзе исә чак кына кулга төшмичә кала, Идел елгасын кичеп, Иделнең уңъяк ярларына китә һәм анда хәрәкәтнең яңа этабы башлана.

Пугачёв хәрәкәте халык хәтерендә берничә дистә еллар буе гасыр күренеше буларак бәяләнеп килә. Шулай ук Пугачёвның Казан губернасы биләмәләренә булган хәрәкәте, Казанга һөҗүме, атаман гаскәре бәрелешләрендә татарларның батырларча көрәшүе, болар һәммәсе халык иҗатында чагылыш таба. Пугачёвны үзләрен хөкүмәт изүләреннән коткаручы итеп күргән татар крестьяннары һәм башка халыкларның аңа булган мәхәббәте XVIII гасырның халык җырларында чагыла. Шундый җырларның берсе шундый мәгънәгә ия:

Эх, Пугачёв патшаның үзе белән
очрашсаң иде.
Аргамакка сикереп менеп,
Җилләр уңаена бер очсаң иде.

(АТП., 1957. С.27).

Пугачёвның Казанда җиңелүеннән соң, татар крестьяннары һәм баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләрен репрессияләүнең яңа дулкыны башлана. 1774 елның 18 июлендә Екатерина II указы белән оештырылган яшерен комиссияне восстаниядә катнашкан берничә мең крестьян үтә. Элеге яшерен комиссия карары белән баш күтәрүчеләрнең күпчелеге җәзалап үтерелә. Казан массакүләм җәзалау урыны була. Шаһитлар хәбәр итүенчә, аларны Арча кырында, Яңа татар бистәсендә һәм Сукно бистәсендә асып үтерәләр. Казанда баш күтәрүчеләр отрядларының күп кенә җитәкчеләрен: О. Енгалычевны, А. Сөләймановны, А. Бикеевны һ.б. җәзалап үтерәләр. Берничә мең крестьянны, төркем-төркем итеп, сөргенгә җибәрәләр.

Баш командующий Панин приказы белән күп җитәкчеләр һәм восстаниедә катнашучылар җәзалана.

Татарларның Б. Канкаев, К. Арсланов, И. Бахмутов кебек шактый гына дәрәҗәле җитәкчеләренең язмышлары билгесез. Бәлки алар, Пугачёв восстаниесе бастырылгач, Төркестанга китә алганнардыр. Ничек кенә булса да, соңрак Казахстан, Урта Азия территорияләрендә пугачёвчы татарлар очраштыргалап тора. Аларның кайберләренең Кырымга, Төркиягә киткән булуы да мөмкин.

Шаһид сурәтләвеннән:

“Алар үзләре яланаяклылар, кайберләре хатын-кызларның пәрдә һәм ефәк күлмәкләрен кигәннәр... аларның кораллары сөңге, мылтык, сәнәк, чалгы, хәтта очы яндырылган гап-гади тәпәчләр булган”.