Каганлык чоры

Төрки каганлык

Бөек төрки каганлык. VI–VII гасырлар

Төрки каганлык – Үзәк Азия төрки кабиләләренең ярым күчмә дәүләте. 552 елда Бумын каган тарафыннан нигезләнгән. 550 елга кадәр Үзәк Азиянең күп кенә халыклары һәм кабиләләре Төрки каганлык хакиямияте астына эләгә. 660 елга дәүләт башлыклары Алтай, Үзәк һәм Урта Азиядәге күп кенә кабиләләрне үз хакимияте астына берләштерә. Каганлык көнчыгышта Кытай империясе белән чикләнә, ә көнбатыштагы чикләре Түбән Идел буена һәм Кырымга кадәр җәелә.

Төрки җайдак. Минусин тирән сөзәк чокыры, VI–VII г. Бумын каган. Ташка уеп ясалган сурәт. Кытай. VI г. Төрки җәяче Авыр кораллы сугышчы Гаскәр башлыгы һәм киңәшчесе Төнйокук истәлегенә куелган ташлар.VII г.

VII йөз башында каганлык ике өлешкә – Көнбатыш һәм Көнчыгыш Төрки каганлыкларга бүленә. Көнбатыш каганлык башлыча Урта Азия җирләрен били. 740 елда дәүләт яшәүдән туктый.

Көнчыгыш каганлык элекеге Төрки каханлыкның көнчыгыш җирләрен били, Озмыштәгин идарә иткән 745 елда, Уйгыр каганлыгы белән булган сугыштан соң, яшәүдән туктый.

Төрки сугышчыларның ук очлыклары Җәя белән ук Төрки кылыч Якын арада сугышыр өчен кыска сөңге

Дәүләт хуҗалыгының нигезен күчмә терлекчелек тәшкил итә. Игенчелек яралгылары да була. Һөнәрчелек шактый югары үсеш ала. Дәүләтнең Сөяб, Тараз, Утрар кебек шәһәрләрендә металл кою, күн эшкәртү һәм сәүдә алга китә. Җитештерү һәм сәүдә үсеше акча әйләнешенә китерә. Тәңкәләр төрки дәүләт башлыклары исеменнән сугыла.

Танылган сугышчы каберлегеннән табылган алтын шәраб кувшины (Алтай) Үзәк Азиядәге каберлектән табылган алтын алка Алтын диадема (хатын-кызларның бизәнү әйбере) Таш сын, VI–VI йөзләр Төрки каберлекләрдән табылган алтын беләзек (Көнбатыш Алтай) Төрки каберлектән табылган алтын алка, VI йөз

Образец тюркского рунического письма
Төрки рун язуы үрнәге

Язуның барлыкка килүе төрки мәдәниятнең, Көнчыгыш Төрки каганлыгы җәмгыятенең иң зур казанышы, цивилизация билгесе булып санала. Каганлык халкы рун язуын кулланган, аның үрнәкләре төрки каганлыкның атаклы гаскәр башлыклары истәлегенә куелган кабер ташларында сакланган. Борынгы төрки рун язуларында Төрки, ә соңыннан Көнчыгыш Төрки каганлыгының сәяси һәм икътисади тормышында зур роль уйнаган “Отуз татар”(“утыз татар”) һәм “Токуз татар”(“тугыз татар”) дигән борынгы татар кабиләләре турында мәгълүмат тупланган.

Тарихи чыганаклар:

“...алар җан бирделәр. (Алар өчен) елаучылар һәм илерүчеләр алдан быргылар кычкыртып, кояш чыгышы тарафыннан (илләрдән), Бөкли даласы халкы, табгачлар (кытайлар), тибетлеләр, аварлар һем румлылар (византиялеләр), кыргызлар, очкорыкканнар (?), утыз татарлар, кытайлар (кара кытайлар), татабыйлар (?), шундый күп халык (җыелды), илерделәр һәм еладылар: бик данлы каганнар иде алар”.

Төрки гаскәр башлыгы Күлтәгингә куелган
истәлек ташындагы язудан. VIII г.


Күлтәгин Гаскәр башлыгы, ханзадә Күлтәгин истәлегенә куелган һәйкәл

568 елда Төрки каганлык хөкемдаре Истәми каган сараенда Константинополь илчесе Земархны кабул итү тасвирламасы (VI гасыр Византия тарихчысы Менандр Протиктор тарафыннан эшләнгән):

“Беренче кабул итү төрле төстәге ефәкләр белән бизәлгән чатырда узды. Хан ике тәгәрмәчле тәхеткә утырган; аны хәрәкәт иттерү өчен ат җиккәннәр. Икенче көнгә кабул итү шулай ук ефәкләр белән бизәлгән башка чатырда булды. Анда төрле потлар бар иде. Хан алтын түшәккә яткан, чатыр уртасында су тутырылган алтын мичкә һәм су эчәр өчен алтын кәсә тора иде. Өченче көнгә илчене алтын пластиналар белән каймалап алынган агач баганалар һәм аяклары алтын тавис рәвешендәге алтын карават торган өченче чатырда кабул иттеләр. Чатырга керә торган җирдә алтын һәм көмеш савыт-саба тутырылган арба тора иде”.

Алдагы тема