Бөек Болгар дәүләте

Бөек Болгар дәүләте – Азов буендагы төрки телле кабиләләрнең зур һәм көчле берлеге. Дәүләт VII гасырның беренче яртысында барлыкка килә, Донның түбәнге агымын һәм Таман ярымутравы территорияләрен биләп тора. Аның башкаласы – Фанагория шәһәре (Тамандагы элекке антик шәһәр). Икенче зур шәһәр – Таматарха, соңыннан ул Тмутаракан исеме белән таныла.

Бөек Болгар ярым күчмә дәүләт, ягъни халкы җәен Азов буе далаларында күчеп йөри, ә кышын шәһәрдә яши.

Болгарская серебряная ваза с изображением Кубрат-хана
Кубрат хан сурәте төшерелгән болгар вазасы

Бөек Болгарның соңгы хакиме Кубрат хан үлгәч, VII гасырның 50–60 елларында дәүләт таркала. Моңа хәзәрләрнең үтеп керүе дә йогынты ясый. Кубратның Аспарух исемле улы болгар кабиләләренең бер өлеше белән Дунайга китә, ул анда славяннарны үзенә буйсындыра һәм Дунай Болгарын төзи. Болгарларның төп өлеше Батбай хан белән үз җирләрендә калалар һәм Хәзәр каганлыгы составына керәләр. Соңыннан, VIII гасырда, болгарларның бер өлеше Азов буе җирләрен калдырып, Урта Иделгә килеп чыгалар.

Тарихчы шаһитлегеннән:

“Коврат (ягъни Кубрат хан), Болгар һәм Котраглар хуҗасы, биш улын калдырып үлеп китә. Ул аларга таркалмаска куша, бары тик шул вакытта гына аларның өстенлекле булачакларын һәм башка халыклар тарафыннан буйсындырылмаячакларын аңлата. Ул үлеп озак вакыт үтмәстән, аның биш улы үзара килешә алмыйлар һәм таралышалар. Һәркайсы үз кул астындагы халык белән китә”.

IX гасыр Византия елъязмачысы һәм тарихчысы

Феофан Исповедник

Документтан:

“Һуннар һәм болгар дип йөртелүчеләрнең килеп чыгышы, аларның хәлләре хакында сөйләргә вакыт инде. Меотид күле буенда (Азов диңгезе), Кофис (Кубань) елгасы буйлап элекке Бөек Болгар дәүләте, котраглар дип аталучылар һәм аларның кабиләдәшләре урнашкан. Көнбатышта үлгән Константин вакытында (Константин II, 641–668), бу кабиләләрнең элекке патшасы Коврат (Кубрат) биш малаен калдырып, тормышны үзгәртә (үлә), улларына хакимлекне югалтмасыннар өчен бергә яшәргә, аерылмаска куша”.

Константинополь патриархы Никофорның (758–829 еллар)

болгарлар турында “Бревиарий” (“Кыскача тарих”) язмаларыннан

Тарихчылар хезмәтеннән:

“Болгарлар талантлы һәм көче ташып торган Аспарух хан җитәкчелегендә хәзәрләргә каршылык күрсәтәләр, ләкин Батбай абыйсына ярдәм итми һәм Аспарух үзенең Урдасы белән Дунайга күчеп китә. Батбай Азов буенда кала һәм каганлыкка буйсына. Хәзәр җирләре шунда ук ике мәртәбә арта. Шулай ук каганлыкта халык саны да арта. Бу халыкның этник һәм тел ягыннан хәзәрләр белән якынлыгы аларның бик тиз бергә кушылып китүенә һәм нык, аерылмас бергәлек төзүләренә китерә”.

С.А.Плетнева

Золотые перстни Органы и Кубрат – хана с монограммами (начальные буквы имен). Из Перещепинского клада
Органа һәм Кубрат ханның монограммалы (исемнәренең баш хәрефләре язылган) алтын йөзекләре, Перещепино хәзинәсеннән

Үтелгән тема
Алдагы тема