Каганлык чоры
Кимәк каганлыгы
XI йөз фарсы тарихчысы әл-Гардизинең “Хәбәрләрнең күрке” дигән китабында VII–VIII йөзләргә караган бер кызыклы риваять китерелгән.
...Татарларның хөкемдары үлеп, ике улы кала; өлкәне патшалык итә башлый, Шад исемле кече улының көнчелеге кузгала. Ул абыйсын үтермәкче була, тик уңышсызлыкка очрый һәм үзе белән кәнизәк (кол) кызны алып, качып китә. Алар бер зур елга ага торган җиргә барып туктыйлар. Анда агачлар үсә, киек кош-корт бик күп була. Ханзадә чатыр кора һәм шунда көн күрә башлыйлар. Үзенең кәнизәк юлдашы белән ул көн саен ауга йөри. Ит белән тукланалар, ә кеш, тиен һәм ас тиреләреннән үзләренә кием тегеп кияләр.
Кыргыз (сулда) һәм кимәк сугышчылары бәрелеше
Көннәрдән бер көнне алар янына җиде кардәш татар кешесе килеп туктый. Исемнәре Ими, Имәк, Татар, Баяндар, Кыпчак, Ләникәз, Аҗлад икән. Бу кешеләр үз җирләрендә хуҗаларының атларын көткәннәр, ә бер заман көтүлекләрдә үләннәр корып беткән. Яңа көтүлек эзләп, Шад яши торган җиргә килеп чыкканнар. Аларны күргәч, кыз боларга: “Иртеш”, дигән, ә ул сүз “туктагыз” дигәнне аңлаткан. Шуннан елганы Иртеш исеме белән атый башлаганнар. Аның хатын-кыз икәнлеген белеп, барысы да туктап калган һәм үз чатырын корган. Күп табыш белән Шад та сунардан кайтып төшкән һәм кунакларны сыйлаган. Көтүчеләр кышка чаклы бу җирдә торып калганнар. Кар яуган һәм алар инде кайтып китә алмаганнар. Имәк, Татар, Кыпчак һәм башкалар һәммәсе кышны шунда үткәргәннәр. Яз җиткәч, җир яңадан матур төскә кергән. Алар араларыннан бер кешене, кабиләдәшләренең хәлен белеп килү өчен, элеккеге җирләренә, татар җәйләвенә кайтарып җибәргәннәр. Ул кайтып җиткәч, анда коры ялан гына калганлыгын күрә: дошман явы килеп, бөтенесен талап, кырып киткән. Татар кабиләсенең исән калганнары, көтүчене күреп, таудан төшкәннәр. Ул аларга Шадның яңа җирләре турында сөйләгән. Шуннан соң алар, җыйнаулашып, Иртешкә таба юл алганнар. Барып җиткәч, Шадны үзләренең башлыгы санап, баш иеп сәламләгәннәр һәм кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә керешкәннәр. Бу хакта ишеткән башка кешеләр дә монда килә башлаган. Җиде йөзләп кеше җыелган. Алар озак вакытлар буена Шадка хезмәт иткәннәр; аннары, бик нык ишәеп киткәч, тау араларына таралышканнар һәм югарыда аталган җиде кеше исемендә җиде кабилә барлыкка килгән...
Көбә кием кигән кимәк
сугышчысы. X–XI гг.
Бу хикәяттә сөйләнелгән татарлар нәкъ менә 745 елда Көнчыгыш Төрки каганлыгы җимерелгәннән соң көнбатышка күченеп киткән борынгы татар халкының бер өлеше булган. Көнбатыш Себердә яңа дәүләт – Кимәк каганлыгы барлыкка килүдә нәкъ менә шулар мөһим роль уйнаган. Каганлыкның төп җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, безгә мәгълүм кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган.
Кимәк каганлыгы, мәсәлән, Төрки каганлык кебек үк, бигрәк тә IX–X йөзләр аралыгында, башлангыч феодаль дәүләт берләшмәсе рәвешендә булган. Аның башында варислык буенча хакимлек итүче каган торган. Аңардан тыш нәселдән-нәселгә килгән өлкә башлыклары – кенәз-бәкләр идарә иткән, алар барысы 12 булган, башкача әйтсәк, каганлык 12 кенәзлектән торган. Кайберләре, әйтик, кыпчак бәкләре, хәтта хан дип тә аталган. Ә каган – бөтен дәүләтнең башлыгы – олуг хан, башкача әйткәндә, ханнарның ханы дигәнне аңлаткан. Иранлылардагы кебек, алар үзләренең олуг шаһларын “шаһиншаһ”, ягъни шаһларның шаһы дип йөртәләр. Кыскасы, Кимәк каганлыгы элгәре урта гасырның ярыйсы ук зур дәүләте булган.
Кимәкләрнең
бронзадан
ясалган көзгесе
Бу дәүләтнең башкаласы Иртеш буендагы Йәмәк шәһәре булган. Каган үзенең яраннары белән шунда яшәгән. Кимәкләр ярым утрак тормыш белән яши башлаганнар һәм игенчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Урта гасырлардагы гарәп географлары шулай ук кимәкләрнең бодай, арпа, хәтта дөге игүләрен язып калдырганнар. Аларда кимәкләрнең башка шәһәрләре булганлыгы турында да мәгълүматлар бар. Көнчыгышның атаклы галим-географы әл-Идриси язмаларына караганда, бу шәһәрләр яхшы ныгытылган булган, кимәк каганы һәм аның яраннары яшәгән шәһәрдә базарлар һәм гыйбадәтханәләр булган. Әлбәттә, ул чактагы ярымкүчмә халыкларның шәһәрләрендә яртылаш җиргә казып салган өйләр дә, тирмәләр дә шактый булган.
Кимәк гаскәре җайдаклардан һәм җәяүле сугышчылардан торган. Кораллары нигездә төз озын кылычтан һәм бераз бөгелгән кылычтан гыйбарәт булган, сөңге һәм ук-җәяләр белән дә коралланганнар. Алар археологик тикшеренүләр вакытында табылып торалар. Казулар барышында тагын төрле көнкүреш әйберләре, эш кораллары һәм күп кенә бизәнү әйберләре килеп чыга. Мәсәлән, металл көзгеләр, муенсалар, төрле асылмалар, сурәтле төймә, дирбия-сбруй, аеллар очрый.
Төрки телле күп кенә башка халыклардагы кебек, кимәкләрдә дә каһарман сугышчылар һәм күренекле кешеләрнең таш сынын кую йоласы яшәгән. Бу сыннар дала кыпчаклары һәм Төрки каганлык халыкларының таш һәйкәлләреннән гадирәк итеп ясалган булулары белән аерылып торалар. Кимәкләр мәҗүсиләр булганнар һәм Иртеш елгасына табынганнар, елганы кешенең иләһесе итеп исәпләгәннәр, шулай ук утка, кояшка һәм йолдызларга да изге итеп караганнар. Гарәп географларының мәгълүматларына караганда, кимәкләр һәм кыпчаклар хәтта астрология белән дә шөгыльләнгәннәр, йолдызлар торышыннан файдаланганнар.