XIX гасырның икенче яртысында Казан губернасы

Шәһәр татарлары гаиләсе. Фоторәсем. XIX гасыр ахыры–XX гасыр башы

50 нче еллар ахырында губернада якынча 1,5 млн кеше исәпләнә. Халыкның 90% тан артыгы авыл җирлегендә яши. Казан Россиянең иң эре шәһәрләренең берсе булган һәм анда 60 мең кеше яшәгән. Крестовниковларның сабын кайнату заводы, Алафузовларның җитен эрләү фабрикасы, дары заводы Казанның эре предприятиеләреннән булган. Гасыр ахырында завод-фабрикаларда 10 меңнән артык кеше эшли. Үзгәрешләр татар җәмәгатьчелеге үсешенә көчле этәргеч була.Татар сәүдәгәрләре һәм җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр базар мөнәсәбәтләре системасына тагын да ныграк тартылалар. Казанның Идел буе татар эшмәкәрләре үзәге булып кала, ә Казан империянең эре сәнәгать үзәкләре унлыгына керә, ул бары тик Мәскәү, Владимир, Түбән Новгородтан гына калыша.

Казанская татарка. В.Г. Худяков. 1869. Фрагмент
Казан татар кызы. В. Г. Худяков. 1869. Фрагмент

Крепостнойлыкны бетерү, җитештерүче көчләр үсешенә һәм илнең икътисады күтәрелүгә этәргеч булу белән беррәттән, класслар арасындагы көрәшне дә көчәйтә. Бөтен Россия территориясендәге кебек үк, Казан губернасында да крестьян күтәрелешләре булгалап тора. 1861 елда Бездна авылында булганы – шуларның иң танылганы, крестьяннар алдауда һәм җирсез калдыруда гаепләп, хөкүмәт күрсәтмәләрен үтәүдән баш тарталар. Безднадагы вакыйгалар Казан җәмәгатьчелегенең демократик катлаулары арасында киң яңгыраш таба.



90 нчы еллар башында биредә 101 уку йорты булган.

Мәчет мәктәбе. 1907

XIX гасыр ахырында Казан яңа икътисади күтәрелеш чорына аяк баса һәм яңа корылган планнар өстендә эшләү зарурлыгы килеп туа. XIX гасырда Мәскәү – Екатеринбург тимер юлы төзелү шәһәр икътисады үсешенә яңа этәргеч бирә, сәнәгать өлкәсендәге төзелешләрне, җәмәгать биналары һәм корылмалары төзелешләрен инвестицияләү шактый арта. Яңа сала һәм бистәләр хисабына шәһәр зурая. 1884 елда Казанны көньяк-көнчыгыш юнәлештә киңәйтү планы раслана. Казанда халык саны ике тапкыр арта: 1830 елда 63 мең булса, 1897 елда 130 меңгә җитә.

Медресе «Хусаиния» в Оренбурге
Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсе

XIX гасыр ахыры–XX гасыр башында формалашкан һәм сан ягыннан Россиядә 4 нче урынны биләгән милли пролетариат татар милләтенең бу чорда никадәр актив булганлыгын күрсәтүче мөһим шаһит булып тора. Бу чорда шулай ук крестьяннар тизлек белән базар икътисады процессында катнаша башлыйлар,1880 елда хәлле крестьяннар Казан губернасы татар крестьяннарының 5,3% ын тәшкил иткәннәр. Тулаем алганда, XIX гасырның икенче яртысында татар җәмәгатьчелегенең социаль структурасы, үзендә буржуаз чорга һәм индустриаль җәмгыятькә хас элементларны тагы да күбрәк булдырып, актив рәвештә үзгәрә.

Ш. Мәрҗани Г.М. Баруди (Галиев) педагог, журналист, дин һәм җәмәгать эшлеклесе. 1907ел. Х. Фәезханов Р. Фәхретдин К.Насыйри И. Гаспринский

Танылган кешеләр Казан төбәге турында

Казанда минем игътибарымны аның халкы җәлеп итте. Татар базары, татар мәчетләре, татар нәшрияты, татар галимнәре – боларның берсе дә Идел буеның башка шәһәрләрендә очрамый. Мин керәшен татарларының Н.И. Ильминский җитәкләгән укытучылар семинариясендә һәм татар кешесе о. Василий идарә иткән, Арча кырында урнашкан керәшен башлангыч мәктәбендә булдым. Укытучылар семинариясендә 120 укучы бар; директор безгә сыйныф бүлмәләрен, йоклый торган урыннарны, чиркәүне күрсәтте; соңгысы укучыларны катгый христианлаштыру рәвешендә, рус стилендә эшләнгән; анда кулына перм алфавиты тоткан (Шестаков тикшерүе буенча) Стефан Пермский, Казан изгеләре Варсонофий һәм Гурий сурәтеннән башка җирле бернәрсә дә юк. Казан уку бүлегенә кергән мөселман мәктәпләре өчен халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан инспекция булдырылган; хәзерге вакытта инспектор булып көнчыгыш телләре белгече, Алтай һәм Себер буйлап сәяхәт итүче В.В. Радлов тора. Бүгенге көнгә кадәр аның тарафыннан түбәндәге китаплар нәшер ителгән: 1) рус теле грамматикасы, 1нче бүлек: этимология; 2) география дәреслек китабы, 1 нче басма: безнең планета системасы; 3) башлангыч геометрия, 1 нче бүлек: планиметрия; 4) уку өчен беренче китап; 5) хайваннар, үсемлекләр, минераллар турында хикәяләр. Бу дәреслекләрнең һәммәсе Уфадагы мөселман укытучылар семинариясе өчен әзерләнә. Казан татарлары өчен Европа характерындагы шәхси басмалар бөтенләй юк; соңгы вакытта чыгарылган, шуңа охшаш бердәнбер басма – Каюм Насыйри төзегән татар календаре. Шулай да, татар халкы үзе Европа фәннәренә каршы түгел, диләр; алар арасында укырга теләүче һәм яшерен рәвештә белем алучы шәхесләр бар, ләкин аларны муллалар эзәрлекли. Минем үземдә ике гади татар крестьяны укыды һәм алар галәм яки Европа тарихы турында сөйләгәннәремне бирелеп тыңлый иделәр. Аларның берсе хәтта миннән аңа язмалар төзеп бирүемне үтенде. Әлбәттә, әгәр татар җәмәгатьчелегендә шундый кешеләрдән европалыларга теләктәшлек белдерүче партия оешса, ул үзе генә дә татар халкындагы тар клерикаль карашны бетерә алыр һәм аның урынына мәдәнияткә һәм фәнгә каршы килми торган ислам урнаштыра алыр иде... Ләкин бу аз санлы, эзәрлекләнүче, европалашуга омтылучыларга ничек терәк булдырырга соң? Шушы җирлектәге рус җәмәгатьчелеге генә аларга таяныч булып тора ала. Әгәр алар акылларын эшкә җигеп яши башласалар, әгәр журналистлар урындагы мәсьәләләрне өйрәнүгә керешсәләр һәм , ниһаять, урындагы тормыш уңышлы барса, Казанда матур әдәбият барлыкка килсә, бер сүз белән әйткәндә, әгәр урындагы җәмәгатьчелектә иҗади көчләр шушы эшкә тартылса, алар икътисади яктан үзара бәйле булган татар җәмәгатьчелеген үз артларыннан ияртә алырлар иде. Ләкин моның өчен җәмәгатьчелек үзе тулысынча европача яшәргә тиеш. Мине Казанда янгыннан соң тргызылган һәм киңәйтелгән театрны карарга алып бардылар. Элек бу театрда татарлар өчен пәрдәләр белән капланган махсус урыннар булган, хәзер исә алар бетерелгән. Театр дирекциясе татарлар ачык урыннарга да килерләр әле дип уйладымы, яки аларның театрга йөрү-йөрмәвенә ваемсыз карадымы икән? Һичшиксез, театр һәрчак татарларны Европа идеяләренә тартучы чара булып торган.

Г.Н. Потанин (1835–1920), танылган рус сәяхәтчесе,
Эчке Азия тикшерүчесе, Казанда 1875 елда булган