Каганлык чоры
Хәзәр каганлыгы
Хәзәр каганлыгы – Көнчыгыш Европаның күп кенә төрки халыкларының, бигрәк тә Әстерхан татарларының сәяси һәм этник тарихында зур эз калдырган беренче феодаль дәүләт.
Кырымда “Чуфут-Кале” дагы яһүдиләр гыйбадәтханәсе, VIII г.
Дәүләт VII гасырда барлыкка килә. VII гасырның 80 нче елларына каганлыкның хакимлегенә Түбән Идел, Төньяк Кавказ далалары, Кара диңгез буендагы күп кенә кабиләләр һәм халыклар буйсына. VIII йөздә, аеруча аның икенче яртысында, Хәзәр иле Византия һәм Гарәп хәлифәлеге белән Кавказ аръягы һәм Кырым өчен өзлексез сугышлар алып барган. Бу сугышларда Хәзәр каганлыгы күпчелек очракта җиңелә һәм шуның нәтиҗәсендә илнең күп кабиләләре төньякка – Иделнең түбәнге агымына һәм Дон буйларына күчеп китә. Дәүләтнең башкаласы да Иделнең түбәнге агымына күчерелә. VIII гасырның уртасына кадәр башкала Төньяк Кавказдагы Сәмәндәр, ә VIII гасыр уртасыннан Итил шәһәрендә була.
Хәзәр каганлыгында яһүд дине өстенлек итә. Ул Византиядән күчеп утырган яһүд сәүдәгәрләре аша үтеп керә, ләкин асылда бу динне аксөяк хәзәрләр генә кабул иткәннәр, төп халык исә мөселман, мәҗүси яки христиан булган.
Хәзәр сугышчылары ныгытма (крепость) дивары янында
Хәзәр каганлыгы – урта гасыр башында барлыкка килгән һәм сыйнфый, феодаль җәмгыять төзи алган дәүләт. Дәүләт башлыгы – каган, аны шулай ук хәзәр-каган дип тә йөрткәннәр. Каган дәүләт башы саналса да, аның хакимлеге чикле булган; бөтен эшләр белән аның ярдәмчесе – бәк идарә иткән. Кайбер чыганакларда ул мәлик, ягъни патша дип тә атала. Шулай булуына карамастан, каган янына ул аяк киемен салып керергә тиеш булган.
Каганның чын мәгънәсендәге хакимлеге булмаган, ләкин аны бик зурлаганнар. Ул биек урында олы тәхеттә утырган, ә бәкнең урыны каганның уң ягында, түбәндәрәк булган. Каган халыкка елына өч тапкыр гына күренеп алган. Аны күрүгә барча халык йөзе белән җиргә капланган, аңа күтәрелеп карау тыелган: ул кояшка тиң! Каган хәзәрләрнең дошман белән сугышкан җиренә килә калса, аның сугышчылары җиргә капланырга, ә дошман сугышны туктатырга тиеш булган. Каган үлсә, аны бик тә тантаналы һәм шул ук вакытта серле итеп җирләгәннәр: кабере өстенә зур пулат салганнар, каберне ныклап яшергәннәр, моны эшләүдә катнашкан кешеләрне соңыннан юк иткәннәр.
Хөкем итү эшләрен хәкемдарлар башкарган һәм алар җидәү булган: икесе – яһүдләр, икесе – мөселманнар, икесе – христианнар, берсе мәҗүсиләр өчен.
Хәзәр каганлыгы язма истәлекләре (рун язулы балчык савыт)
Хәзәр каганлыгы X гасырның 60 нчы елларында яшәүдән туктаган: аңа 965 елда Киев кенәзе Святослав җимергеч һөҗүм ясаган. Хәзәр җирләре башка дәүләтләр һәм кабиләләр берләшмәләре буйсынуына күчкән. Түбән Иделдә Идел Болгарының йогынтысы көчәйгән, ә Азов, Дон буйлары һәм Төньяк Кавказ бәҗәнәкләрнең яңа оешкан берләшмәсенә буйсынганнар. Хәзәр каганлыгының җимерелүенә Святославтан тыш ил эчендәге каршылыкларның көчәюе һәм төньяктан күчмә кабиләләрнең һөҗүм итеп торулары да нык тәэсир иткән.
X гасыр гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн Фадланның “Рисәлә” (“Записка”) китабыннан:
Хәзәр каганлыгы һәм Итил шәһәре хакында:
“Хакан дип йөртелүче Хәзәр патшасы, дөреслектә, дүрт айга бер генә күренә һәм дәрәҗәсен белгән хәлдә, халыктан ерак тора. Аны “олы хакан”, ә аның ярдәмчесен хакан бәк дип йөртәләр... Хәзәр хаканының Идел елгасы буенда бик зур шәһәре бар. Ул ике яклы, берсендә мөселманнар, икенчесендә патша һәм аңа якын кешеләр тора... Бу шәһәрдә мөселманнарның җамигъ мәчете бар, алар анда көндәлек намазларны һәм җомга намазларын укыйлар. Аның манарасы биек...”