XIX гасырның беренче яртысында Казан губернасы


Казан губернасы картасы. XIX г. www.tat-map.ru

Казан университеты. XX гасыр башы фотосурәте

Россия әкренләп кенә сәяси һәм икътисади үзгәртүләр юлына баса. Илдәге үзгәрешләр тәхеткә 1801 елда утырган Александр I шәхесе белән бәйле була. Александр идарә итүне конституцион формада алып бару идеясен хуплый, аны Финляндиядә һәм Польшада кертә. Шуны ук әкренләп кенә Россиядә дә оештырырга җыена.

XIX гасыр ахырында хөкүмәтнең татар җәмәгатьчелегенә азмы-күпме рәхимлерәк булуы татар-мөселманнарның рус армиясе составна керүләре, хәрби эшләрдә һәм бигрәк тә 1812 елда Ватан сугышында, 1813–1814 елларда Чит ил походларында катнашулары белән аңлатыла. Казан губернасында татар милли хәрби кавалерия полклары оешмаса да (Урта Идел буе халыклары гомум нигездә рекрутлыкта була), XIX гасырда Россиянең даими рәвештә яшәүче армиясе составында берничә татар милли хәрби оешмасы була (Кырым татарларының атлы полкы, татар-латыш атлы полкы, Себер һәм Тубыл татар шәһәр башлыгы казаклары полкы, Типтәр һәм Мишәр полклары).

Штаб-офицер л. –гв. Крымско-Татарского эскадрона. 1827 – 1838.

Штаб-офицер л. –гв. Крымско-Татарского эскадрона. 1827 – 1838.

Конный портрет князя В.Н. Юсупова в татарском костюме. Антуан-Жан Гро. 1801 г. ГМИИ

Дж. Доу. Портрет Д.В. Давыдова. Государственный Эрмитаж, Санкт-Петербург

Татар олан полкы унтер-офицеры. 1818 һәм 1819 еллар Кырым-татар эскадронының сул гвардия штаб-офицеры. 1827–1838 еллар Кенәз В.Н.Юсуповның татар киемендә атка атланып төшкән портреты. Антуан-Жан Гро. 1801ел. Дәүләт сынлы сәнгать музее Дж. Доу. Давыдов портреты. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург

XIX гасырның беренче яртысында авыл хуҗалыгы төбәк икътисадының нигезе булып кала бирә. Чәчүлек җирләрнең 24,8% ы алпавытларга, 58,6% ы дәүләт крестьяннарына, 22,65% ы казнага, 5% ка якыны аерым хуҗалык булып яшәүче крестьяннарга туры килә. Шулай итеп, сан ягыннан халыкларның башка катлавыннан күбрәк булган дәүләт крестьяннары хуҗалыгының әһәмияте зуррак булган. XIX гасыр уртасында алпавытларның 40% болын һәм чәчүлек җирләре крепостнойлар карамагында була. XIX гасыр башында хәзерге Татарстан җирләрендә 844 алпавыт яшәгән һәм чәчүлек җирләренең 762 мең дисәтинәсе аларныкы булган. Иң эре җирбиләүче Нарышкин 36 дисәтинә җиргә һәм 3844 крепостнойга ия булган. Губернаның алпавыт хуҗалыгы Түбән Идел буе һәм Украина алпавыт хуҗалыкларыннан калышкан. Казан губернасында крепостной тәртипнең бик нык урнашуы техник яктан алга китүгә һәм хуҗалык үсешенә киртә булып торган.

XIX гасыр башында алпавыт җирләрен сәүдәгәр крестьяннарга сату гамәлгә кертелә башлый. Бу авыл хуҗалыгында яңа капиталистик мөнәсәбәтләр барлыкка килүгә этәргеч була. Бу чорда сәнәгать үсеше дәвам итә һәм ул ялланган эшчеләр тоткан мануфактура тибында була. Гасыр башында Казанда гына 21 кирпеч заводы, 36 тире эшкәртү, 33 сабын кайнату һәм шәм ясау, 1 тимер эшләнмәләр предприятиесе була. Сәнәгать предприятиеләре губернаның өязләрендә дә аз булмый. Авыл җирләрендә дә остаханәләр саны күбәя. Дәүләтнеке булган һәм шәхси мануфактуралар үсеш ала. Шул типтагы мануфактуралардан И.П. Осокинның бакыр эретү, Сахаровның сукно һәм тукыма мануфактураларын атап үтәргә була. Төбәктә сәүдә әһәмиятле урын алып тора. Казан сәүдәгәрләре Россиянең иң мөһим эчке базарларында: Петербург, Түбән Новгород, Мәскәү, Рыбинск, Нократ, Оренбург, Саратов, Самара һ.б. шәһәрләрдә киң сәүдә операцияләре алып баралар. Урта Азия белән эре һәм ваклап сату-алу эшләрен үз кулларында тоткан татар сәүдәгәрләре сәүдә өлкәсенә әһәмиятле өлеш кертәләр.

Портрет Н.И. Лобочевскаго  Л.Д. Крюков. Холст, масло

Портрет К.Ф.Фукса. Л.Д. Крюков. Акварель

Хусаин Фаизханов, историк, общественный деятель

И.А. Толстой, казанский губернатор в 1815-1820 гг., дед писателя Л.Н. Толстого

И.А. Баратынский, казанский губернатор в 1846-1857 гг. брат поэта Е.А. Баратынского

Казем- Бек, востоковед

Н.И. Лобочевский портреты. Л.Д. Крюков. Киндер, майлы буяу К.Ф. Фукс портреты. Л.Д. Крюков. Акварель Хөсәен Фәезханов, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе И.А. Толстой, 1815–1820 елларда Казан губернаторы, язучы Л.Н. Толстойның бабасы И.А. Баратынский, 1846–1857 елларда Казан губернаторы, шагыйрь Е.А. Баратынскийның абыйсы Казимбәк, шәрык белгече

XIX гасыр башында ачылган Казан Университеты төбәк халкы мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясаган һәм ул Казанның алдынгы фәнни, иҗтимагый-сәяси үзәге булып торган. Казан университеты математик Н.И. Лобачевский, астроном И.М.Симонов, химиклар Н.Н Зинин һәм А.М.Бутлеров, шәрык белгече Казимбәк һ.б. лар кебек шактый гына күп галимнәрне тәрбияләп чыгарган.

Танылган кешеләр Казан төбәге турында:

“... Казан – чын Эльдорадо. Мин, күңел ачуларның күплеге, бәйрәмнәр үткәрүдә үзләреннән арттырып җибәрүләре белән аерылып торучы башка шәһәр дөньяда юк дип, курыкмыйча әйтә алам...
Костюмлы баллар, җәмәгать белән, яки гаиләдә үткәрелүче кичәләр, биюләр белән үтә торган иртәнге ашлар, пикниклар, чана шуулар, концерт-спектакльләр гадәттән тыш тизлек белән алышынып тора... Һәм бу шундыйрак хәлгә китерә... көндезге икедән төнге икегә, өчкә хәтле бииләр. Тулаем алганда, үндүрт сәгать!..
Мин дөньяда Казандагы кебек кунакчыллык киң таралган бүтән шәһәрне белмим... Әгәр кемдер чакыру ала икән, бу инде гомерлек, шушы минуттан башлап, ул теләгән вакытында ашарга килә ала. Бу киң күңелле хуҗа аны һәрчак яхшы каршылаячак...
Казан –дөняда бердәнбер фарсы, монгол, төрек, татар, әрмән һ.б. халыклар күпләп бергә җыелган университетлы шәһәр. Төрле халыкларның бергә җыелуы Көнчыгыш телләрен өйрәнүче студентлар өчен зур өстенлек, чөнки алар барыбер шушуы халыклар арасыннан берсенең телен өйрәнәләр. Һәм аның белемен гамәли яктан ныгытырга да мөмкинлеге бар, көнчыгыш илләре вәкилләре белән ул көн дә урамда яки башка җирдә очраша ала. Европадагы бер генә шәһәр дә бу телләрне өйрәнү өчен шундый өстенлекне булдыра алмый...”

Турнерелли Э. П. (1813—18?),
тумышы белән Лондонның бай сәүдәгәр гаиләсеннән,
рәссам, язучы, 1837 елдан 1844 елга кадәр Казанда яшәгән,
университетта инглиз теле укыткан.

“...Ай буе Казанда яшәдем, тик әллә ни сөйли алмыйм. Бары Казан университеты турында гына мөһим сүз әйтә алам. Дөнья университетлары арасында көнчыгыш әдәбияты белән шөгыльләнүче бер генә университет бар, ул – Казан университеты. Биредә күп кенә көнчыгыш: гарәп, әрмән, фарсы, санскрит, монгол, төрек, кытай, маньчжур телләре кафедралары бар. Һәм бу телләрне укытучылар арасында тумышы белән көнчыгыш илләреннән булган берничә кеше бар. Мәсәлән: Хаҗи Мир Әбу Талиб Мир Мөэминов, Мирза Габдесаттар Казимбәк, Мөхәммәтгали Мәхмүтов, Александр Казимбәк. Көнчыгыш телләрен өйрәнүгә тагын вакыт-вакыт студентларны Азия илләренә җибәрү дә булышлык итә. Хәзерге вакытта бу университетның ике магистры гарәп һәм фарсы илләрендә. Ә өченчесен 10 елга монгол, кытай, маньчжур телләрен өйрәнер өчен Кытайга җибәргәннәр. Һәм мондый чыгымнарны берничә дистә тәрҗемәче әзерләп чыгару өчен генә тотмыйлар. Казан университеты көнчыгыш телләре белгечләре арасында Европа дәрәҗәсендә танылучылар булыр дип исәпли. Һәм мин, вакытлар узу белән монда Көнчыгышка кагылышлы мөһим мәсьәләләр хәл ителәчәк дип, ышанып әйтә алам...”

Кастрен Матиас (1813-1852 еллар),
фин тел белгече һәм этнограф,
Казанда 1843 елда булган.