Татарстан территориясендә борынгы җәмгыять
Энеолит һәм бронза гасыры
Борынгы кеше яңа таш гасырда нинди генә казанышларга ирешмәсен, барыбер бөтенләе белән табигатькә бәйле булып яшәгән. Металл куллану, аннан төрле эш һәм сугыш кораллары ясау башлангач, бу бәйлелек бераз кими төшкән. Борынгы җәмгыять тарихындагы ике зур казаныш – игенчелек һәм хайван асраучылык янына тагын өченчесе: металлургия дә өстәлгән. Дөрес, һәр башлангыч кебек үк, баштарак ул әле камил булмаган. Башта зур булмаган бер чор – бакыр дәвере, фәндәгечә итеп әйткәндә, энеолит яшәп ала, латинчадан тәрҗемә иткәндә, ул бакыр-таш дигәнне («энеус» – бакыр) аңлата. Бу чорда, көнкүрештә кулланыла торган таш кораллар белән беррәттән, коралларны саф бакырдан да ясый башлаганнар. Тик бакыр пычаклар һәм сөңгеләрнең файдасы аз булган, алар тиз бөгелгән һәм үтмәсләнгән. Вакытлар үтү белән аларны катырак итеп ясарга да өйрәнгәннәр – бакырга аккургаш куша башлаганнар. Шул рәвешчә 90% бакырдан һәм 10% аккургаштан торган бронза барлыкка килгән.
Элгәре чорда бронза тиз генә киң кулланылышка кереп китмәгән әле; кешеләр һаман да таш корал ясауларын дәвам иткәннәр, коралның йөзен үткенләү белән генә чикләнмичә, аны бөтенләе белән шомартып, уңайлы итеп эшләү ысулларын тагын да камилләштергәннәр. Әмма металл ташны торган саен ныграк кысрыклаган, кешеләр аның өстенлегенә тәмам ышанганнар. Таш балта ватылса, аны ташлап кына калдыра торган булганнар, яраксыз хәлгә килгән бронза коралны исә чыгарып ташламаганнар, ә кабат эретеп, аннан башка корал ясаганнар. Бронзадан шулай ук төрле көнкүреш кирәк-ярагы һәм бизәнү әйберләре дә эшли башлаганнар.
Бронза безнең эрага кадәр III меңъеллыкта ук табылган булса да, ул бары II меңъеллыкта гына киң кулланышка кергән һәм шуңа күрә бу чор бронза гасыры дип атала. Бронза гасыры – төрле континентлардагы күп кабиләләр тормышында бик зур капма-каршылыклар туган дәвер. Шушы чорда көньякта кешелек цивилизациясенең беренче учаклары булган Мисыр, Греция һәм Якын Көнчыгышта, шулай ук Кытай һәм Һиндстанда югары үсешкә ирешкән антик һәм көнчыгыш мәдәнияте булган колбиләүчелек дәүләтләре барлыкка килсә, Евразиянең төньяк өлешендә, шул исәптән безнең төбәкләрдә дә, борынгы ыруглык җәмгыяте өстенлек иткән.
Бронза гасыры заманында бүгенге Татарстанның бөтен җирендә диярлек кешеләр яшәгән. Камадан көньяктарак борынгы Көнчыгыш Европаның иң зур археологик культурасы булган бура культурасы кабиләләре көн иткәннәр. (Әлеге кабиләләр, кеше үлгәч, аны кабер эченә кертеп ясалган кечкенә бураларда күмә торган булганнар. Культурага исем дә шартлы рәвештә шул йолага нисбәтле бирелгән.) Бу культураның көньяк чикләре Каспий һәм Кара диңгезгә кадәр диярлек барып җиткән. Иделнең уң ягындагы көнбатыш районнарда һәм Зөя елгасы тирәсендә Абашево, ә аларга кадәр Баланово культурасы кабиләләре яшәгән; алар Чувашстанның шул исемдәге авылларына бәйле рәвештә аталганнар, чөнки шунда иң әһәмиятле археологик истәлекләр тикшереп өйрәнелгән. Ә Камадан төньякка таба Казан яны культурасы кабиләләре көн күргән. (Бу кабиләләрнең яшәгән урыннары иң әүвәл Казан тирәсендә табылган.)