Татар ханлыклары
Кырым ханы Исламгәрәй. Билгесез рәссам картинасы, XVIII йөз.
Кырым ханлыгы – урта гасырлар азагындагы иң зур татар дәүләтләренең берсе. 1443 елда Алтын Урда ханы булган Гыязетдиннең улы Хаҗигәрәй тарафыннан нигез салына. Гәрәйләр династиясе, дөресрәге, Җүчиләр династиясенең Гәрәйләр ыруы, тотрыклы рәвештә 340 ел буе, ягъни Кырым 1783 елда бетерелгәнчегә кадәр ханлык белән идарә иткән. Искәрмә буларак ул, Касыйм ханлыгыннан (229 ел) башка, барлык татар ханлыклары арасында иң озак яшәгән дәүләт була. Юкка гына рус шагыйре, рәссамы, сәнгать тарихы белгече һәм фикер иясе Максимилиан Волошин (1877-1932) Кырым ханлыгы чорын “Гәрәйләр нәселенең алтын дәвере”, дип атамый. Шуның белән ул Җүчиләр династиясенең иң озак идарә иткән тармагының XV–XVIII йөздә Кырымның сәяси һәм мәдәни тормышында зур роль уйнаганлыгын билгеләп үтә.
Бакчасарайдагы хан сарае. Карло Боссоли, 1856 ел.
Кырым ханлыгы башка татар ханлыкларыннан территориясенең зурлыгы, шәһәр һәм торак пунктларының күплеге, халык саны белән аерылып торган. Ханлыкка Кырымның үзеннән тыш тагын түбәндәге җирләр кергән: Днепр белән Днестр арасындагы төньякта урнашкан Нугай далалары (XIII йөз ахыры Алтын Урда төмәне һәм атаклы гаскәр башлыгы Нугай исеме белән аталган); Днестрдан төньякка Дунайның аскы агымына кадәр булган Буҗак далалары (хәзерге Бессарабия) – болар барысы да Төньяк һәм Төньяк-Көнбатыш Кара диңгез буе далалары, элеккечә үк һаман Дәшти Кыпчак яки гади генә Дәшт (Дала) дип тә йөртелгәннәр. Моннан тыш көньякта Таман ярымутравын һәм Кубан бассейнындагы җирләрне колачлаган.
1502 елда безгә инде таныш Миңлегәрәй Олы Урданы тар-мар итеп, аның күпчелек җирләрен үз дәүләтенә кушканнан соң, XVI йөз башыннан Кырым ханлыгының территориясе һәм халкы тагын да арта. Миңлегәрәй II вакытында, якынча 1740 елда, ханлыкның ахыргы чорында үткәрелгән халык санын алу буенча аның дәүләтендә 48 төбәк, 9 зур шәһәр, 1399 сарай һәм авыллар булган. 1760 елда Кырымга килгән немец сәяхәтчесе Н. Клееман мәгълүматларына караганда, Кырым ханлыгында якынча 2 млн халык яшәгән.
Хан сараендагы җәйге чатыр. Бакчасарай
Кырым борынгы, югары шәһәр культурасына ия үзәк булган. Әле Алтын Урда чорында диңгез буе зонасында элекке антик, җәнүиз порт-колонияләре урнашкан һәм аларда итальяннар, греклар, готлар, кыпчаклар һәм татарлар яшәгән. Әлеге шәһәрләр иң зур халыкара сәүдә үзәкләре булып торганнар. Алар арасында Кафа (Каффа), Солдайя (Судак ), Чембалы (Балаклава, Балыклы), Феодора, Солхат (Кырым, Иске Кырым), Кырык Йорт (Чуфут Кала) кебек шәһәрләр аерылып торган. Яңа шәһәрләр үсеп чыккан, алар арасында Хаҗигәрәй вакытында төзелеп, Миңлегәрәй вакытында яңа дәүләтнең башкаласы булган Бакчасарай, Кизләү (Евпатория), Ак Мәчет яисә Солтансарай (Симферополь), Яңа Кала (Новый город), элеккедән бик нык үзгәргән Ялитә (Тунманнда шулай), ягъни Ялта һәм башкалар булган.
Бакчасарайдагы хан сарае күренеше. Е.Корнеев рәсеме, 1904 ел.
Шәһәрләрдә монументаль – мозаик һәм майолик архитектура (сарайлар, мәчетләр, мавзолейлар һ б.) киң таралыш алган. Шулай ук суүткәргечләр, иҗтимагый һәм торак йортлар өчен үзәкләштерелгән җылыту системасы булдырылган. Зәркәнчелек, кара һәм төсле металлургия, кызыл балчыктан әйберләр җитештерү, шул исәптән югары сәнгать үрнәге булган бизәкле керамика зур үсеш алган. Таулы һәм далалы районнарда яшәүче авыл халкы игенчелек, бакчачылык, йөзем үстерү, терлекчелек, аучылык һәм җәнлек тиресе хәзерләү кебек һөнәрләр белән шөгыльләнгәннәр.
Хан сараеның хәрабәләре. А.Олеария китабындагы рәсемнән бер фрагмент (өзек), XVII йөзнең беренче яртысы.
Дәүләт башында хан утырган. Хан каршында югары катлау вәкилләреннән торган диван (совет) эшләгән. Алар арасында, әүвәлге Алтын Урда һәм башка татар ханлыкларындагы кебек үк, Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак ырулары йогынтылырак саналганнар (Кырымда тора-бара Аргын һәм Кыпчак төшеп калган, ә “мангыт” һәм Сучувуд кабиләсеннән Мансур ыруы һәм күтәрелеп чыккан). Шириннар ыруы иң куәтлесе булган. Гомумән алганда, Кырым һәм башка татар ханлыкларының дәүләт белән идарә итү системасы, иҗтимагый строе, армия һәм хәрби эшләре Алтын Урданыкына нигезләнгән.
1475 елга кадәр Кырым ханлыгы Төркия белән союздаш мөнәсәбәтләрдә тора, хәтта аңардан вассал бәйлелектә була. Иван III Миңлегәрәйнең Олы Урда белән башланган бәрелешләреннән уңышлы файдаланып, аның белән килешү төзи. Соңыннан Кырым белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр кинәттән кискенләшә. Ике яктан да берничә поход оештырыла. Рус дәүләте өчен уңышсыз тәмамланган һәм кенәз Голицын хөкүмәтен отставкага китәргә мәҗбүр иткән 1687 һәм 1689 еллардагы 150 меңлек рус гаскәре походлары аеруча танылу алган. Кырым ханлыгы 1783 елда (ул чакта Төркия җиңелә һәм Кырымнан баш тартырга мәҗбүр була), Россия белән Төркия арасындагы сугыштан соң 1774 елда төзелгән Кечек Кайнарҗа солыхы нигезендә, рус дәүләтенә көчләп кушыла.
Хан мәчете манарасы, 1475ел. Касыйм шәһәре
Зур булмаган Касыйм ханлыгы 1452 елда Мәскәү белән Казан арасында арадаш кенәзлек буларак барлыкка килә. Мәскәүнең олы кенәзе Василий II Олуг Мөхәммәднең икенче улы Касыймга гаскәри хезмәте өчен түләү рәвешендә Үкә буендагы Мишәр шәһәрчеген бирә. Аннары шул шәһәр Касыйм хөрмәтенә аның исемен ала. Асылда бу ханлык Казан белән көрәшү өчен терәк пункт буларак төзелә. Мәскәү идарәчеләренең соңрак Казанга хан итеп Касыйм шәһәреннән үзләренә яраклы ханзадәләрне утыртулары юкка гына түгел. Касыймның үзендә идарәчеләрнең нинди дә булса династиясе яши алмаган; үзара якын кан кардәшлеге булмаган ханнар Мәскәү тарафыннан билгеләнеп кенә куелган.
Шаһгали хан төрбәсе. 1555 ел, Касыйм шәһәре
Касыйм шәһәрендә ханлык чорыннан калган берничә монументаль архитектура һәйкәле сакланган: XV йөздәге Хан мәчете манарасы (мәчет үзе һәм янәшәсендәге Хан сарае калдыклары XVIII йөздә бөтенләй җимерелгән); XVI йөздә салынган Шаһгали төрбәсе, эчендә ханның һәм аның якыннарының кабер ташлары сакланган; XVII йөздәге Әфган бәк төрбәсе.
Борынгы Сарайчык шәһәре хәрабәләре
Себер ханлыгына 1429 елда Алтын Урданың Жүчиләр династиясе Шәйбанилар ыруыннан чыккан Хаҗимөхәммәд улы Мәхмүтәк заманында нигез салына (Шәйбан Бату ханның энесе булган. Бату хан аңа Көнбатыш Себернең Урал белән Иртеш арасындагы олысын бүлеп биргән). Алтын Урданың башлангыч чорында бу олыс татарлары терлек асрау белән генә шөгыльләнгән булсалар, ханлык дәверендә игенчелек белән дә шөгыльләнә башлыйлар. Шәһәр культурасы да үсә. Мәсәлән, борынгы шәһәр Искәр (Иске йир), башкала булып торган Чыңгы Тура (соңрак Төмән) белән Кашлык, шулай ук Тубыл (Тобольск), Тонтур, Касыйм-Тура һәм башка шәһәрләр булганлыгы мәгълүм. Археологик күзәтүләр һәм XVIII гасыр ахырынача сакланган борынгы корылмаларның калдыклары турындагы мәгълүматлар шәһәр архитектурасында таш куллану, төрле һөнәрләр – тимерчелек, сугыш кораллары ясау һәм зәркәнчелек сәнгате яшәгәнлеген раслыйлар. Көнбатыш (Казан ханлыгы һәм башка татар ханлыклары, Рус дәүләте) һәм Көнчыгыш белән (Кытайга кадәр) халыкара сәүдә алып барылган.
Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алганнан соң, чират Себергә килеп җиткән. Ермак Себер ханлыгына каршы сугыш җәеп җибәргән, әмма ул 1582 елда татарлар белән сугышта үтерелә. Соңгы Себер ханы Күчем 1598 елда һәлак була һәм ханлык тулысынча яулап алына.
Хәзер Себер татарлары үзләренең тарихи туган җирләрендә – Көнбатыш Себернең Төмән, Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә яшиләр. Алар татар теленең Көнчыгыш, ягъни Себер диалектында сөйләшәләр, тоткан диннәре буенча – мөселманнар; өч этнотерриториаль төркемгә – Тубыл, Бараба һәм Томск татарларына бүленәләр һәм алар телләре, мәдәниятләре ягыннан бер-берсеннән бик аз аерылалар.
Әстерхан ханнарының алтын таҗы. XVI йөз
Әстерхан ханлыгына 1459 елда Кече Мөхәммәднең олы улы Мәхмүт нигез салган; Иделнең түбәнге агымындагы уң як ярны һәм Төньяк Кавказның көнчыгыш өлешен биләгән. Территориясендә халык ныгып урнашмаган, алар нигездә күчмә терлекчелек, бакчачылык, сунарчылык һәм балык тоту белән шөгыльләнгән.
Әстерхан – ханлыкның бердәнбер һәм баш шәһәре булган. Ул Алтын Урда чорында Хаҗитархан шәһәре дип йөртелгән һәм анда Жүчи тәңкәләре сугылган. Иделнең Каспийга койган урынында утырган Әстерхан шәһәре халыкара сәүдәдә зур бер арадашчы үзәк булып хезмәт иткән һәм «олуг татар базары» буларак шөһрәт казанган (И. Барбаро, С. Герберштейн).
Ханлыкның тышкы сәясәте башта Олы Урдага, соңрак Нугай Урдасына һәм Кырым ханлыгына бәйле булган. Казанны басып алгач, рус гаскәре 1554 елда Әстерханга керә һәм, Ямгурчы ханны төшереп, тәхеткә Явыз Иванның вассалы сыйфатында Дәрвишгалине утырта. 1556 елда Дәрвишгали Мәскәүгә бәйлелектән чыгарга омтылып карый, ләкин рус гаскәре тагын яу белән килә һәм ханлыкны тәмам басып ала.
Хәзер элекке Әстерхан ханлыгы җирләрендә, башка халыклар белән бергә, элекке ханлыкның төп халкы булган Әстерхан татарлары яши. Аларның теле Урта Идел буе татарлары теленә бик якын, тик бераз хәзерге нугай теле элементлары да сизелә. Ислам динен тоталар, Юрт, Кундра һәм Караташ татарларына бүленеп йөртеләләр.
Олы Урда, шулай ук Бөек Урда исеме белән дә мәгълүм. Алтын Урданың турыдан-туры варисы буларак, 1434 елда безгә таныш Кече Мөхәммәд һәм Алтын Урданың соңгы ханнарыннан берсе булган Сәед Әхмәт (Туктамыш ханның оныгы) чорында барлыкка килә. Бу ханнар арасындагы көрәш Кече Мөхәммәднең җиңүе белән төгәлләнә һәм ул Зур Урданың беренче ханы булып санала. Ул Идел белән Днепр арасындагы киң далаларны – Дәшти Кыпчак һәм Алтын Урданың үзәк җирләрен биләгән; башкаласы – Дон тамагында урнашкан һәм Җүчи акчалары сугыла торган үзәкләрнең берсе булган Азак шәһәре. Дәүләт Кече Мөхәммәднең улы һәм Әстерхан ханлыгына нигез салган Мәхмүтнең энесе Әхмәд идарә иткән елларда (1459–1480) үз куәтен шактый ныгыта. Әхмәд хан 100 меңле гаскәргә ия була. Әхмәд хан татарларның Мәскәү өстеннән элеккеге хакимиятен яңадан торгызырга омтылып карый. 1476 елда ул Иван III кә, аның ел саен җыела торган салымны түләвен таләп итеп, хат җибәрә, ләкин олы кенәз, ике ел элек үзен ханның вассалы итеп таныган һәм салым түләргә вәгъдә биргән булса да, моңардан баш тарта, татар илчесе алдында хатны ертып ташлый. 1480 елда ике якның да гаскәре Үкәнең кушылдыгы Угра елгасы буенда очраша. Әлеге вакыйга тарихка “Угра буендагы капма-каршы тору” (“Стояние на Угре”) исеме астында кереп кала. Татарларның атлы гаскәре, елганы кичкәндә уңышсызлыкка очрап, кире далага чигенә. Мәскәү рәсми рәвештә татар йогынтысыннан чыга һәм ясак түләүдән туктый.
Әхмәд хан Себер ханы Ибәк белән булган сугышта үтерелә, әмма Олы Урда 1502 елда Кырым ханы Миңлегәрәй яулап алганчыга кадәр яши. Урданың көнбатыштагы төп җирләре Кырым ханлыгы составына керә, халкының бер өлеше дала буйлап таралып, әкренләп Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы составына кушыла.
Нугай Урдасы Идегәй чорында ук, XIV–XV йөзләр чигендә, аерым кенәзлек рәвешендә Алтын Урдадан аерылып чыга башлый; тәмам оешып бетүе Идегәйнең варисы Нуретдин чорына, XV йөзнең 20–30 елларына туры килә. Ул Казан һәм Себер ханлыкларыннан көньяктарак Иделдән Иртешкә кадәр сузылган бик зур җирләрне – күчмә далаларны биләгән. Төп халкы – нугай татарлары күчмә терлекчелек, барыннан да бигрәк ат асрау белән шөгыльләнгәннәр. Башкаласы – Җаек елгасының түбәнге агымындагы борынгы Алтын Урда шәһәре Сарайчык. Ул Алтын Урда акчалары сугыла торган шәһәр булудан тыш, Урта Азия белән Кырымны һәм башка татар ханлыкларын тоташтыручы кәрван юлында эре сәүдә үзәге дә булып торган. Ул элеге ролен Нугай урдасы вакытында да югалтмый.
Нугай Урдасы Үзәк Евразиянең сәяси һәм икътисади тормышындагы роленә, зур территориягә ия булуына карамастан, ханлык түгел, ә бары тик кенәзлек кенә булган, аның белән кенәзләр – бәкләр идарә иткән. Бу хәл аның хан тәхетенә утырырга хокукы булмаган Идегәй тарафыннан оештырылганлыгы һәм Нугай Урдасының барлык хакимнәре дә Идегәй нәселеннән булуы белән аңлатыла. Әйтергә кирәк, Идегәйнең үзеннән тыш, татар халкының милли каһарманнары булган Фатыйма, Нурсолтан һәм Сөембикә дә әлеге ырудан чыкканнар...
Казан һәм Әстерхан,ә соңрак Себер ханлыгы җимерелгәч, Нугай Урдасы берничә олыска бүленгән. Аларның халкы Төньяк Кавказ җирләренә күченеп киткән һәм XVII йөз урталарында Рус дәүләтенә буйсындырылган.
Шаһит хәбәрләреннән:
“Үзләре бик чиста һәм пөхтә киенәләр, ә мөмкинлекләре булганнары купшырак киенүдән тартынмый. Аларның киемнәре төрекләрнекенә караганда уңайлырак, кешене үстереп җибәрә, матурлый. Калфаклары яшел төстә һәм шул төс аларны башка халыктан (төрекләрдән, фарсылардан һ.б.) аерып тора ... Кырым татарларының теле төрки телгә карый ... Госманлылар аларны бик җиңел генә аңлый алмыйлар. Нугай татарларының (дала татарларының) теле аларга тагын да авыррак аңлашыла ... Нугай теле кырымлылар теленә охшаган булса да, алай ук үсеш алмаган”.
Швед тарихчысы Иоганн Тунман, XVIII г.