Татарстан территориясендә борынгы җәмгыять
Таш гасыр
Идел һәм Кама бассейннарына беренче кешеләр инде бозлык чорында ук, ягъни урта полеолит гасырында килгәннәр.
Палеолит – борынгы таш гасыр (2 грек сүзеннән тора: “палайос” – борынгы һәм “ литое” – таш). Палеолит – кешелек тарихында иң борынгы чорларның берсе, ул якынча 3 миллион ел дәвам иткән.Үз чиратында ул 3 этапка бүленә: түбәнге (борынгырагы һәм иң озагы), урта һәм югары (соңгырагы) палеолит. Борынгы кешеләрнең хайваннар дөньясыннан аерылып чыгуы Евразиянең көньяк киңлекләрендә һәм экваториаль Африкада барса, аның Көнчыгыш Европада, шул исәптән Идел-Камада килеп чыгышы урта палеолит белән бәйле.
Неандертальлеләр төркеме торулык өчен урын эзли (З.Буриан картинасы буенча) | Неандертальленең аскы теш казнасы | Неандертальленең баш сөяге | Неандертальленең йөз төзелеше реконструкциясе | Неандертальленең очлы сөңгесе |
Кроманьонлының аскы теш казналыгы | Кроманьонлының йөз төзелеше реконструкциясе | Мамонт сурәте | Кроманьонлы һәм борынгы сәнгать |
Кешеләрнең кырыс табигать алдындагы көчсезлеге беренчел дин барлыкка килүгә сәбәп була. Борынгы кешегә яшен, күк күкрәү сәбәпләре аңлашылмаган; һәр тау куышында, яки агачлар артында ерткыч җанвар очравы мөмкин булганга, ул караңгылыктан нык курыккан. Аңлашылмаган табигать күренешләрен гайре табигый хәл дип, кешеләрне хайваннардан, үсемлекләрдән килеп чыкканнар дип исәпләгән. Мондый борынгы дин тотемизм дип атала.
Пластиналар. Кроманьонлының хезмәт коралы | Цилиндр формасындагы нуклеус. Кроманьонлының хезмәт коралы | Кроманьонлының хезмәт коралы | Кроманьонлының хезмәт коралы | Кроманьонлының хезмәт коралы |
Кама буенда табылган мезолитик кремний трапеция
Әлеге дин белән беррәттән, таштан хатын-кыз сыннары, тау куышларында җәнлек рәсемнәре ясау рәвешендә борынгы сәнгать тә барлыкка килә. 12–14 мең еллар элек мезолит чоры – урта таш гасыр башлана (“месос”– урта һәм инде әйткәнебезчә, “литое” таш дигән сүз). Бозлыкның тәмам чигенүе нәтиҗәсендә хәзергегә якын климат урнаша. Кешене ау гына канәгатьләндерми башлый, мамонт, йөнтәс мөгезборын, мәгарә аюы кебек хайваннар үлеп бетә, болан һәм ак төлкеләр төньякка таба күченәләр. Кешеләр балык тоту һәм кайбер кыргый хайваннарны кулга ияләштереп, терлек асрау белән шөгыльләнә башлыйлар. Алар ук, җәя ясарга өйрәнәләр. Дөрес, элегә аның очы таштан була.
Мезолит кешеләренең яшәү урыннары Татарстанда Каманың түбән агымының сулъяк ярында, Агыйдел һәм Ык тамагында, Зөя буенда, Кама Тамагы һәм Тәтештә Иделнең уңъяк ярында табылган.
Кеше яңа таш гасырга, б. э. к. IV–III гасырларны үз эченә алган неолит (“неос”– новый), чорына аяк баса. Бу чорда Идел һәм Кама буенда кешеләр күбрәк күренә башлый. Хәзерге Обсерватория, Займище, Боровое Матюшино, ә Кама буенда елга тамагыннан башлап Агыйделгә кадәрге арада анда-санда ярымземлянка хәлендәге агач йортлы торулыклар булган. Аларда гаиләләре белән бергә аучылар, балыкчылар, игенчеләр яшәгән. Неолит чорында таштан хезмәт кораллары җитештерү камилләшкән. Кешеләр балта, пычак һәм башка коралларны шомарту, үткенләү ысулларын уйлап тапканнар. Коралларны шул дәрәҗәдә үткенләгәннәр ки, пычаклар хәтта кырынырлык булган. Таш балта һәм чүкечләрне элеккечә таякка бәйләп беркетмичә, тишеп, агач сапка утырта башлаганнар.
Неолитны башкача неолит революциясе дип атыйлар. Барыннан да элек ул әзерне үзләштерү ысулыннан (аучылык, балыкчылык) җитештерү формасына, ягъни игенчелек һәм терлекчелеккә күчүне аңлата. Шул рәвешле кешелек тарихында беренче мәртәбә утрак тормыш итү башлана: игенчелек, терлек асрау белән шөгыльләнәләр, аучылык камилләшә, балык тоту зур үсеш ала, кешеләр көймә ясарга өйрәнәләр, тукучылык һәм чүлмәкчелек барлыкка килә.
Неолитик каберлектән табылган сөяк хәнҗәр
Неолитик революциянең бу казанышлары борынгы кешеләрнең тормышын җиңеләйтеп кенә калмый, җәмгыятьнең алга таба үсеше өчен этәргеч тә була. Борынгы кешеләр өчен бу казанышларның һәм үзгәрешләрнең тәэсире зур булу бәхәссез, аларның һәркайсы турында озаклап сөйләп булыр иде. Без бу яңарышларның бары берсенә генә кыскача тукталып үтәрбез.
Сүз керамика, балчыктан савыт-саба ясарга өйрәнү турында бара. Иген үстерү яки хайван асрау шөгыле белән чагыштырганда, чүлмәкчелек әллә ни зур казаныш та түгел сыман. Ләкин ул беренче карашка гына шулай, ә төптәнрәк фикер йөртеп карасаң, бөтенләй башка нәтиҗә чыга. Әлеге балчык чүлмәк, кул белән генә әвәләнгән булуына карамастан, борынгы кабиләләр тормышында һәм көнкүрешендә утка куеп була торган беренче савыт була. Әгәр элек кешеләр итне чи, ярым чи килеш яки күмер өстендә аз-маз кыздырып кына ашаган булсалар, чүлмәк ясау юлын тапкач, аш пешерергә, өреле шулпа ашарга мөмкинлек туган. Сөтле ризыклар куллану һәм аларны саклау, шифалы үләннәр кайнату бары тик балчык савытлар барлыкка килгәч кенә мөмкин булган. Савыт-саба калдыклары матди культура тарихын өйрәнү өчен фәнгә зур ярдәм итә. Борынгы җәмгыятьнең безнең көннәргә кадәр яхшы сакланган истәлеге буларак, алар археологик культураларны билгеләгәндә, шул чор кешеләренең тормышы һәм көнкүреше, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрүләре мәсьәләләрен, башка культуралар белән бәйләнешләрен өйрәнгәндә бик күп кыйммәтле мәгълүмат бирәләр.
Неолит чорында җәмгыять тормышында, рухи мәдәнияттә зур үзгәрешләр булган. Ыруглар кабиләләргә берләшкәннәр, этник төркемнәр (борынгы грек сүзе «этнос» кабилә, халык дигәнне аңлата) оеша башлаган. Нәкъ шушы чорда хәзерге һинд-европа һәм фин-угор халыкларының борынгы бабалары формалашкан, аерым археологик культуралар барлыкка килгән.
Археологик культура – бер үк вакытка караган, уртак мәйданы булган һәм җирле үзенчәлекләр белән аерылып торган археологик истәлекләр җыелмасы. Ул нинди дә булса кабиләләр берлегенә туры килә. Археологик культура тарихи исеме безгә мәгълүм булмаган берәр борынгы кабиләдән калган булса да, ул шартлы рәвештә беренче тапкыр өйрәнелгән истәлек исеме белән, яки бу культураның үзенчәлегенә бәйле исем белән атала.
Меңъеллыклар үтә торган. Хайваннар дөньясыннан аерылып чыгып, кеше үзенең сабыйлык, балалык чорларын – таш гасырны узган. Бу дәвер аның өчен авыр булганмы, әллә аны «алтын гасыр» дип атап буламы икән? Юк, бу борынгы чор кешесе өчен җиңел булмаган. Җир өстендә җәнлек-җанвар, кош-корт, ә суда балык күп булуга карамастан, аларны таш балта яки уклар ярдәмендә генә аулау бик кыенга туры килгән. Берничә йөз меңъеллыкларга сузылган бозлык чорында кеше салкын мәгарәләрдә, бөтенләй җайланмаган, шып-шыр гади куыш-торакларда җәфа чиккән, үзе дә белмәгән авырулардан интегеп җан биргән. Башлыча иттән генә торган гел бертөрле ризык аның гомерен кыскарткан. Белгечләр фикеренчә, мәсәлән, неандерталь кешесе яшь чагында ничек кенә таза, көчле булмасын, 50 яшьләрендә инде бетерешкән картка әйләнгән.
Әмма авырлыкларга карамастан, тормыш барыбер үзенекен иткән, кеше торган саен тәҗрибәлерәк, акыллырак була барган, һәм һәр буын үзеннән соң киләчәк тагын да камилрәк буыннар өчен нигез салып калдырган.