Татарстан территориясендә борынгы җәмгыять
Элгәре тимер гасыры
Бронза дәвере озакка бармый, ул б.э.к. II меңъеллыкта гына була. Металл әйберләр куллану төсле металлургияне үстерүгә, аккургаш һәм бронзага караганда затлырак булган алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясауны көйгә салып җибәрүгә юл ача. Тиздән, б.э.к. I меңъеллык башында, беренче тимер әйберләр ясала башлый һәм алар тиз арада көнкүрештән бронза әйберләрне кысрыклап чыгара. Тимердән ясалган эш коралларының бронза кораллардан өстенлеге бәхәссез, чөнки тимер бронзага караганда катырак, чыдамрак һәм ул табигатьтә күбрәк тә очрый. Шуның өстенә, тимерне эретү артык кыен эш түгел, мәшәкате дә азрак, чөнки сирәк табыла торган аккургашны өстәмә чимал буларак куллануның кирәге калмый.
Имәнкискә культурасына караган сөяк ук очлыклары
Тимер кораллар кешегә зур мөмкинлекләр ачкан: җирне тизрәк, яхшырак итеп эшкәртергә һәм чәчүлек мәйданын киңәйтергә мөмкинлек туган. Кешеләр элек ачык, шәрә яланнарда яшәгән булсалар, хәзер үз авылларын биек җир өемнәре белән әйләндереп ала башлаганнар. Булачак шәһәрләрнең башлангычлары – беренче ныгытмалы урыннар яки, археология теле белән әйткәндә, шәһәрлекләр барлыкка килгән.
Тимер дәверенең башлангыч чоры шәһәрлеге – ыругның җир өемнәре һәм казылма чокырлар белән уратып алынган яшәү урыны, яки якын-тирә торулыклардагы кешеләрнең һөҗүм итү куркынычы булган очракларда качып котылу өчен эшләнгән яшеренү урыны ул. Соңгырак вакытлар – урта гасырлар өчен шәһәрлек төшенчәсенең мәгънәсе киңрәк: болар – әүвәлге шәһәрләр яки аларның кремльләре, феодаль кирмәннәр һәм бик мөһим хәрби-стратегик һәм сәүдә юлларындагы, чик буйларындагы хәрби ныгытмалар урыны. Ыругның саклану урыннары булган шәһәрлекләр һәм урта гасырдагы сугыш ныгытмалары, гадәттә, елга яисә тирән чокырларның биек текә ярлары өстенә урнашкан.
Кешелек цивилизациясе таңында яшәгән борынгы ыруглык төзелеше акрынлап таркалган. Иген игү һәм хайван асрау шөгыльләренең үсеше, тимердән ясалган хезмәт һәм сугыш кораллары белән эш итү ир-атны җәмгыятьтә төп рольне башкаручы кеше дәрәҗәсенә күтәргән. Матриархат дәвере сүнүгә барган, аталар ыругы – патриархат (борынгы грекча «патер» сүзеннән) урнашкан.
Металл кораллар камилләшә барган саен, хезмәт җитештерүчәнлеге дә үскән. Кешеләр азык-төлекне үзләренә кирәк булганнан күбрәк туплый башлаганнар. Әлеге продуктларның һәм көн күрү өчен кирәкле башка әйберләрнең артык өлешен акрынлап кабилә башлыклары үзләштерергә тотынган. Бүгенгечә әйткәндә, социаль тигезсезлекнең иң беренче билгеләре калкып чыккан.
Хәзерге Татарстан җирендә һәм аңа күрше районнарда тимер дәверенең баштагы чорын – б.э.к. I меңъеллыкны үз эченә алган вакытны – шактый мәгълүм булган берничә зур археологик культура аша күзалларга мөмкин. Б.э.к. VIII–III гасырларда Урта Идел һәм Кама буеның байтак төбәкләрендә Ананьино культурасы кабиләләре яшәгән (Алабуга районының Ананьино авылы исеменнән алынган, узган гасырда ук шул авыл янында әлеге культураның бик бай истәлекләре өйрәнелгән). Ананьино культурасы чоры – Урта Идел буеның хәтта антик дөньяга кадәр булган бик күп кабиләләр һәм халыклар белән тышкы элемтәләр урнаштыру вакыты ул.
Күкрәк җиз тәңкәсе | Турай курганнарыннан шлем | Бронзадан ясалган кечкенә потлар | Турай курганнарыннан кылыч сабы | Күкрәк җиз тәңкәсе |
Безнең төбәкнең шул чордагы көньяк грек-скиф дөньясы белән элемтә тотканлыгына бөтен Урта Идел өчен уникаль һәм бик тә кыйммәтле табыш булып саналган һәм б.э.к. VI гасырда, ягъни моннан 2500 еллар элек ясалган бронза көзгеләр ышандыргыч дәлил булып тора. Алар соңгы елларда гына Казансу елгасы буенда, Иске Казан янында табылды. Ике көзгенең берсе аеруча зур кыйммәткә ия. Аның сарык башы кыяфәтендә, фәндәгечә әйткәндә, «җәнлек стилендә» эшләнгән тоткычы, сабы бар. Әлеге көзгеләрне ниндидер сәбәп белән Төньяк Кара диңгез буе белән Көньяк Урал арасындагы сәүдә юлыннан калган дип фаразларга була. Бу юл борынгы грек галиме, «тарих атасы» Геродот язмаларыннан билгеле, һәм ул Урта Идел аша үткән. Шул ук Геродот мәгълүматларына караганда, ананьинлыларның тарихи атамасы тиссагетлар булырга тиеш. Бу – Урта Идел буендагы борынгы кабиләләрнең беренче тарихи исеме.
Ананьино культурасын Кама буендагы Пьяный Бор, хәзерге Красный Бор авылы, янында ачылган каберлек исеме белән аталган Пьянобор культурасы (б.э.к. II гасырдан безнең эраның III гасырына кадәр) алыштырган. Ананьинлыларны һәм пьяноборлыларны хәзерге кайбер фин-угор халыкларының, әйтик, удмуртларның һәм коми-пермякларның ерак бабалары дип санау гадәткә кергән.
Богородище борынгы каберлегеннән 9 нчы кабер
Татарстан җирендә борынгы ыруглык строеның таркалу чорында яшәгән иң соңгы зур кабиләләр берләшмәсе фәндә имәнкискә культурасы исемен алган (Лаеш районының Имәнкискә авылы исеменнән; шул авыл янында бу кабиләләрнең зур шәһәрлеге табылган). Бу культураның яшәү чоры безнең эраның IV-VIII гасырларына туры килә. Ул — Көнчыгыш Европада катлаулы этник үзгәрешләр башланган чор. Шул заманнарда Татарстанның борынгы җирләрендә яшәгән халыкларга көньяк-көнчыгыштан, халыкларның Бөек күчеше нәтиҗәсендә, төрки телле яңа кабиләләр килеп кушылган. Бу хакта без соңрак тагын сөйләшербез.
Аерым бай гаиләләрнең хуҗалык итү мөстәкыйльлеге арта бару, хосусый милек барлыкка килү һәм аны саклау өчен даими сугышчы төркемнәр кирәк булу, шулар ярдәмендә аерым кешеләрнең чит җирләрне басып алуы, үз чиратында, ыруглык мөнәсәбәтләренең йомшаруына, борынгы ыруглык строеның таркалуына һәм сыйнфый җәмгыять оешуга китергән.