Татарлар Россия дәүләте составында (XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башы)

Казан алынгач, Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Иван IV Казан патшасы титулын ала. 12 октябрьдә ул, Горбатый-Шуйскийны наместник итеп калдырып, Казаннан китә. Ләкин Казан ханлыгы халкы көрәшне туктатмый. Хәзер ул халык восстаниесе рәвешен ала. Арча районында һәм Мишә тамагында ныгытмалар булдырыла. Восстаниенең җитәкчеләре дәрәҗәле кенәзләр Сары Баһадур, Зәин Сәед була. Восстаниенең гомум җитәкчесе кенәз Мамыш Бирде була. Үзенең торак пункты итеп Марий җирләрендәге Чалым шәһәрчеген сайлый. Нугай Урдасыннан Сөембикәнең туганы Гали Әкрам хан итеп чакыртыла.

Сугыш 1552-1556 елларны колачлый һәм уңыш белән аралашып бара. Рус гаскәрләре Чалым шәһәренә һөҗүм итәләр һәм аны алалар. Гали Әкрам үтерелә, Мамыш Бирде һәм восстаниенең башка җитәкчеләрен Мәскәүгә алып китеп җәзалыйлар. Восстание бастырылса да, халыкның каршылык күрсәтүләре кимеми. Халык восстаниеләре XVI гасыр ахырына кадәр берничә мәртәбә кабынып ала.


Татарстанның Әтнә районы Зур Бәрәзкә авылындагы мавзолей, XVII гасыр

Казан алыну белән Казан ханлыгында булган дәүләт структурасы тулысынча юк ителә. Явыз Иван үз идарә системасын һәм адмистрациясен булдыра. Кушылган төбәк белән идарә итү ике хәрби җитәкчегә (Казанныкы һм Зөянеке) тапшырыла, беренчесе “Болынлы як”, икенчесе “Таулы як” белән идарә итә. Казан хәрби җитәкчесе бер үк вакытта идарәче (наместник) вазифасын да башкарган һәм аңа “патша җирендә идарә итәргә” дип күрсәтмә бирелгән. Казанда куәтле горнизон калдырыла. Яңа кушылган төбәктә идарә итү аппаратын булдыру һәм ныгыту максатыннан, XVI гасыр ахырында Мәскәүдә, элекке Казан ханлыгы территориясе белән үзәк идарә итү функциясен башкаручы Казан сарае приказы булдырыла. Приказ идарәсендә шулай ук Әстерхан төбәге һәм тулысы белән Идел буе да була. Хәрби һәм административ хакимияттән тыш, чиркәү хакимлеге дә ныгый башлый. Гурий Роготин җитәкчелегендә яңа епархия оеша. Монастырьлар һәм яңа шәһәр-хәрби ныгытмалар төзелеше нык үсеш ала. XVI гасырның икенче яртысында төбәктә Лаеш, Чабаксар, Козмодемьянск, Кокшайск, Уржум кебек шәһәрләр төзелә. Рус дәүләте үткәргән бу чаралар элекке Казан ханлыгын колонияләштерүгә юнәлдерелгән була. Һәм бу Казанны алуга ук үтәлә башлый. Татарларның җирләре тартып алына, Казаннан һәм башка шәһәрләрдән халыкны куып җибәрәләр, аларга зур елга буйларына урнашу тыела. Хөкүмәт, административ чаралар белән беррәттән, идеологик чаралар да куллана. Төбәктә татар һ.б. халыкларны көчләп христианлаштыру сәясәте башлана.


Татарстанның Әтнә районы Зур Бәрәзкә авылындагы кабер ташы, XVIII гасыр

Һәм шушы хәлләр, ягъни колонияләштерү, көчләп чукындыру, халыкта ризасызлык тудыра һәм күпсанлы баш күтәрүләргә китерә. Мәсәлән, Урта Идел буе татар һәм мари халыклары 1572 елда баш күтәрәләр, соңрак аларга удмуртлар һәм башкортлар кушыла. Баш күтәрүчеләргә каршы гаскәр башлыгы Н.Р.Одоев җитәкчелегендәге зур отряд җибәрелә. Шушы хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсе буларак, 1574 елда әлеге баш күтәрүләр рәхимсез рәвештә бастырыла. Ләкин тиздән хәрәкәт яңадан торгызыла һәм 80 нче еллар башында элекке Казан ханлыгының барлык территориясен колачлап ала. Халык күтәрелешен татар, мари кенәзләре җитәкли, аларга удмурт, мордва,башкортлар кушыла. Җәзалау операцияләре үткәрү нәтиҗәсендә, баш күтәрүләр 1584 елда тулысынча бастырыла, ә 1587 елда баш күтәрүчеләр тәмам юк ителә.

Зур сызым Китабының титул бите, 1627 ел

Казан ханлыгын басып алу Мәскәүнең үз биләмәләрен киңәйтүенең беренче адымы булып тора. Хәзер Мәскәү Көнчыгыштагы территорияләрне яулау эшенә керешә. XVI гасыр ахырына кадәр Мәскәү тарафыннан Әстерхан ханлыгы (1556 ел),Себер ханлыгы (1598 ел) басып алына һәм дәүләткә кушыла.

Гийом картасында Урта Идел буе (XVII г.)

М.Вафин. Батырша (Габдулла Галиев)

Тарихчы хезмәтләреннән:

“Казан сугышы” барышында гаять зур территорияләр бушап кала һәм татарның дәрәҗәле кешеләре кырыла. Нәкъ менә Казан сугышы Россиягә элекке Казан ханлыгы җирләрен үзләштерүгә юл ача һәм дәүләт бушап калган җирләрне чиркәү һәм дөньяви феодалларга бернинди каршылыксыз өләшә. 1552–1557 елларда нәкъ менә татарлар куылган җирләрдә рус авыллары барлыкка килә.
Татар һәм мари халыкларының көчле баш күтәрүләре төбәктә XVI гасырның ахырына кадәр кабатланып тора. 1571–1574 һәм 1581–1583 еллардагы чыгышлар аеруча көчлеләрдән була һәм аларны бастыру өчен зур армия җыярга туры килә”.

И.П.Ермолаев